«Моң. Аңлатма»: татарның тәрҗемә ителми торган сүзе турында моңлы фильм
21 июнь көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Моң. Аңлатма» фильмын тәкъдим иттеләр. Картинаның режиссеры – музыкант, журналист һәм язучы Рәдиф Кашапов. Фильмны, беренчеләрдән булып, «Интертат» хәбәрчесе дә карады.
«Моң. Аңлатма» фильмы татарларның горурлану сәбәбе – башка телләргә тәрҗемә ителми торган сүз – «моң»га багышланган. Фильмда чакырылган экспертлар әлеге сүзгә аңлатма бирергә тырышалар. Алар арасында музыкантлар, әдәбият белгечләре, шагыйрьләр һәм лингвистлар бар. Һәрберсе әлеге сүзнең үзенчәлеген аерырга, асылын аңлатырга омтыла. Проект Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы финанс ярдәмендә булдырылган.
Фильм башланыр алдыннан тамашачыларны проектның идея авторы һәм режиссеры Рәдиф Кашапов сәламләде:
Искәрмә ясарга кирәк, бу – документаль фильм булгач, кайсыдыр вакытта безгә туктарга кирәк булды. Монда сез тыңларга теләгән фикерләр яңгырамаска мөмкин, барысын да бер фильмга сыйдырып бетереп булмый. «Моң» турында тагын фильмнар төшерерләр, китаплар язарлар дип өметләнәм. Бу фильм – «моң» турында минем фикеремне белдерү түгел. Мин – «моң» турында сөйләргә кем соң... Фильмда төрле фикерләр җиткерергә лаеклы кешеләр бар, мин әлеге фикерләрне тупладым гына, – диде ул.
Зал шыгрым тулы булмаса да, «моң» сүзенең серләренә төшенергә теләүчеләр шактый иде, тамашачылар арасында яшьләрнең күп булуы аеруча да шатландырды.
«Моң – ул моң»
Танылган кинооператор Юрий Гвоздь ярдәмендә фильмга җырчы Илһам Шакировның соңгы интервьюсы да кергән, анда ул әлеге төшенчәгә үз билгеләмәсен бирә. Татарстанның халык шагыйре, язучы, журналист Разил Вәлиев соравына бөек җырчы гади генә: «Моң – ул моң», – дип җавап кайтара.
«Аның нигезендә татарның фаҗигаләр белән тулы тарихы ята»
Татар теленең хәзерге аңлатмалы сүзлегендә «моң» сүзенең 5 мәгънәсе бар: 1. Кайгы, хәсрәт, сагыш. 2. Эчке халәт – кешенең уйланулары. 3. Көй, музыка белән бәйләнеш. 4. Рәвеш мәгънәсендә – кемнедер моңайту, уйландыру, кайгыга, сагышка салу. 5. Кимлек, җитешсезлек варианты – күбрәк диалектларда очрый.
Белгечләр арасында «моң» турында төрле фикерләр яңгырады. Кемдер аны музыкага бәйләп карый, кем өчендер ул тарих, халыкның үткәне белән тыгыз бәйләнгән. Ләкин барысында да диярлек «татар халкы – моңлы халык» дигән уй сузыла.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов фикеренчә «моң» тарихи төшенчә булып тора:
«Моң» ул халык яшәешенең чагылышы – сүздә, сәнгатьтә чагылышы. Ягъни, «моң» төшенчәсендә татар халкының тарихы да, аңа хас менталь сыйфатлары да бергә кушылып килә. Шуңа күрә дә, без аны башка телләргә тәрҗемә итеп булмый дип әйтәбез. Аның нигезендә татарның фаҗигаләр белән тулы тарихы ята. Мин аны тарихи төшенчә буларак кабул итәм.
«Моң» – ул яшерү»
Композитор Эльмир Низамов «моң»ны тыңлаучыларга җиткерүдә күңел халәте һәм музыка уен кораллары зур роль уйный дип саный:
«Музыканы кабул итү законы» дигән әйбер бар – без күнеккәнбез татар халык җырларын скрипкада яисә фортепианода ишетергә. Шушы инструментларда без «моң»га җиңелрәк барып җитәбез. Мәсәлән, органда «Әллүки»не уйнасаң, ул шул ук «Әллүки» булып кала. Ләкин күп кеше өчен ул ятка әйләнә, күбесендә – «бу соң татар музыкасымы» дигән шик туа. Чөнки «моң» ул тембр белән бәйле. Татар халык җырларын шул ук опера тавышы, оркестр белән җырласаң, аны күп кеше «моң»лы җыр дип кабул итми. Син татар халык җырын экзольтация белән (югары тавыш – авт.), бик каты кычкырып җырласаң – «бу – татар халык җырын бозды, моңсыз җырлый – акыра», – дип әйтәләр. Чөнки «моң»га ул хас түгел, «моң» ул – яшерү. Кеше үзе моңланмаса, моңлы музыка яза алмый.
Татарстанның халык артисткасы Клара Хәйретдинова фикеренчә, «моң»га төшенү өчен җырның мәгънәсен аңлау мөһим:
Күңелеңне кушып, сүзләрнең эчтәлегенә кереп, үзеңнең бөтен барлыгың белән җырны халыкка җиткерү дип аңлыйм. Минемчә, «моң» башкача була алмый.
