Мөфти Камил хәзрәт: «Ир-ат өчен ике мөһим сыйфат – ул көчле һәм ышанычлы булырга тиеш»
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында исламда һәм татарларда көрәшкә мөнәсәбәт хакында сөйләде.
«Көрәш – мөселманнар өчен традицион спорт төре. Безнең яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Көчле мөселман Аллаһы Тәгалә өчен көчсез мөселманга караганда сөеклерәк һәм хәерлерәк». Әлбәттә, монда иман көчен дә исәпкә алу мөһим. Без ике төрле көчне күз алдында тотабыз – иман көчен һәм физик көчне.
Коръәндә китерелгән тарихны искә төшерик: Муса пәйгамбәр галәйһиссәләм Шугайб пәйгамбәр галәйһиссәләм янына килеп, аның кызларына сарыкларга су эчерергә ярдәм иткәч, алар әтиләренә Муса турында: «Әйдәгез, аны үзебезгә яллап алыйк, чөнки ул көчле һәм ышанычлы, аңа ышанырга була», – дип әйтәләр. Теләсә кайсы ир-ат өчен 2 мөһим сыйфат – ул көчле һәм ышанычлы булырга тиеш. Көрәш дигәндә – без ир-атны көчле итә торган, аның холкын тәрбияли торган көрәш активлыгының барлык төрләрен күз алдында тотабыз.
Иң мөһиме – безнең яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә көрәш белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә, көрәшнең теләсә кайсы төре турында сөйләгәндә, без беренче чиратта үзебезнең пәйгамбәребезне искә төшерергә тиешбез. Без хәтта китап та бастырып чыгардык – бу китап моннан 900 ел элек Җәлалетдин әс-Суюти тарафыннан язылган, аны гарәп теленнән рус теленә тәрҗемә иттек. Китап «Мусараа әл-я Мусараа» дип атала, биредә көрәшкә тиз тартылуга булышлык иткән киңәшләр бар, анда ул көрәш турында 18 хәдис җыйган.
Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Көрәш – мөселманнар өчен традицион спорт төре»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Безнең пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында тарих бар, Мәккә чорында «Вади аль-Батха» дип аталган урында – Мәккә чемпионы Рукана аны көрәшергә чакыра. Ул аны оятка калдырырга, яки аның алдында үзенең көчен күрсәтергә тели. Ләкин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Рукананы берничә тапкыр җиңә. Җиңүе өчен Рукана аңа тәкә бирәм дип әйтә (башка риваятьтә 10 саны күрсәтелә). Ягъни безгә бу мәгълүмат ни өчен кирәк? Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм җиңеп чыккач, аларны, әлбәттә, кире кайтара, ләкин моннан без аңлыйбыз, көрәшеп, бүләкләр да алырга мөмкин.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәдинәдә булганда, аның 2 оныгы Хәсән һәм Хөсәен көрәшкәннәр. Алар көрәшергә бик яратканнар, барлык балалар да көрәшергә ярата, бу табигый хәл. Бу вакытта Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әйдә, Хәсән, әйдә, Хәсән!» – дип кычкыра башлый. Аның кызы Фатыйма ул вакытта – «Син Хәсәнне күбрәк яратасыңмы әллә?» – дип сорый. Ул: «Юк, ләкин Җәбраил фәрештә: «Әйдә, Хөсәен», – дип әйтә. Шуңа күрә мин Хәсән өчен җан атам», – ди.
Бу тарихлар барысы да билгеле, һәм бу дингә һич кенә дә каршы килми. Кайберәүләр моны аңларга теләми, монахлык дип кабул итә. «Ничек инде мөселман кешесе параллель рәвештә көрәш белән шөгыльләнә ала?» – дип әйтәләр.
Ләкин истә тотарга кирәк, безнең танылган шәхесләребез, галимнәр, татар дин галимнәре дә көрәш белән шөгыльләнгән. Бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани һәрбер Сабантуйларда диярлек чыгыш ясаган һәм келәмдә һәрвакыт җиңеп барган. Ул физик яктан бик көчле булган».