Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөнир Рахмаевның хатыны иренең әти-әнисе белән аралашмавын әйткән

news_top_970_100
Мөнир Рахмаевның хатыны иренең әти-әнисе белән аралашмавын әйткән
социаль челтәрләр

Мөнир Рахмаевның хатыны, блогер Илсөяр Рахмаева кайнана-кайнатасы белән аралашмавын белдерде. Бу хакта ул үзенең сторисларында әйткән.

Илсөяр белән Мөнирнең гаилә корып яши башлауларына 5 ел тулган. Шул уңайдан Илсөяр 5 ел элек булган вакыйгаларга кире кайтып, хатирәләргә бирелгән, сторисларына фотолар урнаштырган. Ире белән язылышу тантанасыннан фотолар күрсәткән. Өйләнешкәч тә туй сәяхәтенә барулары, аннан кайту белән авырлы икәнен белүе хакында сөйләгән.

«Ә менә бу фотода без Әлмәткә кайттык. Ул вакытта без әле иремнең әти-әнисе белән аралаша идек», – дип, Илсөяр, бүгенге көндә иренең якыннары белән мөнәсәбәтләре яхшы булмавына ишарә ясаган.

Блогерның язылучыларын да әлеге сторис җәлеп иткән. «Илсөяр, нигә ирегезнең әти-әнисе белән аралашмыйсыз? Сез бит – шундый уңган, булган килен. Киресенчә, алар сезне яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш. Әллә инде аралашмау – сезнең инициативамы?» – дип кызыксынганнар аннан. Блогер әлегә бу сорауны җавапсыз калдырган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 март 2024
    Исемсез
    Самое главное Монир БИК эйбэт тормыш иптэше,хатынын БИК ярата.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100