news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөдәррис әкәнең иҗат кичәсе: кичә тәмам, халыкның китәсе килми – шигъриятнең көчеме бу?

Камал театрында күренекле татар шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең тууына 80 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль кичә узды.

news_top
Мөдәррис әкәнең иҗат кичәсе: кичә тәмам, халыкның китәсе килми – шигъриятнең көчеме бу?
Фото: © «Интертат», Рузилә Мөхәммәтова
  • Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның хәзерге Зәй районы Биш Субашы авылын­да туа. Бала вакытында ук әти-әнисе вафат булып, апасы Рәсимә тәрбия­сендә кала. 1965 елда Түбән Биш авылының унберьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга ки­леп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин ике курсны тәмамлагач, укуын өзәргә мәҗбүр булып, 1968–1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәм­чесе булып эшли. 1974 елдан ул Казанда яши һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуларын исәпләмәгәндә, профессио­нал язучы сыйфатында фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Шагыйрь 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.

«Ачыгыз тәрәзәләрне!..» дип аталган шигъри композициянең сценарий авторы һәм әзрәк кенә алып баручысы – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина. Режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева. Кичә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының караңгы (һәм, әлбәттә, тәрәзәләрсез) Универсаль залында барды.

Бу бик традицион һәм шул традиционлыгы белән дә күңелгә ятышлы кичә иде. Алып баручы (бу очракта Лилия Гыйбадуллина үзе) шагыйрь турында шагыйрәнә сүзләр белән башлап җибәрде һәм сәламләү сүзе әйтергә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланы чакырды. Ркаил Зәйдулла үз чиратында Мөдәррис Әгъләмнең бертуганы Рәсимә апаны чакырды һәм, джентельмен буларак, Рәсимә апага да, шигъри кичәнең режиссеры Нәфисә Исмәгыйлевага да чәчәкләр бүләк итте.

Рәсимә апа тезеп-тезеп һәр оештыручыга рәхмәтләрен әйтте. «Ул Сезне бик хөрмәт итә иде, Чаллыга баргач беренче эш итеп Сезгә йөгерә иде, иҗатына игътибарлы булуыгызны, юк эш белән шөгыльләнмәвен аңлавыгыз өчен чын күңелдән рәхмәтле иде. Без дә Сезгә бөек шагыйрь энегезне тәрбияләп үстерүегезгә рәхмәтле», – диде Ркаил Зәйдулла. «Элек мин аның өчен бик кайгыра да идем, хәзер аның нинди зур эшләр башкаруын күреп сөенәм. Соңгы елларда ул үзе дә әйтте инде: «Апа, минем өчен кайгырма, мин үз урынымда хәзер», – диде. Шуңа да аның тормышына өлешем керүенә бик сөенәм», – диде Рәсимә апа.

Ркаил Зәйдулла: «Мөдәррис Әгъләмне без «әкә» дип йөртә идек. Әкә ул шигырь булып туган, шигырь булып яшәде, шигырь булып бу дөньядан китте. Ул башка шагыйрьләргә охшамаган дип уйлый идем, хәзер уйлыйм да, нәкъ ул шагыйрьгә охшаган булган икән. Без бик шагыйрьгә охшап бетмибез, чөнки шигырь язу гына ул әле шагыйрь булдым дигән сүз түгел. Мөдәррис әкә үзенең остазларының берсе Хәсән ага Туфан кебек, шигырьнең могҗизасына ышанып, кодрәтенә ышанып яшәде.

Ркаил Зәйдулла

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Миңа һәм минем яшьтәшләремә аның белән еш аралашырга туры килде. Ул дөнья гаме – ашау, кием-салым, торак җир турында беркайчан да уйламады. Хәзерге заман өчен бу бик әйбәт тә түгелдер, ләкин шагыйрь өчен (борынгы, Урта гасырлар шагыйрьләрен күз алдына китерик) ул күзлектән караганда, Мөдәррис абый бик зур шагыйрь иде. Фоат Галимуллин Язучылар берлеге рәисе чагында аны чакырып әйткән: «Мөдәррис, болай ярамый бит инде – кыш көне Аккош күлендәге йортыңда яши алмыйсың, мин өстәгеләр белән сөйләштем, алар фатир бирергә риза булдылар, сиңа гариза язарга кирәк», – дигән. Ул чакта Татарстан Министрлар Кабинеты җитәкчесе бүгенге Рәисебез Рөстәм Миңнеханов иде. Мөдәррис әкә гариза язган: «Рөстәм Нургали улына! Миңа фатир бирәсегез килсә, мин каршы түгел», – дигән. Рөстәм Нургалиевич бик көлгән, аңа 2 бүлмәле фатирны бирделәр».

