Монголия башкаласын төрки атамалы Каракорумга күчермәкче (геосәясәтме, башка сәбәпме?)
Монголия президенты Ухнаагийн Хурэлсух нәкъ Яңа ел алдыннан Монгол империясе башкаласы Каракорумны төзекләндерү турында указны имзалавын игълан итте. Бу нәрсә аңлата? Алтын Урда мирасына моның нинди катнашы бар? «Интертат» белгечләр фикерен барлый.
Каракорум Монгол империясенең иң куәтле чорында – 1235-1260 елларда башкаласы була. Ул вакытта империя территориясе Япон диңгезеннән Көнчыгыш Европага кадәр җитеп, Евразиянең күпчелек өлешен алып тора. Тарихка ул Җир йөзендәге иң зур империя буларак кереп кала.
Аның гомере генә озын булмый – 50 елга якын яши – XIII гасыр азагында ханлыкларга таркала. Шуларның берсе һәм иң зурысы дип Алтын Урданы беләбез. Монгол империясе таркалгач, Чыңгызханның оныгы Хубилай хәзерге Монголия һәм Кытай җирләрендә Юань империясе төзи. XIV гасыр азагында кытайлар Юань дәүләтен җимерә. Шул чорда Каракорум да җир белән тигезләнә. 6 гасырдан артык гомер эчендә ул төзекләндерелми. Хәзерге вакытта Каракорум ЮНЕСКО сагында тора. Аны археологлар өйрәнә.
Соңгы дистә елларда, Монголия башкаласын Улан-Батордан Каракорумга күчерергә кирәк, дигән сүзләр йөрде. Президент Ухнаагийн Хурэлсух указында бу турыда берни язылмаса да, кайбер экспертлар «башкала күчерелә» дип сүз куерта башлады.
Монголия хакимияте тараткан хәбәр буенча, указның максаты – гражданнарга сәламәт һәм имин мохиттә яшәү өчен шартлар тудыру, төп социаль хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген киңәйтү, төбәкләрнең баланслы үсешен тәэмин итү, дәүләтнең кыйммәтле мирасын ныгыту, аның тарихын һәм мәдәниятен торгызу.
Тагын бер максат – башкаланы күчерү юлы белән илдә халыкларның таралып урнашуын үзгәртү. Монголиянең күпчелек халкы Улан-Баторда яши. Башкала башка урынга күченсә, илнең төрле ягындагы кешеләргә килү дә уңай була, ул төбәккә күбрәк кеше дә килеп яши башлаячак. Мәсәлән, Казахстан башкаланы илнең үзәге Астанага күчерү юлы белән шәһәрнең төньягына халыкны күчерүгә ирешә алды.
Указ нигезендә хөкүмәткә Каракорумны төзекләндерү мәсьәләсен тикшерү, проектны парламентка тапшыру, шәһәрнең үсеш планын булдыру бурычы куелган.
Ухнаагийн Хурэлсух, указга кул куйганнан соң, тантаналы чыгышында: «Борынгы башкала Каракорум – үз вакытында Монгол империясе дөньяның сәяси һәм икътисади үзәге булганын раслаучы тарихи-мәдәни мирас. Безнең намуслы бурычыбыз – Монгол империясенең учагын саклау, бөек Чыңгызханның һәм аның варисларының гамәлләрен өйрәнү һәм саклау, шулай ук аларны илебездә генә түгел, дөньяда да яктырту һәм тарату», – дигән.
6 гасырдан артык җир астында яткан Каракорумны зурдан кубып төзекләндерергә омтылу нәрсә аңлата? Шушы сорауны без белгечләргә бирдек.
«Монгол империясен торгызу турында сүз бармый»
Азат Ахунов, Якын Көнчыгыш илләре буенча белгеч, филология фәннәре кандидаты:
Бу – тарихи вакыйга. Монголия, дәүләт буларак, яңа этапка күчеш чорында тора. Узган гасырда аны Советлар Союзының рәсми булмаган республикасы, ягъни аңа бәйле ил буларак күрделәр. Соңгы елларда Монголия үсте. Хәзер ул сәяси һәм икътисади мөнәсәбәтләрен Россия белән түгел, ә күбесенчә Кытай, Америка белән кора. Украина мәсьәләсендә дә аның яңа президенты үзен Көнбатыш илләре тарафдары икәнен күрсәтте.
Башкаланы Каракорум шәһәренә күчерү – геосәяси вазгыятьне истә тоту. Илнең хәзерге башкаласы Улан-Батор Россия чигенә якын (Бурятиянең Кяхта шәһәреннән автомобиль юлы буенча 350 км) урнашкан. Каракорум исә Монголиянең нәкъ үзәгендә.
Икенчедән, Улан-Батор – яшәү өчен экология ягыннан бик уңайсыз шәһәр. Ул түбәнлектә урнашкач, бөтен төтен шунда җыела. Мин анда булганым бар. Төтенле һаваны сулавы бик авыр. Президент указында «монголлар экологик чиста урында яшәргә лаек» дип күрсәтелгән.
