Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаев әтисен күрсәтте

news_top_970_100
Мөнир Рахмаев әтисен күрсәтте
социаль челтәрләр

Әтиләр көне уңаеннан, җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаев социаль челтәрләрдә әтисен күрсәтте. Матбугат чараларына биргән әңгәмәләреннән аңлашылганча, артист соңгы елларда әти-әнисе белән начар мөнәсәбәтләрдә. Мөнирнең әлеге фотосы да бик күптәнгегә охшап тора. Анда әле артистның имиджы да башка.

«Яхшы әти булу – ир-ат тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш. Улың өчен үрнәк, кызың өчен чын тылсымчы булу. Сөйләргә, аңларга, сакларга! Боларның барысын да әти кеше генә яратып һәм сабырлык белән башкара ала. Лаеклы әтиләрне бәйрәм белән. Алар белән горурланабыз һәм алга таба да бәхет һәм сәламәтлек телибез», – дип язган Мөнир, әлеге постка, шулай ук кызы һәм хатынының әтисе белән төшкән фотоларын да куеп.

Мөнир Рахмаев әти-әнисе белән тормыш иптәше Илсөяр аркасында аралашмый, дип аңлашыла. Җырчы сүзләренчә, якыннары аның хатынын кабул итмәгән. Мөнир үзенең авылга әти-әнисе янына кайтып, гаиләсе белән бергәләп кунак буласы килүе хакында да әйткән иде. Кайнанасы һәм кайнатасы белән аралары начар булуы турында Мөнирнең хатыны Илсөяр үзе дә сөйләде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 октябрь 2024
    Исемсез
    Сез ирлэр,гел хатыннарыгызга я туганнарыгыга сылтый аралашмауны.Сез узегез шул арада узегене тотасыз сон?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100