Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин үзе турында таралган «әшәке видео» турында: «Төрле хәл ясап була»

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин үзе турында таралган «әшәке видео» турында: «Төрле хәл ясап була»

Ринат Рахматуллин үзенең социаль челтәрендәге язылучыларына мөрәҗәгать итеп, видео яздырган. Анда ул видеомонтаж ясалган видео өчен жуликлар 3 миллион акча сораганнары турында сөйли.

«Хөрмәтле мине яраткан тамашачым, челтәрдәшләрем. Мин бу видеоны урнаштырырга булдым, чөнки минем иҗатымны яратып, сокланып яшәүче тамашачыларым да бар. Минем иҗатыма, тормышыма көнләшеп яшәгән кешеләр дә бар.

Минем иҗатымда миңа янаган кешеләр дә, минем иҗатыма, шәхси тормышыма караган сүзләр дә чыкты.

«Без сине әле ничек тә булса бөтен халкың алдында, тамашачың алдында мыскылга калдырабыз», – дигән сүзләр дә булды. Күптән түгел миңа янаган жуликлар минем белән булган видеоны (как будто бы) социаль челтәрләргә, төркемнәргә куйдылар. Бу видеоны куяр алдыннан алар, миңа билгесез номердан шалтыратып, менә шул видеоны социаль челтәрләргә куйдырмасын өчен, миннән 3 миллион акча сорады. Мин инде бу әйбер белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. 3 миллион акча сорагач, мин бирмәдем. Һәм жуликлар видеоны чыгардылар.

Бу эшне бала-чага гына эшләмәгән. Компьютерда профессионаллар эшләгән эш бу. Хәзерге заман мөмкинлекләре белән теләсә кайсы кешенең тавышын үзгәртеп була. Теләсә кемнең битен үзгәртеп була. Төрле хәл ясап була. Техника шулкадәр көчле. Минем әйтәсем килә: бу жуликларны полиция хезмәткәрләре белән берлектә тоткарладык, алар хәзер кулга алынды, тикшерү бара. Аларга карата тикшерү эшләре бара. Шушы әшәке видеоны үз төркемнәрендә чыгарган администраторлар җаваплылыкка тартылачак...

Дуслар, бу хәлне анализлап, дөрес фикердә калырсыз, дип уйлап, ышанып калам».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100