Мөфти шәех Равил Гайнетдин Казанда мөнбәр һәм сәхнә мөнәсәбәтләре темасына очрашу уздыра
Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Казанда «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә мөрәҗәгать итү сәнгате» дип аталган иҗади очрашу уздыра. Әлеге очрашу «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестиваль кысаларында оештырыла.
«Бу очрашу актерларны, режиссерларны, сценаристларны, театр мәктәпләре һәм студияләре вәкилләрен, Казан дәүләт мәдәният институты студентларын һәм Татарстан Республикасының башка мәдәният эшлеклеләрен берләштерәчәк. Әңгәмәнең төп темасы - заманча сәнгатьнең рухи миссиясе, иҗат кешесенең тамашачы һәм җәмгыять алдында җаваплылыгы», – дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
Очрашуның исеме мөнбәр белән сәхнәнең гавами сүз пространствосы буларак эчке туганлыгын бәян итә. Дини вәгазь дә, театр сәнгате дә турыдан-туры кеше йөрәгенә мөрәҗәгать итәргә, әхлакый фикерләүгә өндәргә сәләтле. Шул ук вакытта мондый мөрәҗәгатьнең көче сөйләүченең осталыгыннан гына түгел, аудиториягә тапшырыласы рухи эчтәлеккә дә бәйле.
Очрашу өчен Кариев театры залы сайланган. Бу символик мәгънәгә ия ди оештыручылар. Чөнки татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев мәдрәсәдә укыган һәм Ислам традицияләрен яхшы белгән.
Равил Гайнетдин очрашуда дин һәм сәнгать мөнәсәбәтләрендә үз карашлары һәм шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Аның театраль белем алуы да билгеле, ул Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлаган. Равил Гайнетдин Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов белән якташлар һәм аларны туганлык җепләре дә бәйли.
-
Очрашу 5 сентябрьдә 12.00 сәгатькә билгеләнгән.
- Казанда 4 – 8 сентябрь көннәрендә «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале узачак.