Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мондый хәлдә кайсыбызның үзен ничек тотачагын беребез дә белми, белергә дә язмасын»

175 гимназиядәге атыш вакытында вафат булган яшьлек Алисә Гарифуллинаның әнисе баласының үлемендә укытучыларны гаепли.

news_top_970_100
«Мондый хәлдә кайсыбызның үзен ничек тотачагын беребез дә белми, белергә дә язмасын»
Илшат Мәҗитов фотосы

Казанның 175нче гимназиясе укытучылары һәм хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылачагы турындагы хәбәр чыккан иде. Сигезенче сыйныф укытучысы ишектән кергән җинаятьчегә гөл савыты аткан дип тә яздылар. Аңа җинаятьче беренче булып ата, ул бик авыр хәлдә.

Атыш вакытында вафат булган 15 яшьлек Алисә Гарифуллинаның әнисе дәгъва белдереп яза.

«Лаеклы педогогларны бүләкләү, әлбәттә кирәк. Әмма оповещение эшләмәгән сыйныфта ишек ачып куеп, үтерүчене гөл тотып каршылаган укытучы һәм директорга нинди җәза булачак? Алар аркасында минем балам җир астында ята. Каян җавап табарга?» — дип яза Әнисә Гарифуллина. Ул Алисәнең бердәнбер баласы булуын әйткән.

Кайгыга баткан анага журналист Сөмбел Вәлиди комментарий язган. «Директор әңгәмәсенә караганда, ул балалар ашханәдән менеп килә торган булган, кайсыларыдыр кереп өлгергән. Соңгы булып укытучы кереп ишекне ябарга тырышкан, җинаятьче аягын куеп калып аңа комачаулаган… Әнисә ханым, чын йөрәктән кайгыгызны уртаклашабыз. Аңа карап кына, бик кызганыч, балагызны беркем кайтара алмый. Бөтен дөнья сезнең белән бергә елый», — ди ул.

«Безнең сыйныфта оповещение эшләмәгән. Тавыш ишеткәч, эвакуация дип коридорга чыга башлаганнар. Ике кыз күрше сыйныфка шакыган. Башкалар ишекне бикләгән. 7 сыйныф укытучысы: „Ишегегезне ябыгыз“ дип әйткән. „Минем балам ник анда ята, урыны анда түгел“, — дип сорагач, сыйныфташы: „Апа, кем кая өлгерде инде“, — диде», — дип сөйләгән бу вакыйгалар турында Әнисә ханым.

«Укытучы да мәрхүм бугай бит… (Инде искәртелгәнчә, укытучы мәрхүм түгел, авыр хәлдә — ИТ). Ваемсызлык түгел инде бу, бәлки югалып калу, курку, аңламау. Беребез дә андый хәлгә тарыганыбыз юк бит, үзебезне ничек тотасыбызны белмибез. Күрергә дә язмасын. Раббым сезгә күркәм сабырлык бирсен, кызыгыз белән җәннәттә кавышырга язсын…». — дип яза Сөмбел Вәлиди.

«Ул инде дүрт ел элек тәмамлаган мәктәпне. Дүрт ел эчендә нинди генә йогынтыларга дучар булмагандыр.Монда укытучыларның гаебе юк. Әйдәгез, бөтенесен дә аларга аудармыйк. Мондый хәлдә кайсыбызның үзен ничек тотачагын беребез дә белми. Белергә дә язмасын», — дигән аңа бер инстачы.

175 мәктәп укучысы Алисә Гарифуллина Балык Бистәсе Иске Арыш авылында җирләнде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100