Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мода мәктәбе директоры Зәлинә Шафикова: «Эскорт буенча сорауны еш бирәләр»

Бүген модель балалар турында сөйләшербез. Дөресрәге, мода мәктәбендә шөгыльләнүче балалар турында. Бу уңайдан, Казандагы «Department models kids» мода мәктәбенең директоры Шафикова Зәлинә Фируз кызы белән кызыклы гына әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Мода мәктәбе директоры Зәлинә Шафикова: «Эскорт буенча сорауны еш бирәләр»
Фото: Зәлинә Шафикованың шәхси архивы

Зәлинә, үзегез белән таныштырыгыз әле. Кайсы яклардан буласыз?

Мин үзем Уфадан. Ике югары белем алдым – Уфа дәүләт нефть-техника һәм Башкорт дәүләт педагогика университетларын тәмамладым. Казанга мине SIGMA халыкара мода агентлыгы эшкә чакырды. 3 көн эчендә чемоданнарымны әзерләп, Казанга килдем. Татарстан башкаласында яшәгәнемә дүртенче ел китте.

Казан нәрсәсе белән җәлеп итте?

Мин үзем татар кызы булгач, беренче килүдә үк Казанны якын иттем. Аңа кадәр Мәскәүдә яшәп алдым. Анда белгәнегезчә, ритм көчлерәк. Бу яктан Казанда тынычрак. Монда минем барлык идеяләремне хупладылар. Казанда якты, идеясы ташып торган кешеләр яши. Һәрхәлдә миңа шундый кешеләр очрап тора.

Мода мәктәбендә нинди эшләр башкарасыз?

Мин – директор . Үземнең «Fashion house kids» мода агентлыгына нигез салдым. Бу – мода йорты. Оештыру эшләрен башкарам. Маркетплейсларда һәм Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә, шулай ук чит илләрдә балаларны үстерү белән шөгыльләнәбез. Әлбәттә, башка шәһәрләргә алар әти-әниләре белән бара. Шәһәрләрдә уза торган мода күргәзмәләрендә, партнёрларыбызның фото-видео съемкаларында катнашабыз.

Казанда кайларда эшлисез?

Нигездә, балалар шоурумнары белән эшлибез.

Мода мәктәбенә йөрүче балалар нәрсәләргә өйрәнә? Нинди дәресләр ала?

Балалар кеше алдында үзләрен ничек итеп дөрес тотарга, оялмаска икәненә өйрәнәләр. Дөресен генә әйткәндә, авыр заманда яшибез. Балалар бик тиз олыгая. Мәсәлән, әти-әниләребезнең, йә безнең заман белән чагыштырсак, нык аерыла. Хәзер балалар үз яшьләреннән өлкәнрәк күренә. Мәктәптәге 8-9 класс укучыларын алсак, алар минем белән бер яшьтә күренәчәк.

Ни өчен олы күренәләр дип уйлыйсыз?

Әйбәт сорау һәм аңа җавап юктыр дип саныйм. Прогресс бер урында тормый. Кайчакта әлеге балалардан шундый акыллы сүзләр ишетәсең! Безгә шул яшь булганда ул әйберләр турында уйламаган да булыр идек. Хәзер без алар буынында яшибез кебек. Алар – безнең киләчәгебез.

Мода мәктәбендә фото һәм видеога төшү, дефиле, этикет, актерлык осталыгы, ораторлык сәнгате, стиль, бию, төрле мастер-класслар үткәрелә. Балалар бер-берсе белән дуслаша, аралаша. Бер гаилә кебек без. Шуны әйтәсем килә: «без сиңа шәп кием образы бирәбез дә, танылган модель Ирина Шейк кебек бөтен ил подиумнарында йөрисең», дигән сүз түгел. Монда бөтенләй башка юнәлеш.

Ни өчен нәкъ менә балалар белән эшләүне сайладыгыз?

