news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөфти Мәүлид турында: «Туган көнне гыйбадәт белән ассызыклап күрсәтсәгез, зыян юк»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин Мәүлид бәйрәмен үткәрүгә карата туган кискен сорауларга аңлатма бирде.

news_top
Мөфти Мәүлид турында: «Туган көнне гыйбадәт белән ассызыклап күрсәтсәгез, зыян юк»
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тууына 1500 ел»

Мәүлид бәйрәме – Рабигыль-әүвәл аеның уникенче көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәлайһи вә сәллам дөньяга килгән. «Мәүлид» – гарәп теленнән «туу, туган вакыт» дип тәрҗемә ителә. Быел Рабигыль-әүвәл ае 23 августта кояш баю белән башланачак һәм 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Камил хәзрәт бу хакта тулырак сөйләде.

Сәфәр ае үтеп бара, 23 август көнне ахшам намазы белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган ай – Рабигыль-әүвәл ае башланачак. Бу елны әлеге ай нәрсәсе белән аерыла? Белгәнебезчә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә 40 яшендә пәйгамбәрлек иңә. Ул Мәккәдә 13 ел дәгъвәт – исламга чакыру белән шөгыльләнеп, Мәдинәгә китәргә мәҗбүр була. Ул 53 яшендә һиҗрәт (күчеш) кыла. Ә бүген 1447 ел, санап чыгарсак, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тууына 1500 ел тула. Шуңа күрә дә бу Мәүлидне зурлап уздырырга насыйп булсын.

Коръән Кәримгә мөрәҗәгать итсәк, анда Раббыбыз әйтә:

«(Рәсүлем!) Әйт: «Аллаһның фазылы (булган Коръән Кәрим) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак».

«Юныс» сүрәсе, 10:58

Раббыбыз безгә бер рәхмәт җибәрсә, без шуңа шатланырга тиешбез. Ә рәхмәтләр арасында иң зурысы – ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай ди:

«Без сине галәмнәргә рәхмәт буларак кына җибәрдек», – ди.

«Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 21:107

Иң зур рәхмәткә шатланмасак, тормышыбызда игелек, ямь булмас. Коръән Кәримдә туган көн турында «Мәрьям» сүрәсендә Гайсә галәйһиссәлам сүзләре дә килә.

«Туган көнемдә дә, үләчәк көнемдә дә, тере булып [каберемнән] чыгарылачак көнне дә миңа [Аллаһы Тәгаләдән] Сәлам [һәм иминлек] булсын».

«Мәрьям» сүрәсе, 19:33

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган көнен елга бер тапкыр түгел, атна саен ассызыклап күрсәткән»

Кемдер әйтә, туган көнне үткәрергә ярамый, ди. Ләкин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең оныклары Хәсән һәм Хөсәен дөньяга килгәч, ул шатланып, гакыйка корбаны чалдыра. Без дә балаларыбыз ислам динендә дөньяга аваз салгач, әлеге гамәлне үтәргә тиешбез. Кыз бала булса – 1, ир бала туса 2 баш мал чалына. Шулай без башкалар белән шатлыгыбызны уртаклашабыз. Гади генә бала дөньяга килгәч тә шатланабыз икән, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туганга шатланмыйбызмы?

Аннары соң, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үз туган көнен үткәрмәгән, диючеләр дә бар. Ул үзенең туган көнен ассызыклап күрсәткән. «Сахих әл-Бохари», «Сахих Мөслим» җыентыкларын укысак, без моңа инана алабыз. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ураза тота торган булган.

Ни өчен? Сәбәпләр турында сорау биргәндә, ул «дүшәмбе – минем туган көнем» дип җавап биргән. Башка сәбәп юк. Әлеге көнне ул елга бер тапкыр түгел, атна саен ассызыклап күрсәткән. Бу көнне ул гыйбадәт белән аерып куйган, гади генә көн түгел, минем туган көнем, дигән.

Димәк, туган көнне үткәрергә ярыймы, дигән сорауга – динсезләр кебек үткәрергә ярамый, дип җавап бирәм. Гыйбадәт белән ассызыклап күрсәтсәгез, монда бернинди зыян да юк. Чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә үз туган көнен атна саен билгеләп үткән.

«Мәүлидтән хәтта динсезләр файда күргән»

Мәүлидтән хәтта динсезләр дә файда күргән. «Сахих әл-Бохари» җыентыгында Әбү Ләһәб турында бер хәдис бар. Әбү Ләһәб – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең атасы белән бертуган абыйсы. Үзе дә, хатыны да Пәйгамбәребезгә салләллаһу галәйһи вә сәлләм дошман булалар. Бохари риваять иткән хәдисләр җыентыгында хәбәр ителгәнчә, Әбү Ләһәб җәһәннәмдә мәңгелеккә калачак, ләкин дүшәмбе көнендә аның газаплары җиңеләйтелә, чөнки ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгәнен белгәч, бик каты шатлана, корбан чалдыра һәм шатлыклы хәбәр китергән Сөвәйбәне (Пәйгамбәрнең салләллаһу галәйһи вә сәлләм беренче имезүчесе) коллыктан азат итә.

Бер тапкыр шатланганы өчен, дүшәмбе саен җәһәннәмдә аның газабы җиңеләячәк. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң зур дошманы да әлеге көннән файда күрә. Без дә әлеге айны, көнне искә алып үтсәк – нинди зыян булсын, файда гына була, – дип сөйләде Камил хәзрәт.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар