Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элда кар яуган: «Мондый кар турында тирес ява, уңыш яхшы була дип әйтәләр иде»

Умарта кортлары әз үрчегәч, кабат салкыннар булыр ахры дип уйлаган идем, ди тәҗрибәле умартачы.

news_top_970_100
Марий Элда кар яуган: «Мондый кар турында тирес ява, уңыш яхшы була дип әйтәләр иде»
Наил Бариев

Марий Эл республикасының Бәрәңге районы Мазарбашы авылында яшәүче тарихчы Наил абый Бариев ап-ак кар астында калган авыл урамнарының фотосын җибәрде.

«Кыш әйләнеп кайтты! Бар җирдә ак-ак кар», – дигән ул.

Ул инде бакчага яшелчәләрне чәчкән дә булган.

Кичә суган утырттым. Сарымсаклар шактый үскән, әспе чыбыгы (спаржа) чыга башлаган иде. Редис, дайкон, борчакларны да чәчеп куйган идем. Иртән кар явачагын сизгәч тә, каплап куйдык. Менә күк җиләкне нишләтергә белмим. Кар астында ботаклары сынып беткән иде, әле дә бер исән бөресе күренми. Кабат килгән карлар да аның өчен әйбәт күренеш түгел. Нәрсә булыр инде. Калганнары әйбәт кенә кебек, – ди ул.

Наил абый – 40 еллык тәҗрибәсе булган умартачы. Умарталарга карап, суыкларның әйләнеп кайтачагын да фаразлаган булган ул. 

Фото: Наил Бариев

«Умарталар моңсу гына басып тора әле. Быелгы кебек әз үрчегәннәрен күргәнем булмады. Кыштан чыгарып куйганда ук шактый гына «бәбәй» була иде. Быел аз гына булды. Шуңа карап та, кабат әйләнеп килә торган салкыннар булыр ахры дип уйлаган идем. Менә шул фараз дөрес булып чыкты», – ди умартачы.

Май аенда кар явуга карата уңай сынамышларның булуын да әйтте ул. 

«Мондый кар турында тирес ява, уңыш яхшы була, дип әйтәләр иде. Дөрес, хәзер сынамышлар да бик «ышанычлы» эшләми. Башка факторлар да уңайлы килсә, уңыш булыр дип өметләник», – диде Наил абый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100