Мотоциклда авариягә эләккән кызның әнисе: «Мин сәгать җидедә кайтам, дип чыгып китте...»
«Мин сәгать җидедә кайтам», – дип чыгып китә өйдән 16 яшьлек Эллина Хәйруллина. Әмма кабат үз аякларында өенә кайтырга насыйп булмый аңа. Дусты белән мотоциклда йөргәндә, идарәне югалтып, алар баганага килеп бәреләләр. Егет шунда ук вафат була, ә Эллинаны бик авыр хәлдә реанимациягә салалар. «Интертат» кызның әнисе Лилия Хәйруллина белән сөйләште.
2024 елның 7 июле киче әле генә мәктәпне тәмамлаган Эллина өчен гап-гади кичләрнең берсе була. Яшел Үзәндә яшәүче кыз гадәттәгечә күтәренке кәефтә дуслары белән йөрергә чыгып китә, әмма берничә сәгатьтән соң уку йортына укырга керү, программист булу хыялы чәлпәрәмә килеп ватыла.
Төнге сәгать 3... Зөягә таба баручы мотоцикл фонарь баганасына килеп бәрелә. Буп-буш трассада җирдә ятучы егет белән кызга ярдәм итәргә кеше булмый. Егет шунда ук җан бирә, ә кызны соңрак реанимациягә алып китәләр.
Әнисе аңлатуынча, авариянең сәбәбен билгели алмыйлар. «Һәлакәтнең сәбәбе билгеле түгел, хәтта юк дияргә дә мөмкин, чөнки алар бәрелгән җирдә тип-тигез юл була. Бәлки, ниндидер түмгәк булгандыр, ләкин һәрхәлдә ЮХИДИ хезмәткәрләре, бернәрсә дә юк, диделәр. Ул шундый урын, анда күпләр бәрелә», – ди ул.
«Нәрсәдер булган сыман күземә йокы кермәде»
Әни белән кызның тормышын 180 градуска үзгәрткән һәлакәт көнен Лилия ханым әле бүгенгедәй яхшы хәтерли.
«Ул вакытта кызыма 16 яшь иде. 9 нчы сыйныфны тәмамлау турындагы аттестатны алып, Яшел Үзән механика көллиятенә тапшырырга да өлгергән идек.
Киткәндә, гадәттәгечә, күтәренке кәефтә иде, нәрсәдер булачагын берни дә сиздермәде. Ул миңа хәтта: «Әни, иртәрәк уян, мин сәгать 7дә өйдә булам», – диде. Ләкин төнге 3ләр тирәсендә, нәрсәдер булган сыман, күземә йокы кермәде. Мин аңа шалтыратырга тотындым, әмма трубканы берәү дә алмады, ә аннары телефон бөтенләй сүндерелгән иде.
Иртәнге 6да миңа аның дус кызы шалтыратып: «Эллина реанимациядә», – дип хәбәр итте. Бу кыз – үлгән егетнең туганы да була әле, аларга алданрак хәбәр итәләр. Нәкъ менә 3әр тирәсендә алар фонарь баганасына килеп бәреләләр. Аларның янәшәсендә машина да, кеше дә – бернәрсә дә булмый. Егет шунда ук һәлак була, ә кызым исән кала.
Фото: «Татарстан-24» видеосыннан скриншот
Сәгать 9да реанимациягә киттек. Мин соңгы мизгелгә кадәр шикләндем, ышанмадым, хәтта табибларга да: «Бәлки, авариягә эләккән кыз – минем балам түгелдер?» – дидем. Миңа кереп карарга куштылар – анда минем кызым ята иде», – дип сөйләде ул.
«1 ел балалар хастаханәсендә яттык»
Эллинага «баш сөяге-ми җәрәхәте, пневмоторакс» (пневмоторакс – үпкә һәм плевра арасындагы куышлыкта һава туплануы – иск. авт.) дигән диагноз куела.
Кызымны башта Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә салалар. Әмма хастаханәгә килгәч, миңа аларда Эллинага операция ясый алырлык белгечләрнең булмавын әйттеләр. Алар Республика балалар клиник хастаханәсеннән реанимация бүлеген һәм нейрохирургларны чакырдылар. Ярты сәгатьлек консилиумнан соң, Эллинаны ашыгыч рәвештә Казанга алып киттеләр.
«Аның үпкәләренә операция булды. 1 ел республика балалар клиник хастаханәсендә яттык: башта 3 ай чамасы реанимациядә, аннары безне тернәкләндерү бүлегенә күчерделәр, ә декабрьдә тернәкләндерүдән – хирургиягә», – дип аңлатты әни кеше.

Фото: Лилия Хәйруллинаның шәхси архивыннан
«Аңына килгәч, бик каты елады, һаман да елый әле»
Хәзерге вакытта алар инде өйләренә кайтканнар, кыз белән массажист-реабилитолог шөгыльләнеп тора, әмма Эллина мөстәкыйль тормыш алып бара алмый. Ул гастростома аша туклана һәм трахеостома аша сулый. «Сөйләшми, әмма аңлый. Әгәр аңа сорау бирсәң, ул җавапка күзләрен йома», – ди әнисе.
«Ул безнең бик позитив кыз иде, һәрвакыт көлеп, елмаеп торды. Мәктәптә укыганда да бернинди проблемалар тудырмады. Нәрсәгә генә алынса да, аның барысы да килеп чыга иде, соңгы елларны программист булырга хыялланды. Ләкин менә ничек килеп чыкты бит...
Авариядән соң аңына килгәч, бик каты елады, һаман да елый әле. Без инде аны ягымлы сүзләр белән тынычландырырга тырышабыз, ләкин нигездә безне телевизор коткара. Аңардан башка нәрсә эшләгән булыр идек – белмим», – дип бүлеште әнисе.
Фото: «Татарстан-24» видеосыннан скриншот
«Аякка басу өметенең бәясе – 1 миллионнан артык»
Эллинаның бәхетле киләчәккә өмете бар әле. Әмма әлеге өметнең бәясе бик зур – 1 млн да 50 мең сум.
«Безгә табиблар: «Ул аякка баса алачак», – дип вәгъдә итте. Хәзер без Мәскәүдәге «Три сестры» тернәкләндерү клиникасына барырга җыенабыз. Аның белән реабилитологлар эшләячәк, шулай ук ЛФК, массажлар, гидропроцедуралар һәм логопед булачак. Анда хәтта буш вакыт та булмаячак, аның белән иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр шөгыльләнәчәкләр», – ди өмет белән Лилия ханым.
Хәзерге вакытта клиника куйган бәянең 800 меңе җыелган. Әмма баласын үзе генә караучы һәм кибеттә ярты ставкада эшләүче сатучы-консультат буларак Лилия ханымга калган сумманы җыеп бетерү шактый катлаулы.
«Соңгы вакытта мин эшкә чыкмыйм. Бөтен вакытымны Эллинаны карауга багышларга туры килә. Ягъни без аның пенсиясенә, мин карау буенча алган акчага яшибез, һәм, вакыт-вакыт, безгә бабай ярдәм итә», – дип аңлатты ул.
Әгәр дә сез Эллинага бераз гына ярдәм итәргә уйласагыз да, аның өчен бу – аякка басып, башкалар кебек яшәү өметенә бер адымга якынаю булыр иде. Акчалата ярдәмне 89600428783 (Лилия Хәйруллина) номеры буенча «СберБанк» картасына күчерергә була.
Фотоларны «Интертат» сайтына Лилия Хәйруллина тәкъдим итте, барлык фотолар да аның рөхсәте белән кулланыла.