Монголия – бай тарихлы, заманында башка дәүләтләрне үзенә буйсындырган ил булган. Хәзер алар шуны дөньяга, беренче чиратта, күршеләренә күрсәтергә тели. Монда Монгол империясен торгызу турында сүз бармый, ләкин алар тарихта тоткан урыннарын якын-тирә дәүләтләргә шул рәвешле күрсәтә. Монголиянең элеккеге данын кайтарырлык көче булмаса да, яңа юл белән алга таба бару өчен бөеклеккә дәгъва кылып карый.
Шушы мәсьәләләрне күздә тотып, алар «башкаланы күчерергә кирәк» дигән карарга килгәннәр, дип уйлыйм.
«Монголия хакимияте, тарихка игътибарны арттырып, милли үзаңны үстерергә, илнең сәяси яктан бәйсез икәнен күрсәтергә тели»
Илнур Миргалиев, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе:
Каракорум – тарихи яктан бик кызыклы шәһәр. Монгол империясенә кадәр ул төрки дөньясы белән бәйле булган. Шәһәрнең исеме дә төрки телдән килеп чыккан. Төрле аңлатмалар булса да, аның исемендә төрки сүзләр ята. Кара – монда кара төсне дә белдерә, шул ук вакытта борынгы мәгънәсендә дә кулланылган булырга мөмкин, ә «корум» – «корылма» дип тәрҗемә ителә. Күрүебезчә, татар телендә аның исемен аңлыйбыз.
Каракорумны башкала итеп Чыңгызханнан соң кахан булган Угәдәй төзетә. Монгол империясендә ул бик зур шәһәр була. Европа сәяхәтчеләре дә аның турында язып калдыра. Империя таркалгач, башкала Ханбалыкка (хәзерге Пекинга) күчерелә. Башкала статусы юкка чыккач, Каракорумда сәүдә юллары өзелә, һәм шул сәбәпле, ул бөлгенлеккә төшә башлый. Чыңгызханның оныгы Хубилай төзегән Юань империясе (Монгол империясенең бер кыйпылчыгы) XIV гасыр азагында Кытайда үз хакимиятен югалта, кытайлар Мин империясен төзи, монголларны Кытайдан куып чыгара. Шул вакытта Каракорум да җимерелә. Ул, бәлки, төзекләндерелгән дә булыр иде, ләкин күчмәннәрнең шәһәр культурасы булмагач, шәһәр җимерек килеш кала. Шулай да, аны монгол күчмәннәре вакыты белән куллана, бигрәк тә андагы буддист монастырьлары эшләп килә әле, әмма шәһәр функциясен ул инде үтәми.
Хәзерге заманда Каракорумны галимнәр, бигрәк тә Европа (немец) археологлары күп казыды. Археологик табылдыклар буенча китаплар да чыкты, әмма киң җәмәгатьчелеккә бөтен табылдыклар да күрсәтелми. Урта гасырлар тарихын яктыртучы фәнни журналларда Каракорум турында мәгълүмат бик аз. Ул күбрәк монгол телендә генә басыла.
1990 елларга кадәр Монголия икътисади яктан да, сәяси яктан да Советлар Союзы йогынтысында иде. Каракорумны да беренче булып совет археологлары тикшерде. Ул хәзер икътисадын үстерергә тырыша, ләкин аның мөмкинлекләре чикле. Беренчедән, аның халкы аз. Икенчедән, бер яктан аны Кытай, ә икенче яктан Россия әйләндереп алган.
Башкаланы Каракорумга күчерергә уйласалар, археология һәйкәлләре өстендә яңа шәһәр төзергә ЮНЕСКО рөхсәт итәрме – белмим, ләкин борынгы биналарны төзекләндерү зур чыгымнар таләп итәчәк. Монголлар тарихи ядкарьләргә сакчыл карарлар, дип өметләник. Әгәр алар ныклап өйрәнелсә, фәндә урта гасырлар буенча яңа ачышлар булачак әле.
Монголия хакимияте тарихка игътибарны арттырып, милли үзаңны үстерергә, илнең сәяси яктан бәйсез икәнен күрсәтергә тели, дип аңлыйм мин.
Кем нәрсә генә дисә дә, Монголия Россиядән читләшә алмый. Беренчедән, алар – күршеләр. Икенчедән, аның сәнәгатен Советлар Союзы төзегән. Ике ил галимнәре арасындагы бәйләнеш бүген дә нык әле. Монголиянең элитасы һаман да рус телен белә. Шулай да, хәзер анда Кытай йогынтысы зуррак. Кытай инвестицияләр, технологияләр белән Монголиягә яхшы кергән. Анда зур төзелеш эшләрен Кытай компанияләре башкара.
Мин сәясәтче түгел, ләкин башкаланы Каракорумга күчерү – сәяси яктан, минемчә, Кытайга ишарә ясауга охшаган, чөнки аны заманында кытайлар җимергән, ә хәзер ул яңадан башкала буларак торгызыла.