«Моңлы көй – озын көй»»
Күренекле фольклорчы-галим, этномузыка белгече Геннадий Макаров фикеренчә халык еш кына моңлы җырларны «озын көй» белән чагыштыра:
Халык җырларының стильләре шактый күп. Шулар арасында без «озын көй» дигәнне дә беләбез. Аның классик үрнәкләре – «Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман», «Зиләйлүк», «Сакмар». Шул ук вакытта, әйтергә кирәк, әлеге көйләрнең күбесе XX гасыр башында популяр булганнар. 1905 елдан соң Казанга төрле музыкантлар, шагыйрьләр килә башлый. Оренбурдан, Уральскидан, Троицкийдан киләләр, әлеге музыкантлар шул яктагы көйләрне башкалага алып килә. Матур итеп, «бормалы-бормалы» җырлана торган көйләр халык арасында бик популяр була. Ул вакытта шуларны тыңлап үскән кешеләр өчен әлеге көйләр милли моң эталоны булып санала. Шунысы кызганыч, 1905 елга кадәрге, XIX гасырда булган көйләр турында бүгенге көндә фәнни хезмәтләр юк.
«Моң» – татар музыкасының характерын аера»
Фәнни язмаларда «моң» сүзе беренче тапкыр композитор Солтан Габәши тарафыннан кулланылган. Ул әлеге сүзне 1931 елда, «Яңалиф» журналы оештырган татар музыкасы турында сораштыруда җавап биргәндә куллана. Анда ул «моң»лы башкаруны аеруны, ләкин әлеге башкаруның фәнни яктан өйрәнелмәгәнен әйтә: «Татар көйләре, алар барлыкка килгәндә үк, аерым рәвештә, махсус «моң» белән тудырыла. Аны дөрес яңгыраш белән халык эчендә үскән кешеләр генә башкара ала. «Моң» – татар музыкасының характерын аера. Дөрес, бу башкару аермасын әлегә кадәр фәнни яктан беркем дә өйрәнмәгән», – ди. Шулай ук «татар музыкасы күбесенчә «пессимистик» характерда» дип әйтә. Моны ул халык кичергән авырлыклар, хәсрәт белән бәйли.
Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, бүген «моң» төшенчәсе бренд кебек:
Бүгенге яшәешебездә «моң» төшенчәсенең кулланылышы күпмедер дәрәҗәдә бренд төсен ала. Без аны җырга нисбәтле бәяләргә тырышабыз икән, бүгенге татар эстрадасында моңның чагыштырмача аз урын алуын күрәбез. Шул ук вакытта аның булуы һәм халык яшәеше, халыкның менталь сыйфатлары белән бәйле булган халәттә мин аны киләчәктә дә калыр дип уйлыйм.
«Бу фильмны без «моңлы» дип атарга хаклы»
Фильмның беренче тамашачылары арасында тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова да бар иде. Ул фильмга югары бәя бирде:
Рәдиф, мин синең алдыңда баш иям бүген, рәхмәт сиңа! Син безнең шундый зур мирасыбызны тупларга өлгердең. Әлеге фильмда катнашкан бөек шәхесләребезнең инде үзләрен милли мирасыбыз дип бәяләргә була, аларның саф туган телебездә «моң» төшенчәсен аңлатулары безнең өчен үрнәк, чөнки без әлеге традициянең «койрыгын» гына эләктереп алдык. Без «моң»ны хисләр белән генә кабул итәбез, ә бу буын «моң» төшенчәсен белем һәм тормыш мәктәбе белән кабул итә. Фильмыгыз бик эчтәлекле, композициясе дә бик үзенчәлекле. Сез буыннарны бәйләп, гармониягә ия булган фильм тудыргансыз. Бу фильмны без «моңлы» дип атарга хаклы. Күптән көттем мин сезнең буыннан мондый зур бүләкне халкыма. Ниһаять, ул туды, рәхмәт сезгә!
«Милләт сагыш хисен кичерә ала икән, димәк, аның киләчәге бар»
Филология фәннәре кандидаты, журналист Резеда Сафиуллина-Ибраһимова:
Мин фильм барышында берничә мәртәбә залга борылып карадым. Нәтиҗәдә шуны әйтә алам, бер мин генә әлеге фильмны «бирелеп», моңланып карамадым. Тамашачыларның күз карашларыннан күренеп тора – моңланып, сагышланып утырганнары. Сез шундый халәт тудырдыгыз бездә. Бүген әлеге сүзне татар халкының тарихы белән дә, фаҗигале язмыш белән дә бәйләделәр. Бүгенге көндә дә зур фаҗига алдында торабыз, дип сөйләшәбез бит. Күп очракта телебезнең язмышы, моңыбызның, мәдәниятебезнең язмышы, киләчәге нинди була дип борчылабыз. Чыннан да, татар җыры ул – «яшим, яшәмимме, булам, бетәмме», – дигән хис белән сугарылган. Фильмда сез моны шундый нечкә итеп җиткерә белдегез. Әгәр дә без сагыш хисен кичерә алабыз икән, бу – безнең рухи көчебезне күрсәтә. Мин бүгенге залда әлеге хисне күрдем. Әгәр дә милләт сагыш хисен кичерә ала икән, димәк, аның киләчәге бар.