Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөкаддәс Бибарсов: «Эчке дөньяны баету, физик көчне арттыру рухны күтәрә»

«Интертат» хәбәрчесе Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов белән очрашып, милли рух, Татарстанга карашы, Россиядә ислам дине үсеше турында сөйләште.

news_top_970_100
Мөкаддәс Бибарсов: «Эчке дөньяны баету, физик көчне арттыру рухны күтәрә»
Сулдан уңга: Мөкаддәс Бибарсов, Рифат Каюмов, Илнур Миргалиев, Искәндәр Измайлов
https://vk.com/bibarsov07

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовны телевизордан күреп, газеталарда кыю фикерләрен укып белә идем. Ислам дине белән бәйле четрекле вакыйгаларга кискен позициясен, гадәттә, беренчеләрдән булып белдергәнгә, минем күңелгә ул «кыю хәзрәт» булып кереп калган. Мөкаддәс хәзрәт белән якыннан Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында танышырга насыйп булды. Бу авыл – аның туган җире.

Без – Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Искәндәр Измайлов, Илнур Миргалиев һәм «Интертат» хәбәрчесе Рифат Каюмов – Мөкаддәс Бибарсов чакыруы белән, күптән түгел Пенза өлкәсенә бардык. Хәзрәтнең тарихчыларга хөрмәте зур. Ул тарих белән кызыксынган, милләт язмышы өчен янып-көеп йөргән авылдашларын Казан галимнәре белән очраштырып, фикерләшеп алырга дип, безне туган ягына кунакка чакырды.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Урта Әләзәндә урнашып, чәйләп алгач, Мөкаддәс хәзрәт безне урман эчендәге күл буена алып китте. Рульдә үзе барды. Тиешле урынга барып җиткәнче, урман эченнән шактый юл узасы булды. Чит кеше монда адашыр иде, билләһи. Мөкаддәс хәзрәт күл буен, иң яраткан урыным, дип таныштырды. Чыннан да, тынычлыкка чума торган җир. Элек күл урынында сазлык булган. Бөек Ватан сугышы елларында аннан ягулык өчен торф алынганнан соң, чокырга су җыелып, матур гына күл барлыкка килгән.

Уңайлы момент туры килүгә, мин Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов белән сөйләшеп алдым.

Татарстаннан читтә, рус төбәге үзәгендә – Пензада, Урта Әләзәндә татарлар, милли рухны югалтмыйча, матур гына гомер итә. Алай гына да түгел, биредә милләтнең, ислам диненең үсеше күренә! Моның сере нидә? Динне, милләтне чит төбәктә ничек саклап була?

Күптән түгел Кавказда булганда социаль челтәрләрдә бер пост яздым. Укып күрсәтәм: «Агачның тамырлары көчле һәм тирән булса, ул упкында да нык тора. Кеше дә шулай ук». Безгә тамырларны эзләргә кирәк. Кеше тамырларсыз яши алмый. Безнең бөтен тарихыбыз ислам дине, ислам цивилизациясе белән багланган. Шушыны онытырга ярамый.

 

Фото: © https://vk.com/bibarsov07

Димәк, милләтне дин саклый.

Тарихка карасак, Идел буе төбәкләрендә яшәүче халыкларның күбесе я татар, я башка милләт булган. Дине беткән халыкның 1-2 буыннан милләте дә беткән. Безнең халыкны динсез саклап булмый.

Телне ничек сакларга?

Телне саклау – авыр мәсьәлә.

Урта Әләзәндә туган тел саклана бит.

Әлегә сакланса да, әкренгә регресс бара. Телне саклау өчен, беренче чиратта, мохит, милли рух һәм милли мәгариф кирәк. Бездә дә татар телен саклау авырлык белән бара, чөнки сөйләм теле генә калды.

Саратов өлкәсе, мәсәлән, күп милләтле төбәк. Мәчеткә йөрүчеләрнең күбесе татарча аңламый. 10 ел элек мин вәгазьләрне сәгатьләр буе татарча сөйли ала идем, ә хәзер, халык аңламагач, булмый.

Россиядә ничә мөфтият бар?

Аллаһ белсен. Алар бик күп.

Православие чиркәүләре бер Патриархка гына карый. Мөселманнарга да берләшергә кирәкме? Ничек уйлыйсыз?