Сәхнә түренә Татарстанның халык шагыйре Рабит Батулла чыкты: «Менә кызык хәл – дөньяда 8 миллиард халык булып, шуларның барысы да 4 төрле холыкка сыйган: сангвиник, флегматик, холерик, меланхолик. Ләкин белгечләр бик нык ялгыша, бишенче холык бар – ул зәйматик дип атала. Зәйдә туган кешеләр зәйматик дип атала: Аяз Гыйләҗев, Хәйдәр Гайнетдинов, Хатыйп Миңнегулов, Наил Дунаев, Батулла – бөтенесе зәйматиклар. Зәйматик ул күп эшли торган кеше дигән сүз, һәрберсе иҗатта һәм башка өлкәләрдә усмырып эшләгәннәр. Алар алдан кычкыралар. Аяз Гыйләҗев пьеса яздым дисә, ул аны язмаган була, яздым дигәч, вәгъдәсен үтәү өчен язды. «Акмулла турында поэма яздым» дип, Мөдәррис Әгъләм килеп керә. Язмаган була. ләкин ул барыбер «Акмулла алмасы» дигән поэмасын язды һәм ул уңыш казанды...»

Рабит Батулла

Фото: © «Интертат», Владимир Васильев

Кичә алга таба шигырь һәм азрак кына җыр белән дәвам итте. Шигырьләрне нигездә Камал һәм башка театрларның артистлары түгел, ә шагыйрьләр һәм КФУ студентлары сөйләде. Бу шигырь укуларны хәтта артистлар өчен осталык дәресләре дияр идем. Шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Илсөяр Иксанова һәм Рүзәл Мөхәммәтшинның Мөдәррис Әгъләм шигырен җаннарга үткәзеп укуын профессиональ артистларның азы гына бирә аладыр. Ә Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның шигырь укуы... Сүз уңаеннан, тиздән – 21 ноябрьдә – актерның юбилей кичәсе көтелә. Анда инде Мөдәррис Әгъләмнең генә түгел, бик күп шагыйрьләребезнең шигъри сүзен ишетербез дип уйлыйм.

«Ачыгыз тәрәзәләрне!..» дип аталган шигырь кичәсенең яңалыгы – сәхнә түренә татар әдәбиятына һәм, гомумән, татар әдәбиятына һәм дөньясына килеп кергән егетләрнең – КФУ студентларының шигырь укуы. Болар нигездә КФУның «Мизгел» театрында (сәнгать җитәкчесе – Илфак Хафизов) чарланган егетләр иде: Айзат Вахитов, Әнвәр Мөхетдинов, Илнар Камаев һәм башкалар. «Аларның шагыйрь кичәсендә сәхнә түрендә булуы дәвамчанлыкны күрсәтә», – дип ассызыклады Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина.

Инде кичәнең музыкаль өлешенә килгәндә, җырчылар Зәринә Хәсәншина, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар чакырылган. Мөдәррис Әгъләмнең иң танылган җыры, Гөлзадә Сафиуллина башкаруында легендарга әверелгән «Серле йөрәк»не Зәринә Хәсәншина башкарды. Җырчының җыр сүзләрен онытуы да кичәнең ямен җибәрә алмады.

Кичәдә Илдус Габдрахманов та катнашты. Ул шигырь укымады, биеде. Әйе, Мөдәррис Әгъләмгә охшатып салынган гримы белән ниндидер бер эчке моңсулык белән башкарылган бию иде ул.

Кичә тәмамлангач та халык китә алмыйча озак алкышлады. Аннары тамашачының бер өлеше Милли китапханәдә 3 көн барган «Әдәби фест»ка ашыкты – андагы әдәби-музыкаль кичә «Кабатланачакмы бу кичә?» дип атала иде һәм анысының да сценариесен Лилия Гыйбадуллина язган (режиссер – Булат Гатауллин), тамашачының икенче бер өлеше «тәмле кичә»нең тәмен бозудан куркып шигырь белән тулган җанын Кабан күле буйлап өенә алып кайтып китте. Тамашачының һәр 2 төркеме дә ялгышмады, чөнки баручылар да тагын бер матур кичәгә эләкте.

Әдәби кичәләр әле дәвам итә. 2 ноябрьдә Тинчурин театрында Шәмсия Җиһангированың «Яшик әле!» дип аталган иҗат кичәсе. «Әле тагын кичәләр буласы», – дип вәгъдә итә Ркаил Зәйдулла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар