Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнирә Сәгыйдуллина: «Куркыныч хәлләр килеп чыкканда, татар халкы берләшә белә»

news_top_970_100
Мөнирә Сәгыйдуллина: «Куркыныч хәлләр килеп чыкканда, татар халкы берләшә белә»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы «Мәдәни җомга» газетасы журналисты, җаваплы сәркатибе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдуллина булды. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен укучыларыбызга да җиткерәбез.

Мөнирә ханым, сез Төмән өлкәсеннән. Төмән медицина көллиятен тәмамлагансыз, аннан Казан дәүләт университетында журналистика факультетында укыгансыз. Ике төрле юнәлеш. Медицинадан соң журналистикага килүегез турында сөйләгез әле. Башка профессия алу журналист эше өчен ярдәм иттеме?

Медицина өлкәсе ул һәркем өчен дә кирәк. Медицинага кереп китү әти-әни теләге булды. Мине кечкенә чактан криминалистикага әзерләделәр. Мәктәпне укып бетергәч тә юридик факультетка барам дип әзерләндем. Шул ук вакытта мин язу эшләре белән дә шөгыльләнә идем. Ләкин мәктәпне бетерер алдыннан безнең гаиләдә көтелмәгән хәл булды: әни авырып китте. Һәм минем медицина өлкәсенә баруым хәл ителде. Татар гаиләләрендә гадәттә әти-әни сүзен аяк астына салып таптау юк. Шунлыктан мин дә аларның сүзен тыңладым. Билгеләр әйбәт булгач, анда мине имтиханнарсыз алдылар. Көллияттә шундый тәртип бар: иртәнге якта син эшлисең, кичтән укыйсың.

Мин бала табу йортында реанимация бүлегендә эшләдем. Реанимация бүлеге булгач, авыр хәлдәге хатын-кызлар иде. Аларның бу дөньяга яңадан әйләнеп кайтуларын күрә идем. Шулай ук яңа туган балаларның бу дөньяга килүләрен күрү могҗиза иде.

Без балачактан «Казан» дип үстек. Казан, Казан ханлыгы, Сөембикә манарасы безгә кыйбла кебек иде. «Яңарыш» газетасының беренче редакторы Азат абый (урыны җәннәттә булсын) миңа: «Сеңлем, син бик матур язасың, безгә татар журналистлары кирәк булачак, син барып укы әле», – диде.

Себер – Себер инде ул, тайга арасы. Анда озак уйлап тору юк. Тәкъдим булгач, мин, юллама белән, тәвәккәлләп чыгып киттем. Казанны күрү теләге дә көчле иде. Журналистикага килдем.

Казанга беренче тапкыр килгәч, нинди хисләр кичердегез?

Казанга беренче тапкыр аяк баскач, татар исен сиздем. Анда башта укырга бару юк. Иң беренче – Казан буйлап сәяхәт итү. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» әсәрендәге Казан урамнарын карау. Ул вакытта Казан – элекке Казан, моның кадәр матурлык та юк иде.

Элеккеге Казанның һәр урамында Тукай эзләре, Әмирхан эзләре, Каюм Насыйри эзләре бар кебек иде.

Иске Татар бистәсе дә хәзерге кебек матур түгел иде, йөреп булмаслык пычрак иде. Хәзерге Казан ул бөтенләй башка. Рухы да башка. Мин элеккеге Казанны сагынам. Ә бүгенге Казан – чит төбәкләрдән, чит илләрдән килгән кешеләр өчен бик матур ул. Казан белән горурланабыз. Монда төрле милләт кешеләренең бергә тату яшәүләрен күрсәтү бар.

Себер татарларының үзләрен дөньяга таныттырасы килә

Соңгы елларда Себер татар телен аерым тел дип атыйлар. Халык санын алу мәгълүматларыннан белүебезчә, 6 мең кеше үзен Себер татары дип яздырган. Сезнең моңа фикерегез ничек? Себер татарлары татарның бер өлеше дип танылсын өчен, конкрет нәрсә эшләргә кирәк? Себер татар әдибе Шәүкәт Гаделшага Тукай премиясе бирелү Себер татарларының иҗатын тануга керәме?

Бу – бик авыр сорау. Мин үзем – Себер татары, мин моны яшермим. Мин Себердә туып кына үсмәгән, мин Себер татары булып туганмын да. Мин моның белән горурланам.

Мин Себер татарларының тарихын да өйрәнәм, чөнки бу – минем өчен дә авыр мәсьәлә. Себер татары, Кырым татары, Әстерхан татары дигәч, безгә гомерлеккә «татар» дигән ярлык эленгән. Без аннан беркая да китә алмыйбыз. Без гомер буе татар булып гомер кичерергә әзер булырга тиеш.

Татарларны бүлгәләү хилафлык китерә, моңа мин каршы. Һәр татарны ничек бар, шулай итеп кабул итәргә кирәк.

Мин 1991 елда Казанга килгән идем. Шуннан соң 30 елдан күбрәк вакыт үтте. Татар иҗтимагый тормышында актив катнашам.

Себер татарларының сөйләме башка. Мин Казанда торсам да, өйдә кайчак Себер татар телендә сөйләшәм. Чөнки мин аны ана телем дип саныйм. Авылга кайткач та, мин Себер татарлары диалектында сөйләшәм. Мин анда әдәби бер сүзне дә кыстырмыйм. Безнең гаиләдә шулай куелган. Бу кагыйдә безнең мәрхүм әти исән чакта ук шулай кертелде. «Син – Себер кызы, син авылда Себерчә сөйләшергә тиеш», – ди иде ул. Төмәнгә киттеңме, син анда русча сөйләшәсең. Казанга киттеңме – син анда Казан телендә сөйләшәсең. Шуңа күрә мин баланы да Себер татарлары телендә сөйләшергә өйрәтәм. Бу – безнең өйдә генә түгел, авылда шундый таләп. Әстерхан татарларында да шулай бу. Казан татарлары безне ничек бар, шулай кабул иткәндә генә бердәмлек, бер-береңә хөрмәт булачак.

Шәүкәт абыйга Тукай премиясе бирүгә килгәндә, моны сәясәткә бәйләп әйтәсем килми. Сәяси яктан гына премия бирелде дип әйтәсем килми. Әгәр бирелгән икән, аның шигърияте һәм иҗаты моңа лаек дигән сүз.

Себер татарларының үзләрен дөньяга таныттырасы килә. Бунт дип әйтәсем килми. Менә җан әрнегәндә, ниндидер тавыш чыгару бар бит. Халык санын алудагы саннар да Себер татарларының «безне ничек бар, шулай кабул итегез» дип әйтүләре.

Себер татарларына игътибар җитми

Хәзер форсаттан файдаланып, бер очракны сөйләп китәсем килә. Мин үзем 18 ел татар конгрессында эшләдем. Соңгы елларда тарихчылар белән бергә «Туган җир» дигән журнал чыгара идек. Без төбәк өйрәнүчеләрне туплап бергә эшли идек. Һәм монда бер мәсьәлә күтәрелде: Себер татарларына фәнни институт булдыру, ягъни Татарстандагы тарих институтының филиалын ачу, Себер тарихы буенча эшләгән барлык татар галимнәрен туплау һәм аларга эш юнәлеше бирү. Без аның бөтен юнәлешен дә билгеләгән идек, сметалары да әзер иде. Әмма бу тормышка ашмады, аны кире кактылар.

Бу мәсьәләне күтәреп йөргән вакытта, безгә башкорт академиясеннән чыктылар. Акчалата ярдәм булачак, дип әйттеләр. Безгә башкорт филиалын ачарга тәкъдим иттеләр, гәрчә без Башкортстанга мөрәҗәгать белән чыкмаган булсак та. Без татар булгач, рәхмәт әйтеп, бу тәкъдимнән баш тарттык. Ул вакытта безнең Казанга өмет бар иде, әмма Татарстан моны кирәк дип тапмады.

