Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мохтаҗларга корбан ите тарату: «Үзегезне болай тотсагыз, икенче елга ит таратмыйбыз»

28 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга корбан ите өләште. Корбан бәйрәме көннәрендә хәйрия фонды 4 тоннадан артык корбан ите таратырга ниятли. «Интертат» мохтаҗларга корбан ите өләшкән урында булды.

news_top_970_100
Мохтаҗларга корбан ите тарату: «Үзегезне болай тотсагыз, икенче елга ит таратмыйбыз»
Владимир Васильев

Мохтаҗлар корбан итен 2 сәгать көтте

28 июньдә 15:00 сәгатьтә Сара Садыйкова урамы 6/22 йортта аз керемле, күп балалы гаиләләргә, авыру, ялгыз аналарга, картларга һәм башка социаль яктан якланмаган кешеләргә корбан ите таратылачак, дип хәбәр ителгән иде.

«Интертат» хәбәрчесе килгән чакта, көннең эсселегенә карамастан, шактый күп халык җыелган, әмма корбан итен алып килмәгән иделәр әле. Халыкка озак көтергә туры килде, чөнки ит сәгать ярымнан, 16:30га гына килеп җитте. Таякка тотынып йөрүче апаларга (әбиләргә), балаларга, инвалидларга көтергә җиңел булмады, чөнки утырырга урын да, күләгә дә юк. Кайберәүләр китеп тә барды, иң түземлеләре, пакетларын җәеп, җиргә утырдылар, кайберсе су артыннан китте.

Озакка киткәч, «Ник китермиләр икән?», «Әллә булмыймы?», «Ник халыкны җәфалыйлар икән?» кебек ризасызлык тавышлары ишетелә башлады. Бер апаң: «Көтегез! Аллаһы Тәгалә сабыр булырга кушкан, ул сабырларны ярата. Алар бит безгә итне бушка бирәләр», – дип халыкны тынычландырды.

«Мөселман түгел дип тормаганнар, исемлеккә керткәннәр»

Ярдәм дини һәм милли үзенчәлекләренә карамастан күрсәтеләчәк, дип хәбәр ителгән иде. Чыннан да, килүчеләр арасында яулык бәйләгән мөслимә апалар да, башка дин һәм милләт вәкилләре дә бар иде.

Нәзарәтнең вәкилләрен көткән арада, апа-абыйлар белән дә сөйләшеп алдым. Кемдер үзенең хәле, тормышы турында сөйләргә ризалашты, ә кайберсе шунда ук баш тартты.

 

Фото: © Владимир Васильев

Култык таякларын читкә куеп, бордюр кырында бер яулыклы апа утыра иде. Наилә апа Алиева – инвалид. 2 ел элек аның умырткасына операция ясыйлар, ул таякка таянып кына йөри. Наилә апаның кызы 27 яшендә вафат була, ә улы Истанбулда тора. «14 ел элек Чаллыдан Казанга күчендем, улыма Чаллыга кадәр кайтып йөрү уңайсыз иде», –  ди Наилә апа.

«Миңа өченче ел ярдәм итәләр. Быел да исемлеккә керттеләр. Кичә «килегез» дип шалтыраттылар. Инвалид булгач, миңа яшәүләре бик авыр», – ди ул.

Наилә апа ярдәм алырга мөселманнар гына килмәгәненә игътибар итте.

«Монда берничә кеше генә мөселман, калганнары мөселман да түгел. Кем соң алар? Киенмәгәннәр, капланмаганнар, исемлеккә кергәннәрме-юкмы, әллә балалары бар инде... Без рәхмәтле инде, мөселман, татар, марҗа дип тормаганнар, исемлеккә керткәннәр. Кая карасам да, мин сөенәм, шатланам. Хөрмәт итәләр, «Пенсионер, нәрсәгә йөрисең?» дип әйтмиләр. Аллаһы Тәгалә каршында бит инде без...» – диде Наилә апа.

Рәйхан Гайнуллина мөселман кардәшләрен Корбан гаете белән котлый

Корбан бәйрәме көннәрендә «Зәкят» фонды мохтаҗларга 4 тоннадан артык корбан ите таратачак

«Зәкят» хәйрия фондының Корбан бәйрәмнәре вакытындагы эшчәнлеге турында генераль директор Булат Мәрдәнов сөйләде. 

«Без Корбан бәйрәмен зур түземсезлек һәм рәхмәт хисләре белән көтеп алдык. Раббыбыз безгә бу вакытта мөмкин кадәр мохтаҗларга ярдәм кулы сузу форсаты бирә. 3 көн эчендә 1,5 тонна итне без мохтаҗ 500 гаиләгә таратырга ниятлибез», – диде ул.

 

Фото: © Владимир Васильев

«Моннан тыш без социаль эшчәнлек алып бара торган 4 социаль оешмага да 300 кг корбан ите тапшырабыз. Әлбәттә, безнең эшләребез ит тарату белән генә чикләнми, Корбан гаетенә багышлап, Мамадыш районындагы Ямаш авылында янгыннан зыян күргән мәчет өчен ярдәм йөзеннән 1 млн сум акча күчердек һәм 7 мохтаҗ кешегә 600 мең сум акчалата ярдәм бирдек. Донецк һәм Луганскидан килгән һәм республикабызда вакытлыча урнашкан 500ләп кешегә 2 тонна көнкүреш химиясе һәм шәхси гигиена җиһазларыннан торган ярдәмне дә тапшырдык», – ди Булат Мәрдәнов.

Ярдәм күрсәтергә теләүчеләр бизнесменнар гына түгел, ә эшләүче кешеләр, пенсионерлар, ди ул.

 

Фото: © Владимир Васильев

Этеш-төртеш...

Корбан ите белән машина килгәч, төрле җиргә таралган, көтә-көтә инде арыган халык капкалар янына җыелды. Өстәлләрне, итләрне әзерләгәндә, халыкны кертмичә тордылар. Ә капка янында халык күбәя барды, этеш-төртеш, акырыш башланды.

 

Фото: © Владимир Васильев

Кешеләрне кертә башлагач та, бишәрләп кенә керттеләр, ә калганнар кермәсен өчен, хәтта ир-атларга капкаларны да тотып торырга туры килде. Халыкны чыгарганда да шундый ук хәл булды.

Һәрбер кергән кешегә, исемлектә билгеләнеп, талон алганнан соң гына итне тапшырдылар. Әмма исемлектә булмаган кешеләр яисә үзе исемлектә булып, икенче пакетны башка кеше өчен алырга теләүчеләр дә юк түгел иде.

Кешеләрнең үзләрен шулкадәр ямьсез тотуына түзә алмыйча, Булат Мәрдәнов хәтта: «Үзегезне болай тотсагыз, икенче елга ит таратмыйбыз», – дип тә карады. Файдасы булмады…

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100