Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатыны хастаханәгә эләгүенең сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевның хатыны хастаханәгә эләгүенең сәбәбен әйтте
социаль челтәрләр

Артист Мөнир Рахмаевның хатыны Илсөярне хастаханәдән чыгарганнар. Өйгә кайткач тынычланып, блогер социаль челтәрләрдә хастаханәгә эләгүенең сәбәпләрен сөйләгән. Операция ясамыйча гына дөрес дәва биргән табибларга рәхмәтен җиткергән.

«Өйдә ничек рәхәт икәнне күз алдына да китермисез. Хастаханәдә 4 көн ярым яттым, ә үземне гомер буе яткандай хис иттем. Анда бөтенләй башка атмосфера. Кемдер операциягә әзерләнә, кемнедер инде ясап алып чыгалар. Шәһәрдә исә ыгы-зыгы. Аллаһка шөкер, барысы да артта, мин исән-сау. Сәламәтлектән дә кадерлерәк берни юк икән.

Инде азрак тынычландым, чөнки мин, беренче җитди операциямнән соң, мондый очракларны бик авыр кичерәм. Бала тапканда минем сукыр эчәгем шартлаган иде.

Бу юлы мин спортзалдан кайттым, өй эшләрен караштырдым. Ул арада эчем авырта башлады. Башта җитди әйбер дип уйламадым, авыртуны баса торган дарулар эчтем. Алар ярдәм итмәгәч, клиникага киттек. Бәхетемә, бер гинеколог буш иде. УЗИ ясагач, табиб кан китүен, миндә күкәйлекләр аполексиясе икәнне әйтте.

Мине тиз арада хастаханәгә җибәрделәр. Мин үземә авыртуны баса торган укол ясауларын сорадым, чөнки йөрерлек хәлем юк иде. Эчем бик каты авыртты.

РКБга килү белән анализлар тапшырдык. Шуннан соң мине хастаханәгә салдылар. Операциягә әзерләнергә куштылар. Канны туктату өчен системалар куйдылар, антибиотиклар ясадылар. Төнлә, бәлки, операция ясарбыз, дип әйттеләр.

Башымда йөз төрле уй иде. Бик каты борчылдым. Алга таба бәби дә алып кайтасым килә. Күкәйлекләр – бик мөһим орган, минем очракта аларны бөтенләй алып ташлаулары да мөмкин иде. Шуңа да мин операция ясауларын теләмәдем.

Ләкин минем бәхетемә тәҗрибәле табиблар туры килде. Вакытында ярәм күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Алар канны операция ясамыйча, системалар, дарулар белән туктата алдылар. Хәзер миңа 2-3 ай авыр күтәрергә ярамый.

Безнең организм бик катлаулы, кызлар. Организмны энҗе бөртегедәй сакларга кирәк.

Минем белән менә шундый хәлләр килеп чыкты. Димәк, шулай тиеш булган. Аллаһы Тәгалә яраткан кешеләренә сынаулар бирә. Аллаһы Тәгаләгә исән-калуым өчен, операциясез генә савыгып чыгуым өчен мин бик рәхмәтле», – дигән ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 апрель 2024
    Исемсез
    Бигерек ямсезлеген узен, таш курчак.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100