Себер татарларына игътибар җитмәү шундый нәтиҗәләргә китерде. Омск, Төмән, Новосибирск өлкәсенә Татарстан гади төбәккә караган кебек карый. Себер ягына алай гади төбәккә караган кебек карарга кирәк түгел. Чөнки Себер татарларының үзләренең дәүләте булган – Себер ханлыгы, үзенең ханы булган. Дәүләт тоткан халык алар башка төрле игътибарга лаеклы.

Сине халык буларак кабул итмәсәләр, аяк астына салып таптау килеп чыга. Мин аны шулайрак кабул итәм. Киләчәктә ничек булыр, фаразлау кыен. Халыкта ышаныч кими бара. Мин үзем Казанда яшәсәм дә, килгән генә вакыт белән чагыштырганда, хәзер минем Казанга ышанычым кими бара. Мин бүгенге көн белән яшәсәм, күп нәрсәгә инде ышанмыйм. Милли юнәлештә күп нәрсәне иртәгәгә калдырмаска тырышам, чөнки иртәгәгә калдырсам, минем мөмкинлекләремне бөтенләй ябык куюлары бар. Себер татарлары да шулай. Бүген бер адым ясарга мөмкинлек бар икән, алар аны ясый. Бу – Себернең кырыс табигате белән дә аңлатыла: я син эшләп каласың, я мөмкинлегең булмый.

«Без авылда әдәби телдә түгел, ә Себерчә сөйләшәбез»

Туган якларда еш буласызмы? Бүгенге көндә татарлар анда ничек яши?

Бала кечкенәрәк чакта елына 2 тапкыр кайта идек. Яңа елга һәм җәйге каникулга. Яңа елны Себердә каршылау күңелле, чөнки кышын монда кар әз була. Җәйге каникулда да авылда була идек. Туганнар белән, авылдашлар белән очраша идек. Туган якка кайту, анда ял итү бик үзенчәлекле. Еракта яшәсәм дә, Себердә үскәч, мин аны бик сагынам.

Казан якынракмы, туган якмы?

Аның икесе дә якын. Туган якта тугансың, аның һавасын сулап, анда тәгәрәп үскәнсең. Ул яшәү көче биргән. Ә Казан – милли рухлы шәхес булып формалашкан җирем. Себердә рус халкы белән яшәгәндә, бөтенләй башка төрле менталитет. Казанда төрки халыклар дөньяга икенче төрле карый. Мин аны хәтта Әгерҗене узгач та сизәм. Әгерҗене үттеңме, анда хәтта һавасы башка. Казанда мин бертөрле фикер йөртәм, Төмәнгә кайткач – икенче төрле. Сөйләмем дә тиз генә алышына. Төмәнгә кайткач, автоматик рәвештә рус теленә күчәм. Авылга кайткач, Себер телендә сөйләшәм. Казанга килгәч, әдәби телгә күчәм. Фикер йөртүем дә татарчага күчә.

«Җырчыларда акырып җырлау юнәлеше барлыкка килгән, килешми»

Сез әле быел кыш көне татар эстрадасында яңа юнәлеш барлыкка килү турында язган идегез. Бөтен җырчылар акырып җырлыйлар, моң юк, дип әйткән идегез. Сезнең фикерегезчә, бүгенге татар эстрадасы ул нинди?

Мин телевизор карарга яратмыйм. Яңа ел ялларында татарча концертлар карыйсы килеп, татар дөньясы нәрсә белән яши икән дип, телевизорны кабыздык. Бөтен татар каналларын басып чыктым. Концерт тыңлый башлаган идем, колак тонды. Һәркем чыга да акыра-акыра җырлый. Фонограмма икәне күренеп тора инде. Авыз ачуына кадәр ялгышлары күренә.

