Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

YouTube-блогер: «Мультфильмнарда өрәкләр, сихерчеләр, мәгънәсез әйберләр күрсәтәләр»

YouTubeта балалар өчен татар телендә «Рамай» исемле канал ачылды. Төп герой - Рамай исемле юлбарыс малае татар телендә балаларны дөрес итеп яшәргә, дөньяның матурлыгын күрә белергә өйрәтә. Каналның авторы – 3 бала әнисе Гөлназ Галиуллина.

news_top_970_100
YouTube-блогер: «Мультфильмнарда өрәкләр, сихерчеләр, мәгънәсез әйберләр күрсәтәләр»
Гөлназ Галиуллинаның шәхси архивыннан

Гөлназ ханым Арча районы Наласа авылында туып үскән. Хәзер Казанда яши. Кечкенәдән үк иҗат кешесе булганга, үзеннән төрле уеннар уйлап чыгара торган булган. Мәктәптә укыганда мәкаләләр язып, «Арча хәбәрләре», «Сабантуй» газеталарында басылып чыккан. Хәтта журналистика бүлегенә укырга керергә дә тәкъдим иткәннәр аңа. Ләкин ул бухгалтер һәнәрен сайларга була, соңыннан гына әлеге эшнең бөтенләй аңа туры килмәвен аңлый. Кияүгә чыгып, бер-бер артлы 3 бала тапканнан соң, шигырьләр яза башлый. Хәзер исә видеоконтент юнәлешен өйрәнә.

«Каналны улыбызны тәрбияләү өчен эшли башладык»

Гөлназ ханым, нигә «Ютуб»та үз каналыгызны ачарга уйладыгыз?

Уртанчы улыбыз Ибраһим (5 яшь) – кечкенәдән үпкәчән малай. Ә декабрь ахырында бигрәк тә үзгәрде: кәефе юк, гел үпкәли иде, икенче гаиләгә китәм, дия башлады. Без моңа бик борчылдык. Һәм мин ул йөргән балалар бакчасындагы психологка мөрәҗәгать иттем. Ул матурлыкны күрсәтергә, әкиятләр сөйләргә, спортка мәхәббәт уятырга һәм, гомумән, баланы яшәргә өйрәтергә киңәш итте.

Без Рамайга 5 яшь дип алдык, бигрәк тә Ибраһим өчен. Гомумән, әлеге каналны без аны тәрбияләү өчен эшли башладык.

Максатым – балаларны кечкенәдән үк яшәргә өйрәтү: дөрес туклану, матурлыкны күрә белү, спортны, илебезне, табигатьне ярату, дисциплинага, әти-әнинең сүзен тыңларга, телебезне, динебезне өйрәтү, нинди генә хәл булса да шат күңелле була белү, юмор хисе дә булдыру.

Балалар хәзер уйный белми, телефон заманы, мәгълүмат артык күп. Телефонда кирәкмәгән уеннарны карап утыралар, ә алар үзләре уйный белсеннәр иде. Минем балаларны шуңа өйрәтәсем килә.

Ни өчен төп герой итеп юлбарыс малаен сайладыгыз?

Минем кечкенә улым Фаязның иң яраткан уенчыгы – юлбарыс. Без кечкенәдән үк аның белән уенчыклар ярдәмендә аралаштык: уенчык аны ашарга чакыра, йоклата, аның белән сөйләшә.

Без башта мультфильм эшләргә уйлаган идек, әмма ул бик катлаулы эш булып чыкты, аңа бик күп вакыт һәм сабырлык кирәк. Шуңа күрә без йомшак уенчыклар белән төшерергә уйладык. Аны үземнең балалар да, туганнарымның балалары да бик яратып карыйлар.

Юлбарыс малаена Рамай дигән исем бирүнең сәбәбе нәрсәдә?

Олы кызым Суфия белән балалар бакчасына Рамай исемле малай йөрде. Ул татар җанлы, татар телен яратучы, биюгә дә, җырга да бик оста малай иде. Шуннан мин ул исемне сайлап алдым. Ә Рамайның сеңлесен Рамия дип атадым. Рамия ролен кызым башкара. Анысы – бик яраткан, хәзер инде мәрхүмә апамның исеме.

Ярдәмчеләрегез бармы?