Чөнки алар белән бик яхшы уртак тел табам. Балаларның энергиясе ташып тора. Бернинди усаллыклары, ниндидер файда эзләп килдем дигән әйберләре юк. Алар чын! Алар яшүсмерләр дә, олылар да түгел. Аларны мәҗбүриләп китермиләр. Балаларга берәр нәрсә ошамаса, алар шундук әйтә. Ошаган әйберләрен дә әйтергә мөмкиннәр. Андый балалар белән эшләве күпкә рәхәт һәм кызык. Эштән кәеф алырга кирәк. Балалар белән эшләгәндә мин моны алам.

Мода мәктәбенә ничә яшьтән алып, ничә яшькә кадәрге балалар йөри?

4 яшьтән алып, 12 яшькә кадәрге балалар. Дәресләр атнасына бер тапкыр керә. Ул - шимбә көн. Балаларга да, аларның ата-аналарына да уңайлы.

Төрле балалар кибетләре сезнең мәктәптә шөгыльләнүче балаларны модель буларак үзләренең съемкаларына төшәргә чакыра. Димәк, балалар кечкенәдән хезмәт хакы ала башлый?

Нәкъ шулай. Минемчә, һәрбер эшнең куелган бәясе булырга тиеш. Балаларның акча эшләү темасы да бәхәсле. Чөнки алар эшләгән акчаны әти-әнисе ала. Әти-әниләренә: «Сезнең балагыз съемкаларда катнашты. Аңа хезмәт хакын бирми калмагыз», - дип әйтәм.

Съемкалар вакытында бер сәгать өчен балаларга ничә сум түләнергә тиеш соң?

500 сумнан да түбән булырга тиеш түгел. 500 сумнан башлап.

Аннары модель һөнәренең дәрәҗәсен төшергәннәрен яратмыйм. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә төрле матурлык салоннары йә маникюр эшләргә, йә чәч, йә керфек үстерергә кешеләр эзли. Алар аны белдерүдә модельләр эзлибез дип яза. Шушы «модель» чакырган матурлык салонына бара, мастерга тулаем хезмәт өчен акчасын түләми. Ә бары тик киткән материалы өчен түли. Мәсәлән, маникюрга «модель» булып килгән икән, бары гель-лак кебек әйберләргә акчасын түли. Ахыр чиктә, «модель»ләр эзлибез дигән белдерү безнең профессиянең бәясен төшерә. Модель – ул эш! Чынлыкта исә, модель даими укый, эшли. Ә гап-гади кешенең «модель» булып матурлык салонына тырнак буятырга килеп утыруы безнең профессия белән тәңгәл түгел.

Мин килешү буенча Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, чит илдә эшләдем. Балалар реклама съёмкаларында катнаша икән, аларның эше түләнергә тиеш.

Кайбер ата-аналар балалары белән акча эшли. Аларны мода мәктәбенә бирә. Төрле реклама съемкаларында катнаштыра. Дөрес аңлагыз, бөтенесе дә түгел. Бала билгеле бер кибет өчен модель булып төште икән, аңа ата-анасы акчасын түләсен. Үзенә алып калмасын. Йә балага үзе теләгән әйберен сатып алсын, йә ресторанга алып барсын һәм башкасы. Анысы инде балаларның теләгеннән тора.

Модельләрнең дә, блогерларның да төп эше – фото-видеога төшү. Мин аларны бик яхшы аңлыйм. Бер кадрны ясар өчен күпме вакыт, энергия китә. Әйтик, баланың ничек итеп үтеп киткәнен бер кадрда күрсәтер өчен 10 тапкыр төшерергә кирәк. Матур кадр булсын өчен күпме вакыт китә. Шуның өчен балаларга модель эше өчен түләргә кирәк.

Мода мәктәбе мода агентлыгыннан нәрсәсе белән аерыла?

Мода мәктәбе белем бирү белән шөгыльләнә. Дорфа итеп әйтсәк, урамнан килгән кызларга модель һөнәрен өйрәтә. Курсны тәмамлап, алар модель булып чыгалар. Ә мода агентлыгында инде әзер, танылган модельләр эшли. Аларның белемнәре дә, эш тәҗрибәсе дә бар. Казанда мода агентлыклары бөтенләй юк. Минем күргәнем юк. Күрсәм, минем өчен яңалык булачак.

Мода мәктәбендә балалар күпме шөгыльләнә? Укып бетергәч, диплом биреләме?

