«Казан Экспо»дагы көнкүреш: меню, хәрбиләр мунчасы һәм мобилизацияләнүчеләргә киңәшләр
Бер төркем журналистлар, шул исәптән «Интертат» та, «Казан Экспо»да – мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында булып кайтты. Андагы шартлар турында ир-атлар нәрсә сөйли?
Корпус территориясен чикләп алган рәшәткә янында пакетлар күтәреп торган хатын-кызлар, хәрби киемнән булмаган ир-атлар күренә. Һәрберсе үз туганы чыкканын көтә, кемнәрдер инде күрешкән. Хәрби кием кигән бер абый кулында бәләкәй төргәк – бер айлык баласы. Хатыны Алия ике баласы белән ире янына килгән, тагын бер баласы өйдә калган.
Солдатларның бер өлеше бина каршына тезелеп баскан. Аларга тәртипләрне аңлаталар иде бугай.
Керүгә үк бит, кул юу өчен урыннар бар. Аннан соң буе-буе белән караватлар тезелеп тора. Мендәр, матрас, юрган –барысы да бар. Караватлар арасында бәләкәй тумбочкалар бар. Бөтен залга музыка уйный. 13:00 сәгатьтә хәрбиләр өчен төшке аш каралган. Өләшү линиясе янына барып җиткәндә, хәрбиләрдән чират җыелып килә иде. Алар строй белән өләшү линиясе янына килеп баса, рөхсәт бирелгәч, ризык ала башлыйлар. Кичә төшке ашка чөгендер салаты, дөге ашы, гарнирга бәрәңге һәм чахохбили, эчемлекләрдән чәй яки сок һәм печенье иде.
Хәрбиләрне «Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты» көненә өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итә. Ризык туклану комбинатыннан кайнар килеш китерелә. Комбинат мәктәпләргә дә ризык җибәрә, эш күләме арткач, эшчеләр санын арттырырга туры килгән.
28 көнне Балтач районыннан килгән абый төшке ашны беренче тапкыр гына ашый әле.
«Кичә кичке сәгать унда гына килеп җиттек. Кичке ашка өлгермәдек. Менә аш, икенче, салат, чәй – барысы да бар. Тәмле ашаталар», – диде ул.
«Яңа килгән хәрбиләр икенче-өченче көнгә ияләнә башлый»
Әлмәт районыннан килгән подполковник Илүс Зәйнәбетдинов 1 октябрьдән укулар башланачагын әйтте. Әлегә мобилизацияләнүчеләрне бүлекчәләргә билгелиләр.
Мобилизацияләнүчеләрне башта Танк училищесына алып киләләр, анда хәрби кием бирелә. Аннан соң җыю пунктларына китәләр. Монда кабул итү төркеме каршы ала. Аларны батальон, роталарга бүләләр. Мондагы кешеләрнең барысы да армиядә хезмәт иткән, анда билгеле бер вазифада булган. Монда да шул ук яки охшаш белгечлек бирелә. Аларны андагы белгечлектән чыгып билгелиләр. Без әлегә тупланабыз, ияләнәбез, хәрбиләр килә тора.
Мобилизацияләнгән хәрби кешеләр, хезмәт иткән булса да, армия режимы онытылган, ирекле яшәү рәвешенә ияләнгәннәр. Яңадан ул режимга ияләнү авыррак. Без хәрбиләр белән эшлибез. Яңа килгән хәрбиләр икенче-өченче көнгә ияләнә башлый, тынычлана.
Көн тәртибенә килгәндә, иртәнге сәгать алтыда торабыз. Шәхси составны тикшерү була. Киенү, юыну, урын җыю... Аннан соң иртәнге ашка барабыз. Көн дәвамында күрешергә дип килгән туганнар янына чыгу мөмкинлеге бар. Анда командирлар белән чыгалар, – дип аңлатты ул.
«Берничә тапкыр эпилепсия очрагы булды»
«Казан Экспо»да медицина ярдәмен күрсәтү өчен бүлмә бар. Анда Буа районыннан килгән санитар инструктор Булат Гайнетдинов бер абыйның кан басымын үлчәде. Иң еш күренеш – югары кан басымы.
«Кан басымы күтәрелде» дип, еш мөрәҗәгать итәләр. Без тән температурасын, кан басымын үлчибез, кирәк булса, ЭКГ ясыйбыз. Беренче ярдәм күрсәтү өчен препаратлар бар. Даруханәләр безнең белән хезмәттәшлек итә, вакытында китерәләр.
Берничә тапкыр эпилепсия очрагы булды. Мондый очраклар дулкынлану нәтиҗәсендә була. Без беренче ярдәм күрсәттек, аннан ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә җибәрдек, – дип сөйләде ул.
Булат яңа килүчеләргә тәнне дымландыра торган кремнар, температураны төшерә торган дарулар, иммунитетны күтәрә торган препаратлар, сөялдән лейкопластырь алырга киңәш итте.
Монда шулай ук мобилизацияләнүчеләргә юридик ярдәм күрсәтү буенча мобиль пункт та эшли.
«Сез көтегез! Без барыбер исән кайтачакбыз!»
Азнакайдан килгән Фаяз абый махсус операциядә бер тапкыр булып кайткан инде. Ул яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша.
Мин офицер булып хезмәт иткән идем. Май аенда махсус операциядән кайттым. Менә хәзер мобилизациягә эләктем. Без әзер. Бу этапны бер тапкыр үттек инде. Яшь егетләр сораулар бирә, мин аңлатам. Без ротаны туплап бетердек диярлек. Ашатулар әйбәт, төнлә йоклап була, гаилә белән аралашып торабыз, – дип сөйләде ул.
Фаяз абый ир-атларга үзләре белән күбрәк җылы әйберләр алырга киңәш итте. «Хәзер суыклар башлана. Анда баргач суык булачак, шуңа күрә җылы әйберләр алырга кирәк. Балаклава, тез калканы (наколенник), җылы оекбашлар алырга кирәк. Азнакайдагы хатын-кызлар, әбиләр, апалар мобилизацияләнүчеләргә дип җылы оекбашлар бәйли. Безне шулай кайгыртканнары өчен аларга бик зур рәхмәт! Сез көтегез! Без барыбер исән кайтачакбыз! Сез безне бервакытта да онытмагыз», – дип мөрәҗәгать итте ул.
Хәрби тормышы башланганчы, Фаяз абый шарлар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа аны балалар «Шарик бабай» дип йөртә икән. Аны 6 һәм 2 айлык оныклары көтә, шуңа күрә «Шарик бабай» кайтырга тиеш.
«Иртәнге алтыдан аяк өстендә йөрибез»
Балтачтан килгән Алмаз Хәсәнов хәләл ризык бирелү белән канәгать булуын әйтте.
«Төннәрен йоклап була, тик көне буе басып торырга кирәк. Иртәнге алтыдан аяк өстендә йөрибез. Ашату әйбәт, бүген хәләл ризык бирделәр. Хәләл булгач, әйбәт. Мин үзем – дини кеше. Монда намаз уку өчен бүлмә булдырырга тырышалар бугай, әлегә почмакларда укыйм», – диде ул.
Аны әнисе, хатыны, өч баласы озатып калган. «Әле сөйләшеп торабыз», – ди. Балаларга 7, 4 яшь, иң кечкенәсенә – 1,5 яшь .
Мин 2007-2010 елларда хезмәт иткән идем. Башта 6 ай Мәскәү янында хезмәт иттем, аннан соң, контракт буенча, 2,5 ел Чечняда хезмәт иттем. Безне Балтачтан 23 октябрь көнне алып килделәр. Башта ике көн Танк училищесында тордык, аннан соң монда күчерделәр, – дип сөйләде ул.
«Шушы вакытта без кирәк булган икән, барысын да эшләрбез»
Азнакай районыннан Дамир абый Төхвәтуллин өлешчә мобилизация игълан ителгән көнне үк өеннән чыгып киткән.
Чакыру кәгазе 22 сентябрь көнне килде. Шул ук көнне Казанга юлга чыктык, кичке сәгать сигезгә килеп тә җиттек. Тиз генә каршы алдылар, ашаттылар, эчерттеләр. Шартлар югары дәрәҗәдә. Мин үзем 1985-1987 елларда Казахстанда хезмәт иттем, аннары Оренбург өлкәсендә 3 айлык офицерлар әзерләү курсларын үттем. Мәктәптә физкультура, ОБЖ укытучысы булып эшләдем.
Минем ике улым бар. Берсенә 30 яшь, ул хезмәт итеп кайтты инде, кече улыбыз бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Шушы вакытта без кирәк булган икән, барысын да эшләрбез. Бабайлар, әтиләр безне һәрвакыт яклаган. Безгә дә шундый өлеш туры килгәч, эшлибез, әлбәттә, – дип сөйләде ул.
Башкортстан егете Айнур Идрисов монда ике көн элек килгән. «Ашап та була, йоклап та була – барысы да әйбәт. Мин үзем Мәскәү янында артиллерист булып хезмәт иткән идем. Әсәем белән атаем, дусларым озатып калды», – диде ул.
Бер төркем ир-ат әле генә килде. Яңа килүчеләр хәрби киемгә киенгән инде. Тезелеп бастылар, букчалары – янында.
Иван абый Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хәрби комиссариатыннан килгән. «Мин 2002-2004 елларда чик гаскәрләрендә хезмәт иткән идем. Хатыным озатты, балалар өйдә көтә. Әле берни дә билгеле түгел, болай кәеф әйбәт», – диде ул.
Хәрбиләр өчен мунча
Эчтә сөйләшеп йөргәннән соң, урамга хәрбиләр өчен мунчаны карарга чыктык. Анда ике төрле мунча китереп куйганнар: берсе палатка формасында, икенчесе – машина.
Палатка җылылык бирә торган пушкалар белән җылытыла, анда бер үк вакытта 6 кеше юына ала. Машина эчендәге мунчада бер үк вакытта 8 кеше юына ала.
Бу мунчаларга утын кирәкми, электр энергиясе булса – җитә. Ул 8 кешегә юыну өчен 15 минут вакыт бирелә, дип аңлаттылар.
Менә шундый шартларда яшәп ята мобилизацияләнгәннәр.