Миңа тормыш иптәшем Булат булыша. Ул видеоларга монтаж ясый. Махсус программа да «скачать» итте.

Кызым Суфия дә бик теләп катнаша. Ул шигырьләр дә сөйли. Балалар каналында балалар катнашса, күпкә күңеллерәк бит.

Бер видеоны төшереп, әзерләп чыгаруга күпме вакыт китә?

Видеоларны 2-3 минутлык итеп ясарга тырашабыз, чөнки балалар өчен шул җитәдер дип саныйм. Хәзер кыскалыкта – осталык бит. Озакка китсә, кызыклыгы бетә. Ләкин 2 минутлык видео өчен, ирем эштән кайткач, 2-3 сәгать утырабыз әле без.

Видеоларны билгеле бер ешлыкта чыгарасызмы, әллә вакыт булганда гынамы?

Бу каналны без гыйнвар аенда эшли башладык. Видеоларны көн саен диярлек куеп барырга тырыштык. Алдан әзерләнгән әйберләр юк, башка нинди идея килә – шуны төшерәбез.

Каналыгыздагы видеоларны тематик яктан 3 төркемгә бүлергә була: «Казан турындагы видеолар», «Рамай әкият сөйли», «Рамай татарча сөйләшә».

Әйе, 3 төркемгә бүлеп карарга була, без 3 плейлист ясадык. Әкиятләр аерым, Рамай татарча сөйләшә һәм Казан турында. Подписчиклар арасында Казанны бер дә күрмәгән кешеләр дә бардыр. Аларга Казанны карарга кызыктыр дип уйлыйм, чөнки Казаныбыз бик матур.

Видеоларга әкиятләрне үзегез язасызмы?

Балаларга йокларга ятыр алдыннан, үзем уйлап чыгарып, әкиятләр сөйли идем. Әкиятләрнең күбесе булган хәлләргә нигезләнгән, балаларга тыңларга бик ошый. Шуннан үзем дә яза алам дип, тотынып карадам. Әлеге әкиятләр аша мин балаларны яшәргә, дингә өйрәтергә телим. Әлеге видеоларның башкаларга да файдасы булсын иде.

Каналыгызда 200гә якын язылучы. Подписчиклар Татарстаннан гынамы, әллә башка төбәкләрдән, илләрдән дә бармы?

Безнең язылучылар Татарстаннан гына түгел, ә чит илләрдән дә бар: Кыргызстан, Төркия, Германия, Литва, Чехия. Германиядә бик яратып карыйлар видеоларыбызны.

Карап баручылар бар, бик күп. Фикерләрен әйтәләр, язалар. Хәтта хаталы язылган сүз булса да, шунда ук «дөрес язмагансыз» дип язып куялар, шелтә белдереп. Рәхмәт инде аларга!

«Баланың татарча белмәвендә ата-аналар үзләре гаепле»

Балаларыгыз татарча сөйләшәме?

Әйе, балалар барысы да татарча сөйләшәләр. Мин – татар теле өчен җан аткан кеше. Туган телебезне бик яратабыз. Ирем шәһәрнеке, татарча авыррак сөйләшә. Шуңа каналны рус телендә ачарга тәкъдим иткән иде, язылучылар да күбрәк булыр, дигән иде, чөнки татарча сөйләшкән, аңлаган балалар бик аз хәзер. Әниләр-әбиләр үзләре татарча сөйләшә, ә балалары сөйләшми. Кем гаепле соң?! Үзләре гаепле бит инде, балалары татарча белмәгәнгә. Нәрсәгә әле мин каналны рус телендә ачарга тиеш, рус каналын рус ачсын. Миңа татар теле якын.

Балаларыгыз «Шаян ТВ», «ТНВ»дагы ташыруларны, мульфильмнарны карыйлармы?

Татар мультфильмнарын бик карамыйлар. «Шаян ТВ»ны ачам мин, аны кечкенә малай гына карый, чөнки ул русча белми. Мультфильмнарда өрәкләрне, сихерчеләрне, ниндидер мәгънәсезрәк әйберләрне күрсәтәләр. Мин аның өчен борчылам, балаларымның мәгънәле, файдалы, күңеллерәк әйберләр каравын телим.

«Баланың яраткан уенчыгын сөйләштереп була»

Каналны үстерү буенча нинди планнарыгыз бар?