Укыту стандартлары буенча бер ел. Әлбәттә, укуны тәмамлаган һәр бала дипломлы була. Әле шул бер ел эчендә кайбер балалар белән трансформация булырга мөмкин. Чөнки аларның теләкләре тиз үзгәрә. Бүген аның мода мәктәбенә барасы килә, ә иртәгә юк. Бер ай, ике ай, өч ай, дүрт ай йөрделәр, ди. Бишенче айга, мәсәлән, лагерьга китә. Анда техника күрә. «Миңа программалаштыру ошый», - дип әйтергә мөмкин. Мода мәктәбеннән китә дә, шушы өлкә белән күбрәк кызыксына башлый. Бездә алган юнәлеш белән китмәсә дә, мәктәптәге белемнәре аңа киләчәктә ярдәм итми калмый. Мәсәлән, без кинотеатрга йөрибез. Күрсәтелә торган киноларның афишаларын күрәсез. Афиша фото яки видео форматта булырга мөмкин. Афишада уйнаячак актёрны күрәбез. Аңа фотога төшү нәрсәгә? Иң мөһиме – кинода әйбәт итеп уйнау. Әмма фотога да дөрес итеп төшә белергә кирәк. Мисалга, берәр спикерны алыйк. Яхшы эшмәкәр. Әмма ул үзен ничек «сатачак»? Халык аның мастер-классына килсен өчен афишасына фото кирәк. Фотога төшә белү аңа нәрсәгә кирәк диярсез? Бөтен кеше дә фотога һәм видеога дөрес итеп төшә белергә тиеш. Бигрәк тә XXI гасырда.

Күпләр модель һөнәрен эскорт дип саный. Сезнең моңа карашыгыз?

  • (Эскорт – бай кешеләрнең төрле чараларында (эшлекле очрашуларда, сәяхәтләрдә, ялда) аның иптәше рәвешендә катнашучы гадәттә кызлар һәм сирәк кенә егетләр (бай ханымнар өчен). Эскорт хезмәтен күрсәтүчеләр гадәттә үзләренең клиентларының сексуаль теләкләрен дә хаҗәтләндерә. Эскорт фахишәлекнең бер төре дип кабул ителә, эскорт хезмәт күрсәтүчеләр моны «карьераның бер өлеше» дип күрсәтергә ярата).

Эскорт буенча сорауны еш бирәләр (көлә). Хәтта мода мәктәбенә балаларын йөртүче ата-аналар: «Аннары сез баланы берәр кая алып китмисезме?» – дип сорый. Чынлыкта, мин көләм. Без Казанда яшибез. Бу Мәскәү дә һәм чит илдәге зур шәһәрләр дә түгел. Казанда моделинг индустриясе бик зур үсеш алмаган. Мәскәүдә эскортлар булган мода агентлыклары бар. Хәтта мода агентлыгының исемен дә беләм. Ул безнең шикелле мода мәктәбе түгел. Дөрес аңлагыз. Мода мәктәбе белән мода агентлыгын бутамагыз. Әңгәмә барышында болар турында әйтеп уздым.

Балаларның параметрларына карамыйсыздыр? Балаларын ябыктырып торучы ата-аналар бармы?

Юк, әлбәттә. Балаларда нинди параметр булсын?! Бер ана килде. «Кичке биштән соң баламны ашатмыйм. Чөнки безгә ябыгырга кирәк. Аның белән бергә мода мәктәбендә шөгыльләнүче кыз ябык», – ди. Баласына 6 яшь. Нинди ябыгу?! Уйлап карагыз! Бу баланың психикасына бәрәчәк. Баланың сәламәтлеге какшаячак. Ата-ана баласына дөрес юнәлеш кенә бирергә тиеш. Балаларын тукырга тиеш түгел. Балаларыгыз белән дус булыгыз. Модель мәктәбенә белем артыннан килегез. Алган белемнәрнең файдасы булмый калмаячак. Мода сферасы буенча китмәсәләр дә, киләчәктә үзләре өчен белем, тәҗрибә алачаклар. Безгә йөргән балалар өйләренә кайтып, әти-әниләрен дә өйрәтәләр. Һәрвакытта да үзегезгә яңалык ачыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100