Безнең Себер авылларында бәйрәмнәргә концерт куялар. Үзешчәннәр, әлбәттә. Аларның җырлавыннан ләззәт аласың. Монда да ләззәт аласы килеп, тыңлаган идем, киресенчә булып чыкты. Шундый юнәлеш бара. Ни өчен кычкырып җырлыйлардыр. Таһир Якупов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманованы тыңлыйсың – алар әкрен генә, салмак кына җырлыйлар, моң агыла. Ул моңга ияреп, рәхәтләнеп ял итәсең, көч аласың.

Мин махсус хәзер 1-2 җырчыны интернетта ачып тыңларга тырышам. Хәзерге җырчылар акырып җырлыйлар. Хәтта гармунда уйнаган халык җырларын да акырып җырлау стиле кергән. Ул мода микән? Юкса матур итеп җырларга тавышы җитә, әмма, ни өчендер, акырып җырлый.

Бу – Фирдүс Тямаевның юнәлеше. Ул аңа гына килешә. Чөнки аның үзенчәлекле харизмасы бар. Аны тыңлап утырсаң, моны сизәсең. Башкалар Фирдүс кебек җырлый башласа, аларның да Фирдүснеке кебек аудитория җыела дигән сүз түгел бит әле. Һәр җырчының үз йөзе булырга тиеш. Харизмаң булмаса, әллә кемнәрне кабатласаң да, тамашачыны җәлеп итә алмыйсың.

Татар моңын күңел таләп итә. Балалар тәрбияләгәндә дә, татар моңын ишеттерергә кирәк. Ул өйдә яңгырасын. Урамга чыккач, татар теле элекке кебек күп түгел. Мәктәптә дә класста татарча сөйләшкән бала, коридорга чыктымы, урамга чыктымы – барыбер рус теленә күчә.

Татарлыкны ничек сакларга була? Колагында татар теле яңгырап торса, ул балага барыбер сеңә.

Шул күзлектән татар моңы да акырып, биеп түгел, ә салмак, моң белән керергә тиеш.

«Туп-туры Путинга яздык»

Сез 2016 елда Себердә су басканнан соң авыр хәлдә калган татар авылларына ярдәм итүнең башында тордыгыз. Быел да, кызганыч, ул якларны су басты. Быел да ярдәм оештыруда катнаштыгызмы?

Ул ел бик коточкыч ел иде. Минем әнинең туган авылын су басты. Мин – шушы авылда тәгәрәп үскән кыз бала. Мин бу хәллләрне бик авыр кабул иттем. Район башлыгына шалтыраттым, җавап бирүче булмагады. Райондагы бер туганыбыздан 1 минутлык кына видео төшереп җибәрүләрен сорадым. Мин бай кеше түгел, акча күчерә алмыйм. Мин ярдәм итәргә тиеш идем. Озак уйлап тормадык: ярдәм сорап, туп-туры Путинга чыктык. Икенче көнне мине район җитәкчесе эзләп тапты, Мәскәүдән дә элемтәгә чыктылар. Шул ук көнне авылда эвакуация оештырылды, кайнар ризык белән тәэмин итү булды. Татар милли хәрәкәте дә гуманитар ярдәм оештырды. Мин соцчелтәрдә көн саен нәрсә эшләнгәнен көндәлек итеп язып бардым. Шул вакытта журналист Алсу Исмәгыйлева, Александр Долгов, Гөлназ Бәдретдин, Тәбрис Яруллин, Чувашстаннан Рафис Җәмдихан кушлыды. Тиз генә бергә кушылып, һәркемнең башы компьютер кебек эшләп, фикерләр килеп торды. Халык күтәреп алгач, ярдәм бик тиз оештырылды. Татар – шундый халык ул, гадәти тормышта караганда, аерым кебек. Менә шундый куркыныч хәлләр килеп чыкканда, татар халкы берләшә белә. Халык бу ярдәмне оештыруда зур этәргеч бирде. Җитәкчелекнең юнәлеше генә кирәк иде.

