Мохтаҗларга корбан ите таратыла: «Корбан шулпасын авыз итәргә насыйп булган»
Кичә Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан «Зәңгәр мәчет» янында «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ булган 100 гаиләгә корбан ите таратты. «Интертат» хәбәрчесе мохтаҗларга корбан ите өләшкән урында булды.

«Атна дәвамында 1,5 тонна корбан ите таратылачак»
«Зәкят» хәйрия фонды атна дәвамында 500 аз керемле гаиләгә 1,5 тонна корбан ите таратырга ниятли. Узган елны фонд тарафыннан Корбан бәйрәме вакытында 250 сарык һәм 8 сыер корбанга чалына. Бу – 5 тоннага якын корбан ите дигән сүз. Корбан итен 700дән артык аз керемле гаилә һәм Татарстан Республикасының социаль юнәлештә эшчәнлек алып баручы 6 оешмасы ала. Быел исә саннар бераз кимегән: 150 сарык һәм кәҗә, 3 сыер корбан ителә.
«Зәкят» хәйрия фонды ел саен Корбан көннәрендә корбан итләре тарату белән шөгыльләнә. Безнең хезмәткәрләр тәүлек буе эштә, һәм ел саен уртача 500 гаилә безнең кулдан корбан итләре ала. Без бүген шул 500 гаиләнең 100ен чакырдык. Билгеле бер вакытка 30лап кеше килә. Ул итне алучылар арасында күп балалы гаиләләр, авыру балаларны тәрбияләүче гаиләләр, ялгыз өлкәннәр, мохтаҗлар һәм башкалар бар, – диде «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ярдәмне алучылар арасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре да бар.
«Бер гаиләгә уртача 3 кило ит бирелә, әлбәттә, күп балалы гаилә булса, күбрәк тә бирергә мөмкинбез. Килеп ала алмаучылар булса, безнең автоволонтерлар һәм җәяүле волонтерларыбыз бар. Без итне өйләренә илтеп тапшырабыз», – дип аңлатты фондның директоры.
Шулай ук 200 кг ит Татарстандагы 4 социаль оешмага җибәреләчәк. Алар арасында: «Диабетны җиңәбез» хәйрия фонды, Бөтенроссия инвалид балалар ата-аналары оешмасы, Яшел Үзәндәге психоневрология диспансеры һәм Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписы. Калган ит, фондның социаль проектларына тоту өчен, туңдырып куелачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме хөрмәтенә аз керемле, күп балалы, тулы булмаган 10 гаиләдә тәрбияләнүче укучыларга 400 мең сумга ноутбуклар бүләк иткән.
«Безнең фонд хәйрия эшчәнлеге белән 1998 елдан бирле шөгыльләнә, һәм бу – безнең төп эшебез. Көн саен без азык-төлек җыелмалары, кайнар төшке ашлар һәм шулай ук Корбан көннәрендә корбан итен таратабыз. Корбан итен без 3 көндә генә түгел, ә ел дәвамында да таратабыз», – дип аңлатты Булат Мәрданов.
«Аллаһка шөкер итеп яшибез»
Килүчеләрнең күбесе өлкән яшьтә иде. Рәйхан апа Гайнуллина Дәрвишләр бистәсеннән үк килгән. Ул үзенең ялгыз гына яшәве турында сөйләде. «Балаларым юк, ялгыз гына яшим. Яшь чакта кияүгә чыга алмыйча калдым. Зарланмыйм, шулай хәерлерәк булгандыр. Аллаһы Тәгаләгә яхшырак билгеле», – ди ул.
Шулай ук ул өлкәннәрне онытмаулары, аларга да өлеш чыгарулары өчен, Татарстан Республикасының Диния нәзарәтенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фото: © dumrt.ru
«Без инде, олы яшьтәге кешеләр, «Зәкят» фондының әбиләргә, мохтаҗ кешеләргә Корбан гаетендә, ит бирүләренә бик рәхмәтлебез. Корбан шулпасын авыз итәргә насыйп булган. Иң беренче чираттта, Аллаһка шөкер итәбез. Аллаһка буйсынып, корбан чалучыларыбыз бик күп булу һәм аларның мөселманнар белән бүлешүе, мохтаҗларны корбан ите белән сыйлавы бик сөенечле», – ди ул.
Фирдәвес апа Гыймадиева исә күршедә яшәүче әбиләрнең итләрен алырга килгән иде. «Алар йөри алмыйлар, аяклары авырта. Аларның итләрен үзләренә илтеп тапшырам, шулай ук үземә дә корбан ите бирделәр .Тормышлар бик бай да, ярлы да түгел. «Аллаһка шөкер» дип яшибез. Балаларыбыз, оныклар исән-сау булсын инде», – ди ул.
Изге гамәлләр кабуллардан булсын!