Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мубай: «Зуля концерты Сәйдә өчен файдалы булачак. Бу аралашу аны үстерәчәк»

Казанның Камал театры залында Зуля Камалованың концерты узды.

news_top_970_100
Мубай: «Зуля концерты Сәйдә өчен файдалы булачак. Бу аралашу аны үстерәчәк»
Салават Камалетдинов

«Алты көн ярату» альбомының тарихы интернет киңлекләрендәге игъланнан башланды — Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләр циклына альбом яздырырга теләве хакында хәбәр итте. Акчаны ул краундфандинг аша җыеп карарга булды. Тиешле вакытта тиешле акча җыелды. Билгеләнгән вакытында альбом да чыкты. Альбомның презентациясе TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале кысаларында Казан Кремлендә булды.

Фестивале форматыннан тыш, оештыручылар Зуля Камалованың яңа альбомы презентациясен концерт форматында үткәрергә карар иткәннәр. Концерт оештырылуда яңа татар музыкасына һәм яшьләр иҗатына игътибарлы булуы белән билгеле Фәрит Бикчәнтәевның да катнашы бар. Хәер, катнашы гына түгел, ул — идея авторы. «Без аның белән бу хакта сөйләшкән идек. Зуляның концертын уздыру аның хыялы иде. Мөмкинлек булу белән оештырырбыз дидек. Аның ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертта катнашуы шушы мөмкинлекне тудырды — концерт оештырылды», — диде Yummy Music лейблы лидеры Ильяс Гафаров.

Камал театрының «Президент урынына» — җиденче рәтнең уртасына Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим утырган иде.

Концертка соңга калыбрак мәдәният министры Ирада Әюпова да килде һәм тыйнак кына читкә утырды. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә читтә генә урын тапкан иде. Залда Дәниз Бәдретдин дә бар иде. Мәдәни чараларга елга ике тапкыр — үз концертына гына килә торган Илдар Мөбәрәкшин да килде. Залда Камал театр артистлары да шактый иде — Дания Нурурллина, Илдар Хәйруллин, Фәридә Сафина…

Менә сәхнәгә Зуля Камалова чыкты. Озын кара күлмәк, милли бизәкле муенса. Зуля өч телдә сөйләде — татарча, русча һәм инглизчә дә кушылгалады. 800дән артык урыны булган залда чыгыш ясауга һәм залның тулы булуына карамастан, биредә һәр тамашачы үзен массовка әгъзасы итеп түгел, камерный залдагы кебек уңайлы хис итте булса кирәк.

Концерт «Алты көн ярату» альбомыннан башланды. Альбомның соңгы җырында залга Йолдыз Миңнуллина үзе дә чыкты. Концертның беренче өлеше тәмамланып, сәхнә артына кергәндә Зуля залны Йолдызга тапшырып калдырды. Йолдыз шигырьләрен музыка астында укыды. Бу элеккеге көйләп укуларның яңа версиясе дә түгелдер, әмма бу үзенчәлекле яңа бер жанр: көй + Йолдыз.

Концертның икенче өлешендә Зуля үзенең таныш җырларын башкарды һәм махсус кунакларын тәкъдим итте. Алар өчәү иде. Беренчесе — Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Икенчесе — Рәдиф Кашапов. Өченчесе — Оскар Юнысов.

Оскар Юнысов концертта катнаша алмаган Мубайны алыштырган. Чөнки альбом яздырганда катнашкан Илдарның концертта катнашырга вакыты булмаган икән. «Концерт карарга килү бер әйбер, ә концертта катнашу — икенче», — диде Илдар үзе соңыннан.

«Миңа Зуля белән Оскарның җырлавын карау күңелле булды. Оскар аны бөтенләй башка төрле итеп ташыган хис белән җырлады. Бу Зуляның үзенә дә кызык булгандыр. „Агылый белән Тагылый“ булып, „ул да мин“ булып йөрергә ярамый. Зуля яңа кешеләр белән яңача эшләп карады. Үзем дә җырлый торган кеше буларак, төп-төгәл беләм: бу чыгыш Зуляны да яңартачак, Оскарны да яңартачак», — диде ул.

Зуля таныш җырларын башкарды. «Йокысызлык» — Зуля Камалованың һәм концертында җырларга «тиешле» җыры. «Хәзер без үзебезнең „Yesterday“ булган җырыбызны җырлыйбыз. , Мескен Пол Маккартни һәр концертында Yesterdауны җырларга тиеш, ә без — „Йокысызлык“ны», — диде ул.

Җырчы сүз уңаеннан, берничә тапкыр эстраданы да телгә алды. Киемен алыштырып, ачык сарафан киеп чыккач: «В лучших традициях эстрады», дип куйды. Соңыннан «Мине татар эстрадасы дип әйтүчеләр дә бар, татар эстрадасы кайда да, мин кайда», дип куйды җырчы. Эстрадага «сәламнәр» шуның белән тәмам.

Хәер, тамашачыны сәхнәгә чыгару да «эстраданың яхшы традициясе». Зуля үзенә ярдәм итәргә залдан тамашачыларны чакырды. Сәхнәнең уң ягыннан кемнәрдер Тәбрисне чакырып кычкырды. Чыкты Тәбрис Яруллин. Сул яктан — Зәринә Вилданова күтәрелде. Илүзә Хуҗина да чыкты. Берничә әни баласын сәхнәгә озаты куйды. Курчак кебек матур киенгән баланы күрсәтәсе килә бит.

Ирада Әюпова: «Монда күпме моң!»