Идеяләр бик күп. Әзер әкиятләр дә бар. Барсына да өлгереп җитәргә генә кирәк. Әзер әйберне кую – бер нәрсә, ә үзең эшләп кую өчен күпкә озаграк вакыт кирәк. Рамайны мультик итеп эшләсәң, бик әйбәт булыр иде. Безнең осталык җитеп бетми шул. Без гади телефонга гына төшерәбез.

Рамай кыш көне башлыктан иде, мин аңа өске кием дә тектем. Хәзер түбәтәй алдым. Тагын милли киемнәр тегәсе килә. Тегәргә яратмасам да, бу канал өчен тегә башладым.

Яшь әниләргә нинди киңәш бирер идегез?

Балаларның яраткан уенчыкларын, машина яисә курчагын, сөйләштереп була. Мультфильмнарда, әкиятләрдә бөтен нәрсә дә җанлана ала бит. Шуның шикелле яраткан уенчык сөйләшсә, баланы орышып, көчләп нәрсәдер эшләтәсе урынга, болай эшләү күпкә дөресрәк тә, күңеллерәк тә, баланың психикасына да зыян килми, һәм ул тизрәк ризалаша.

Каналдагы видеолар белән әлеге сылтама аша кереп таныша аласыз: https://youtube.com/@Ramai_Tatar

Гөлназ ханымның шигырьләре:

«Бакчачы абый»

Акчага корылган, дибез,

Бушка эшләми халык.

Бар кешене бер калыпка,

Бәлки, кирәкмәс салып.

Бар андый изге күңелле

Рәхмәткә эшләүчеләр.

Үз эшләренә куанып,

Дөньяны бизәүчеләр.

Өй каршында бакча ясый

Күршебез Дамир абый.

Көн дә агач утырта ул,

Тормышыннан зарланмый.

«Алма бакчасы ясыйм, – ди, –

Кызың үсеп җиткәндә.

Үлсәң дә кызганыч түгел,

Андый эшең калганда».

Өч ел элек башлады ул

Бу эшен, күңел салып,

«Бакчачы Дамир» исемен

Куштык без аңа тагып.

«Минем балалар үсте! – ди. –

Сезгә яшеллек кирәк!»

Бик тиз куып җибәрә ул,

Тәртип бозып йөрсәләр.

Миләш, чия, шомырт, нарат,

Алмагачлар, каеннар,

Хәтта каен, җир җиләге

Кызарып утыралар.

Чәчкәләр дә утырта ул –

Кашкарый, лилияләр.

Сулар сибеп карап тора,

Яңгыр булмаса әгәр.

«Җүләр!» – диләр кайберәүләр.

«Йөрмә инде казынып!»

Машинага урын тапмый,

Китәләр чәчәк таптап.

Матурлыкны күрә белү,

Тоя белү кирәк ул.

Аңлатып торучы кирәкмәс,

Киң күңеллеләр аз шул.

Рәхмәттән башка сүзем юк –

Бакчабыз шау чәчәктә.

Кимсетмик кеше күңелен

Булыйк изге теләктә.

 

«Дәү әтием»

hәркем дә белергә тиеш

Үзенең туган телен!

Шулай дип, безне өйрәтә

Яраткан дәү әтием.

Сөйләшә ул безнең белән

Бары татарча гына.

Җырларны да куя безгә

Бары татарча гына.

Ачуланып та ала ул,

Кыстырсам урыс сүзен.

«Урыс татарча сөйләшми.

Нигә, – ди, – сөйләшәсең?»

Кияүгә чыгарга куша

Бары татарга гына.

Кирәкми башка диндәге,

Кирәк мөселман гына.

Күбрәк булсын мөселманнар,

Безнең өммәт бай булсын!

Аллаhның кодрәте чиксез –

Һәркем шуны аңласын.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 май 2023
    Исемсез
    Мин Булат белән Гөлнасны бик яхшы белән.Шундый гаиләләр дә тәрбиәләнгән балалар татар телен дә сөйләшеп матур гына яшиләр.Алар ислам нигезләрен дә бик яхшы үзләштерәләр.Аллаһ тәгала бу гаиләгә саулык бәхетле балалар тәрбиәләүдә унышлар телим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100