Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөгаллимнәр театр уйный: «Камал театры сәхнәсендә куярга кирәк, көн саен аншлаг булачак»

news_top_970_100
Мөгаллимнәр театр уйный: «Камал театры сәхнәсендә куярга кирәк, көн саен аншлаг булачак»
фото: Рузилә Мөхәммәтова

«Адымнар-Казан» мәктәбе укытучыларының халык театры «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен тәкъдим итте. Бу – «Яшел яр» укытучылар халык театрының 15 нче спектакле. Спектакльне бер зал тамашачы белән бергә безнең хәбәрчебез дә карады.

Спектакль «Адымнар» полилингваль мәгариф комплексының Бондаренко урамында урнашкан бинасының актлар залында күрсәтелде.

«Менә 15 нче ел без шушы мәктәптә, дип әйтик: башта ул 165 нче мәктәп иде – укытучылар белән 15 спектакль куйдык. 2024 елның августында театрыбызга «Халык театры» исемен бирделәр. 8-10 дәрес укытканнан соң да килеп спектакль уйнаулары өчен укытучыларга бик рәхмәтлемен», – диде театр җитәкчесе һәм спектакльнең режиссеры Нурания Җамали спектакль тәмамлангач.

Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1990 елдан телевидениедә эшли – өлкән буын аны «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруының алып баручысы буларак белә. 90 нчы еллардан бирле фильмнар төшерә. Иң популяр фильмнарының берсе – «Яланаяклы кыз». Айдар Хәлим повесте буенча куелган «Өч аяклы ат» фильмы 2008 елда «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивалендә таныла.

Дәресләрдән соң репетицияләргә калып спектакль чыгарган укытучыларның эш нәтиҗәсе чыннан да сокланырлык иде.

Укытучыларның спектакль уйнавы – элек-электән табигый күренеш. Сәхнәдәге укытучылар – гомер-гомеренә өлкән буынның хатирәләрендә яңартылган һәм татар әдәбияты классикасына да кергән күренеш. Балалар күңелендә мәгърифәт нуры кабызган укытучы мәдәни агарту белән дә шөгыльләнгән. Ул көндез мөгаллим/мөгаллимә булса, кич Галиябану белән Хәлил була алган. Традицияләр бүген дә дәвам итә.

Азәрбайҗан композиторы Гозәир Хаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе – азәрбайҗан халкының гына түгел, барлык төрки халыклар өчен классик әсәр. Автор аның либреттосын да үзе язган.

Яшь сәүдәгәр Гаскәр кызны күреп өйләнергә тели, ә бу – Азәрбайҗандагы шәригать законнарына каршы килә. Дусты Сөләйман Гаскәргә, аршынлап тукыма сатучы булып, йорттан йортка йөрергә киңәш итә. Янәсе, кызларны шулай күрер. Солтанбәк йортына кергәч, егет Гөлчәһрәгә гашыйк була. Спектакльдә төрле аңлашылмаучанлыклар булып, азагы 4 парның туе белән төгәлләнә.

Спектакльнең декорацияләре һәм костюмнары Халык сәнгате һөнәрләре техникумы ярдәме белән булдырылган. Әлеге уку йорты директоры Рушания Сәүбәновага рәхмәт.

Җырлы-биюле спектакльне укытучылар шаулатып-гөрләтеп уйнап чыктылар. Тамашачы да битараф түгел иде: сәхнәдәге укытучының һәр кызыклы хәрәкәте, кызыклы репликасы игътибар белән кабул ителде, алкышлар белән күтәреп алынды.

Ә мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов сәхнәгә чыккандагы алкышларны күрсәгез! Аның роле дә кызыклы иде шул – тол калып, хәзер берәр тол хатынга өйләнергә кызыгып йөргән Солтанбәк ролен башкарды ул. Хатын да аласы килә, шул хатынның туганына – аршынлап тукыма сатучы егеткә кызын да бирәсе килми. И өтәләнә Солтанбәк – кыскасы, мәктәп директорына уйнар җирлек күп.

Спектакльдә, шулай ук, укытучылар Динар Шәмсетдинов, Лилия Мөхәммәтшина, Марат Муллагалиев, Нариман Фәхрисламов, Тамчыгөл Камаева, Лилия Әхмәтшина, Раилә Арсланова катнашты. Аларның һәрберсенең персонажына күрә уен үзенчәлекләре бар. Һәрберсе үзенчә сокландыра.

Тамчыгөл Камаева – эстрадада күренеп, соңрак югалган җырчы кыз да биредә табылды. Ул эстрада карьерасын мәктәпкә алыштырган икән – балаларга музыка дәресләре бирә. «Безнең «Сөембикә варислары» кызчыгы иде бит ул. Хәзер, әнә, мәктәптә ничек матур итеп белем бирә. Аның уенын да карыйсым килеп килдем», – диде тамашачылар арасында булган Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина. Тамчыгөл төп герой Гаскәр гашыйк булган Гөлчәһрәне уйнады. Әйе, Тамчыгөл кебек вокал буенча педагоглар булганда укытучыларга музыкаль комедия кую берни тормый.

Тарих укытучысы Динар Шәмсетдиновны Нурания Җамалиның фильмнарында да күргән бар – төп герой өчен сөйкемле сөяге булган менә дигән артист инде.

Татар теле укытучысы Лилия Мөхәммәтшина белән Динар Шәмсетдинов сәхнәләре, Лилия Мөхәммәтшинаның Айдар Шәмсетдинов белән сәхнәләре ни тора! Мондый татар теле укытучысы белән тел өйрәнәсе дә күңелледер ул, дип уйлап куйдым.

Ә Вәли белән Тәллинең данлыклы «Акчаң бармы?» «Бар! Бар!» «Акчаң булса киләмен» җыры гына ни тора?!

Спектакль тәмам! Озакка сузылган алкышлар һәм котлаулар. Котлаучылар арасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Биктова, Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, язучы Равилә Шәйдуллина һәм Нәкыя Гыйләҗева да бар иде.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Биктова: «Укытучыларга тырышлык өчен, телне үстерүгә шартлар тудырулары өчен рәхмәт. Эшегез җиңелдән түгел. Авыр эшегезгә карамастан, вакыт табып матур спектакль куйганыгыз, тамашачыга шатлык өләшкәнегез, башкаларга үрнәк булуыгаз өчен рәхмәт. Сез мәктәп кысаларында театрга мәхәббәт уятасыз».

Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина: «Ничә еллардан бирле Нурания ханым, бер өзеклек ясамыйча, милләтебезгә хезмәт итә. Бу – аның зур эше, дәвамлы эше. Машаллаһ! Театрны тудырган һәм сыйдырган өчен мәктәп директоры Айдар Шәмсетдиновка рәхмәт».

Нәкыя Гыйләҗева: «Ике сәгать дәвамында без сәнгать дөньясының хикмәтләренә шаклар катып утырдык. Горурландык».

Күренекле язучы Равилә Шәйдуллина әлеге спектакльне Камал театры сәхнәсендә күрсәтергә тәкъдим итте. «Көн саен аншлаг булачак», – диде ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 июнь 2025
    Исемсез
    Их, барып карарга иде. Авылларга килмиләр шул хәзер, элек авылда СССРның халык артисты Азат Аббасовны да карадык. Әллә алга киттек, әллә артка киттек, әйтсәң яратмыйлар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100