«Бу — Ильясның, Ленариянең, Тәбриснең идеясе. Бу — алар эше. Мин бу концертка килми калам алмый идем. Гаҗәеп концерт! Игътибар итегез — нинди инструменталь музыка монда. Без моң булырга тиеш дибез. Бу да моңлы. Күпме моң иде монда! Карагыз — ул бит бөтенләй башкача, яңача, заманча яңгырады», — диде концерттан соң Ирада Әюпова.

Шул вакыт, инде концерт бетте дип халык кузгалнач, Зуля «бис» җырын башлады — «Әллүки».

Без бу җирдә Зуляларны үстерә алмабыз

— Бер Зөлфия аз инде, әйеме, Илдар, — дим җыенып театр бинасыннан чыгып барган Илдарны куып тотып.

— Безгә мондый Зөлфияләр күбрәк кирәк. Бер Зөлфия җитми, — дип килешә Илдар Мөбәрәкшин.

Аны ясалма тудыра алабызмы?

— Булмый. Йә була ул, йә булмый. Йә булганына канәгать булабыз, йә тагын килеп чыгачак. Үзеннән-үзе. Без аны бу җирдә үстерә алмыйбыз.

— Илдар, син Зөлфиянең биредәге ир-ат вариантымы?

— Андый сораулар бирмә. Юк! Бөтенләй юк! Ничек кенә чагыштырырга маташсалар да, безнең музыка төрле. Зуляның музыкасы катлаулы, аның музыкасы дөнья музыкасы — World Music. Минеке — фолк-поп. Безне берләштергән бер әйбер — ул үзенә бертөрле, башкаларга охшамаган, мин дә үземә бертөрле, башкаларга охшамаган. Мин татар эстрадасына кушылып буталып өлгерә алмадым, Ходайга шөкер! Ә ул башка җирдә кайнап, үзенә башка юнәлешләрне җыйды.

 Үзеңә бүген яңалык алып кайтасыңмы?

— Яз көне Зуля миңа ул альбомны бирде һәм мин аны җәй буе тыңладым. Мин бүген ишеткән «Алты көн ярату”ны асылда яттан беләм. Мин Камал сәхнәсеннән куркам, яратып бетермим. Тамашачы булып карап утырганда барысы да әйбәт. Сәхнә бик матур иде. Сәйдәнең җырлавын яхшылап ишеткәнем юк иде — ишеттем. Концерт вакытында уйлап утырдым — бу концерт Сәйдә Мөхәммәтҗанова өчен файдалы булачак. Чөнки ул бик традицион кыз. Әгәр монда гына кайнаса, йөз җырчының берсе булачак, беркемнән бер нәрсә белән дә аерылмаячак. Зуля кебек кешеләр белән аралашып, шул якка тартым музыка белән дә эш итеп караса, кызыклы музыкант булып үсеп китүе мөмкин.

Музыкада иң мөһиме — бер әйбер эчендә генә кайнамаска! Зуляның күп төрле артистлар белән кушылып эшләве аның бер яктан караганда кыю кеше икәнен күрсәтә. Икенче яктан, аның белән эшләгән артистлар өчен дә зур дәрес. Монда иң мөһим катнашучыларның берсе — Йолдыз. Чөнки ул альбомдагы шигырьләр искиткеч. Альбом башыннан ахырына кадәр бербөтен итеп эшләнгән. Ул бер берсенә үрелеп бара.

Киләчәктә Казанда Зуля белән Мубайның уртак концерты булырга мөмкинме?

— Зурдан кубып уртак концерт, мөгаен, юк. Мин ул эш белән шөгыльләнмим бит. Җырлыйсым килгәндә елга бер-ике традицион концерт оештырыла һәм шуның белән вәссәлам. Ә уртак концерт өчен музыка белән генә яшәргә кирәк. Мин музыка белән генә яши алмыйм. Музыка белән генә яшәү миңа кирәкми. Музыка минем тормышымда ул кадәр үк урын алмый. Дөресрәге, минем тормышымда музыка күп, тик мин ул музыканы үземә үзем эшли алам. Җырлыйсым килгәндә рәхәтләнеп җырларга миңа беркем дә комачауламый. Каты кычкырып, гитараны акыртып, эффектлар кушып җырлыйсым килә икән, кайтам да китәм авылга. Рәхәтләнеп төне буе җырлыйм. Сәхнәдә басып тору, алкышлар — алар мине куркыта.

Сәхнәгә чыгып басу ул — шәрәләнү. Йә шәрәләнеп дөрес итеп җырлыйсың, йә шәрәләнмисең дә теләсә нәрсә кычкырасың. Шәрәләнү күп көч сорый, ул сине суыра.

Концертта тамашачы көч бирә дигәнне бөтенләй аңлый алмыйм. Син анда сыгылган чүпрәк кебек үлеп кайтып китәсең, бер атна ни үле, ни тере ятасың. Үз-үзеңне җәзалаудан ничек ләззәт алып буладыр — мин аны аңлап бетермим. Мин билгеле бер вакыттан башлап, үземә нәрсә һәм ничек уңайлы — шуны эшләп яши башладым. Алай яшәгәндә күңел тынычлыгы барлыкка килә һәм яшисе килә. монысыннан яхшы түгел, тегесеннән яхшы түгел дип яшәсәң, үзеңне ашыйсың да янасың. Ул миңа кирәкми һәм мин аны эшләмим…

Озын сүзнең кыскасы, уртак концерт булмаячакмы?

— Мин алай дип әйтмәдем. Каян әйләнеп чыгасын кем белә. Булырга да мөмкин, булмаска да…

Кабатланырмы икән бу кичә?..

TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале лидеры Ильяс Гафаров Зуля Камалованың Казан концертлары темасына киләсе җәйләргә кайтып булыр дип уйлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100