Мортазаны уйнаган актер Рамил Сабитов: «Зөләйха күзләрен ачканда Мортаза күзләрен йомды»
Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең кызыл келәменнән быел, беренче мәртәбә, Татарстанда туып үссә дә иҗаты Татарстан белән бәйле булмаган актер Рамил Сабитов узды.
- Рамил Сабитов – Россия актеры, продюсеры һәм режиссеры. 1960 елның 17 августында Чүпрәлое районының Саплык авылында туган. Балачагы Ульяновскида һәм Чаллыда узган. Ярославль театр училищесын һәм ГИТИСта режиссерлык курслары тәмамлаган. «Википедия» Рамил Сабитовның күбрәк тискәре рольләрдә уйнавын билгеләп үтә. 2016 елда «Екатерина» картинасы режиссеры буларак, «Иң яхшы телевизион сериал» номинациясендә «Золотой орел» премиясен ала.
Рамил Сабитов турында мәгълүматны карасак, ул уйнаган 60лап роль арасында аның персонажлары күпчелек татар-төрки халык вәкилләре булса кирәк – Касыйм, Хәсән, Ренат, Ибраһим, Муса, Әмир һәм башка татар-мөселман исемле геройларны уйнаган. Татар тамашачысы аның ул рольләрен белмәгән очракта да бер роле аша яхшы таныячак. Рамил Сабитов Гүзәл Яхинаның шул исемдәге китабы буенча куелган «Зөләйха күзләрен ача» телесериалында Мортаза ролен башкарды.
Әмма телесериалның зур өлеше Татарстанның Лаеш районында махсус төзелгән «Семрук авылында» һәм Казанда төшерелде. Ләкин Мортазалы өлеше Татарстанда төшерелмәү сәбәпле, без Рамил Сабитовның фильмда төшүен күрмәдек.
Рамил Сабитов Казанга Казан халыкара мөселман киносы фестивале дирекциясе чакыруы буенча килгән. Казанда ул иртәгә иҗади очрашу уздырачак – 7 сентябрьдә «Мир» кинотеатрында 16.00 сәгатьтә иҗади очрашу планлаштырылган. Кинофестиваль ябылу тантанасында киноактер Пушкинның «Подражание Корану» шигырьләр циклын укыячак.
«Мин Казан кинофестивалендә беренче мәртәбә. Ләкин мин – чит түгел, мин үз кеше», – диде ул.
Мин, кинофестиваль ачылу тантанасыннан соң катнашучыларны банкетка алып китеп өлгергәнче, янына килеп, Казан тамашачысының Мортаза ролен уйнаган актерга нинди мөнәсәбәт булыр дип фаразлавын сорадым.
Мин бу әсәр һәм фильм буенча тәнкыйтьне күп укыдым. Ләкин мин – актер һәм режиссер. Фильм яхшымы-начармы – без үз эшебезне башкарабыз. Без тамашачы өчен эшлибез. Бөтен кешегә ошый икән – шатланабыз. Кемгәдер ошамаса – борчылмыйбыз, дөньяда күп төрле кеше яши. Мин тәнкыйтьләүчеләрнең язганын укып кына калмадым, хәтта фильмны яраткан һәм кабул итмәгән кешеләргә рәхмәт әйтеп тә яздым. Чөнки кешеләрнең төрле фикерләре безне – иҗат кешеләрен уйларга этәрә. Һәр кешенең башына кереп, ни уйлаганын белеп бетереп булмый. Кемдер сыерны балта белән чабуны тәнкыйтьләде, хәләл түгел, янәсе...
Ә сезнең үзегезгә ошадымы Мортаза персонажы?
Мин ул рольгә туры килмим. Чөнки әсәрне укып чыккач...
Телесериалда төшү тәкъдименә кадәрме?
Әйе. Миңа аны төшерергә дә тәкъдим иткәннәр иде...
Кем?
Рубен Дишдишян. Татар-әрмән продюсеры, диик инде. Без аның белән бер очрашкан идек. Мин «Екатерина»ны төшергәч, ул миңа «Зөләйха...»ны төшереп бәхетемне сынап карарга тәкъдим итте. Ләкин фильмны төшерү хокукы сатылган булып чыкты...
Сатылмаган булса төшерер идегезме?
Белмим. Аны фаразлап кына була инде хәзер. Шуңа да миңа шалтыратып, фильмда төшереп карарга тәкъдим ителгәч – гаҗәпләндем. Алар шалтыратканда, мин Пушкинның «Михайловское» музей-тыюлыгында идем. «Кем роленә?» – дип аптырам сорадым. «Мортаза», – диләр. Мортаза – зур гәүдәле ир-ат. Көчле. Ә мин, үзегез күрәсез, андый түгел. Убырлы карчыкны уйнаган Роза Хәйруллина да зур түгел. Шулай итеп, ир-ат һәм хатын-кыз җенесендәге 2 кечкенә татар бергәләп уйнадык. Ничек уйнадык – анысы башка мәсьәлә. Мин бөтен төрле фикерләрне укырга яратам. Фикерләр аша син кешеләрне күбрәк беләсең – һәр фикер шуның белән кыйммәт. Без бит үзебезне мактасыннар өчен дип эшләмибез...
Сез татарча беләсезме?
Беләм. Ләкин әйбәт сөйләшмим (татарча әйтте). Татарча сорап карагыз!
Мортаза роле сезне үзгәрттеме? Әллә ул чираттагы рольләрегезнең берсе идеме?
Юк, ул чираттагы роль генә түгел иде. Зөләйха күзләрен ачканда Мортаза күзләрен йомды. Аңлыйсызмы? Ләкин малайны ул тудырды бит. Парадокс шунда – алар ир белән хатын булганда балалары тугач ук үлеп барды. Ә соңгы төндә ыргытылган орлык юкка чыкмады. Үлем якын булган урында – Себерләрдә шул орлык шытып чыга. Әлеге шытымны башка ир-ат кабул итеп ала, әтисенә әверелә икән, монда гаҗәеп күпер булып сузылган притча бар. Күпләргә бу аңлашылмый: ничек инде алай? Үтергән кеше атага әверелә. Парадокс шунда да инде – мондый хәлләр дә була.
«Татар-информ» ачылыш тантанасын онлайн трансляцияләде.