Бүген Россиядә чиркәү кебек структура була алмый. Күпчелек халык, Россия – христиан дәүләте, дип саный. Христиан дәүләтләренең берсендә дә көчле ислам структурасы төзергә мөмкинчелек бирелми. Шуңа күрә безгә Конституциядә язылган хокукларыбызны тулысынча кулланып яши белергә кирәк. Узган ел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үттек. Мөселманнар аның әһәмиятен аңламады. Бездә үзебезнең нигезгә агач үсентеләребезне утыртырга мөмкинлек бар иде. Утырта алмадык, чөнки аңлау булмады. Бездә бит динне христианнарча – бина эчендә генә, дип аңлыйлар. Нәрсәдер үзгәрсен өчен вакыт кирәк.

Илдә мөселманнар саны арта бит.

Мөселманнар артудан ни хикмәт? 70нче елларда дөньяда мөселманнар саны 600 млн иде, хәзер 1,5 млрд, диләр. Шулкадәр халкы булгач, мөселманнарның «Оксфорд» кебек уку йорты, «Рейтер» кебек халыкара мәгълүмат агентлыгы бармы? Мөселманнар арасында Нобель премиясе лауреатлары ничә? Мөселманнарның акчасы күп, ләкин ул башка кесәдә. Шуның өчен хикмәт күпчелектә түгел.

 

Фото: © https://vk.com/bibarsov07

Үткән гасырларда безнең Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Садри Максуди кебек абруе бөтен дөньяга танылган шәхесләребез булган. Бүген андый милләттәшләребез юк. Ник шулай икән? Сезнеңчә, киләчәктә булырмы?

Әлегә алтын бөртекләр чыгарлык рудабыз җитешеп бетми. Киләчәктә булыр ул, иншаллаһ. Тырышабыз бит. Аның кирәклеген аңлыйбыз. Бер көндә була торган эш түгел ул. Аллаһ каршында 1 көн – ул безнеңчә 1000 ел.

Сез Татарстан тормышын күзәтеп барасызмы?

Әлбәттә.

Читтән караганда, Татарстанның нинди җитешсезлеге бар? Әллә барысы да идеаль кебекме?

Миңа калса, сезгә бераз рух җитеп бетми.

Рухыбызны ничек күтәрергә?

Шәхесләребезне күтәрегез, яхшы фильмнар төшерегез. Мәсәлән, халыкара катнаш көрәш ярышларында (UFC) чыгыш ясаучы бердәнбер татар егете – Ринат Фәхретдинов бар. Ул Мордовиядә туып үскән. Аны күтәреп алучы юк бит.

Хәзер яшьләр көчсезрәк. Физик яктан көчсез кешенең, гадәттә, рухы да көчсез була. Катнаш көрәш спорт төрләре белән шөгыльләнү, ярышларга йөрү рухны күтәрә, үз-үзеңә ышанычны арттыра, характерны ныгыта, бирешмәскә күнектерә.

Үзегез берәр көрәш төре белән шөгыльләнәсезме?

Мин хәзер боксны популярлаштыручы гына.

Яшь вакытта бокс белән шөгыльләнгәнсездер әле?

Булды инде. Рух турында сөйләшкәндә «фитра» төшенчәсен дә онытмаска кирәк. Ул – кешенең табигый халәте, дигән сүз, нәфеснең капма-каршысы, үз эченә кешенең иң яхшы сыйфатларын ала. Кызганыч, хәзер җәмгыятьтә намус һәм кешелеклелек сыйфатлары онытылып бара. Югыйсә, алар безнең нигезебез булырга тиеш.

Сабантуйларга ничек карыйсыз?

Бик позитив карыйм. Иң мөһиме, анда тәртипсезлек, эчкечелек булмасын. Һәр милләтнең үз бәйрәме булырга тиеш. Тәңгәллегебезне саклап калу өчен кирәк ул. Хәзер Сабантуйларның формаль ягы артып китте. Шунысы борчый. Сабантуй – төрле халыкларның уртак бәйрәме булырга тиеш түгел, ул үзенчәлекле татар бәйрәме булырга тиеш. Күп вакыт Сабантуй зурдан, затлы булып башлана да, ярымшәрә кызлар чыгып җырлавы белән дәвам итә. Андый артистларның чыгышы бәйрәмнең дәрәҗәсен плинтуска кадәр төшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100