Бу хәлләр янәдән искә төште дә, Татарстанга, халкыма рәхмәтемне белдерәм. Авылга прицеплар белән 3 «КамАЗ» гуманитар ярдәм белән килеп төште. Аларны каршы алу – бәйрәм иде. Шушы «КамАЗ»ларны каршы алганда, бер әбинең әйткән сүзе исемдә. «Без Татарстанга гына кирәк икән», – дигән сүзе әле дә колагымда яңгырый. Бу сүздә өмет тә, рәхмәтле булу да, җан җылысы да бар.

Димәк, бу – татарларның бер халык икәненең тагын бер дәлиле.

Быел да авылда су чыкты. Ләкин алай ук нык булмады. Ләкин менә Омск өлкәсе зыян күрде. Ул – коточкыч күренеш. Бөтен җир диңгез кебек.

Быел да соцчелтәрләрдә ярдәм җыюны оештырдык. Игъланнар бирдек, халыкка әлеге мәгълүматны җиткердек. Кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыштым.

Сез, Казанда яшәүче Себер татарларын бергә җыю, таныштыру максатыннан, Яңа ел алдыннан кичә дә оештырган идегез. Бу традиция һаман да яшиме?

Казанда яшәүче Себер татарлары үзара аралашабыз, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Мөмкинлек булган саен күрешергә тырышабыз. Кемдер берәр кичәдә чыгыш ясый икән, берничә кеше генә булса да, барырга тырышабыз. Бер-беребезнең барлыгын тоеп, бердәм булып, без монда ялгыз гына түгел икәнне белеп яшибез. Үзеңнең якташың белән күрешеп, сөйләшеп алу – ул бит икенче төрле.

«Татар журналистларына кыюлык җитми»

Сез «Мәдәни җомга» газетасында эшлисез. Бүгенге татар матбугаты ни хәлдә? Аңа ниләр җитми?

Татар матбугаты бик аяныч хәлдә. Бүгенге көндә татар матбугатына дәүләтнең ярдәме җитми.

Татар матбугаты татар журналистларының көче белән генә яшәп бара.

Татар журналистлары алар аяныч хәлдә. Беренчедән, матди яктан авыр хәлдә. Икенчедән, татар матбугатына ниндидер басым бар. Әйтәсе килгән сүзне дә әйтә алмыйча калган чаклар була, чөнки бөтен нәрсә сәясәткә бәйле. Шуңа күрә татар журналистлары хәлләреннән ничек килә, татар матбугатын шулай алып барырга мәҗбүр.

Кызганыч, кыюлык җитми, элеккеге вакыт белән чагыштырганда, фикер агымы да түбәнрәк. Мин үзем – совет заманында тәрбияләнгән бала. Себердә яшәсәм дә, татар матбугатын укып үстем. «Казан утлары», «Азат хатын», «Яшь ленинчы», «Ялкын» журналлары. Ул вакытта барыбер матбугатта язмалар кыюрак иде.

Хәзерге вакытта татар журналистлары җитди мәкаләләр язмый, анализламыйлар. Бәлки, кирәкми дә дип саныйлардыр. Бүгенге көндә, «сары матбугат»тагы кебек, халыкны, укучыны җәлеп итү белән шөгыльләнәләр.

Хәзер шундый фикер дә яши: соцчелтәрдә татарлар татарча күбрәк укый да, аның татарлыгы арта, диләр. Алай түгел. Иң беренче чиратта, без газета-журналларның эчтәлегенә игътибар бирергә тиеш. Халыкны җәлеп итеп кенә түгел, ә татар рухлы, бай эчтәлекле язмалар белән генә саклап була. Халык бит ул губка кебек. Мин каядыр бер яңалыкны чыгып әйтсәм, халык миңа ышанмаячак. Юк, син дөрес әйтмисең. Карале, син «Мәдәни җомга»ны. Анда башка төрле язылган. Димәк, анда дөрес, дип әйтәчәк. Газеталарда татарның аңына туры китереп аңлатырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100