Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаев интим видео турындагы сорауга җавап биргән

news_top_970_100
Мөнир Рахмаев интим видео турындагы сорауга җавап биргән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хәтерләсәгез, 2018 елда Интернетта Мөнир Рахмаев белән бәйле шау-шу купкан иде. Челтәрдә – телеграм-каналларда видео таралды, анда Мөнир Рахмаев дип әйтелде. Видеода – аңа охшаган ир видеочат аша шәрә кыз белән виртуаль «элемтә»дә. Ул чакта Мөнир Рахмаев «Интертат»ка:

Спам ул, монтаж. Бу видеога ышанмагыз! «ВКонтакте» сайтында минем аккаунтымны ватып, барлык кешеләргә минем катнашымда монтажланып ясалган видео җибәргәннәр. Мошенниклар мине шантажлап акча сорадылар, – дип сөйләгән иде.

Бу вакыйгалардан соң 6 ел узгач, Мөнир Рахмаев бу хакта блогер Лесная (Олеся Дмитриева) белән сөйләшкән.

Мөнир, сәлам. Берничә ел элек Интернетта синең турында хейт таралган иде. Беттеме әле ул? – дип сорый аннан блогер. Видеода бу сүзләр яңгыраганда, блогер шул хактагы яңалыклар лентасы сканын күрсәтә.

Минем турында түгел. Тормышта кем ялгышмый, дигәндәй. Ләкин тормышта, татар шоу-бизнесында, минем генә түгел, һәркемнең төрле мизгелләре булды, – ди Мөнир Рахмаев.

Зашел не в ту дверь, – дип кыстыра Лесная.

Әйе, «зашел не в ту дверь», – дип, Филипп Киркоров сүзләре белән тәмамлый Рахмаев бу теманы.

Күптән түгел генә, рус эстрадасы йолдызлары ярымшәрә йөрү хупланган кичәдә катнашканнан соң, Интернет киңлекләрендә ризасызлык башлаган иде. Ялангач диярлек йөрүчеләр янына күңел ачарга килгән Филипп Киркоров соңрак бу гамәле өчен гафу да үтенде. Аның бу чыгышта гаебен тануын белдереп әйткән «зашел не в ту дверь» гыйбарәсе мем булып китте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100