Мобилизацияләнүчеләрне полигонда өйрәтәләр: «Монда барысы да – гади авыл малайлары»
Казан янындагы полигонда мобилизацияләнүчеләр өчен өйрәнүләр дәвам итә. Алар утлы корал тавышына ияләнгән инде. Мондый мохиттә беренче тапкыр булгач, колак бу тавышларны кабул итәргә теләмәде, пулемет тавышыннан тонды. «Интертат» хәбәрчесе полигонда өйрәнүләрне карап кайтты.
Аяк асты балчык, төтен, шартлаган, аткан тавышлар – полигондагы шартлар сугыш кырындагы кебек. Төркем-төркем хәрбиләр Казан танк училищесының полигонында күнекмәләрне үти.
Полигон мәйданы аерым мәйданчыкларга бүленгән. Аларны «районнар» дип тә атыйлар. Һәрберсендә хәрбиләр билгеле бер күнекмәгә өйрәнә. Кайбер күнекмәләрне кемдер беренче тапкыр башкара, ә кем өчендер ул – канга сеңгән боерык. Менә пулеметтан ату ноктасы.
Ир-атлар арасында бүген пулеметны кулларына икенче тапкыр гына алучылар бар. Беренче тапкыры да бу көннәрдә генә булган. Инструктор бер егетне мактап куйды. «Ничә тапкыр пулемет тотканың бар?» – дип сорады. Егет ике бармагын күрсәтте. Инструктор журналистларга борылып: «Менә күрәсезме безнең егетләрне», – дигәндәй карап куйды.
«Пулемет минем өчен – ата торган тимер»
«Ут!» – дигән боерык булуга, ул тагын атты. Пулемет тавышы колакларны ярып керде, гильзалар сибелде, пулялар очты... Туктаган вакытта инструктор хаталарны аңлата да, дәвам итәләр.
Нигездә, журналистлар инструкторлар белән сөйләшә алды, чөнки өйрәнүләр узучылар күнекмәләрне ясаудан туктамады.
Бу төркемне Александр өйрәтә.
Бу состав минем янга өченче тапкыр килде. Арада пулеметны гомерендә беренче тапкыр күрүчеләр дә бар. Баштан ук барысын да өйрәтәбез: сак эш итү, коралның өлешләре, әзерләү. Бүген беренче тапкыр шартлыча ерак арага атуны практикада эшләп карыйлар. Монда 350-400 метр күз уңында тотыла. Бу – пулемет өчен ерак ара түгел, ә яңа атучылар өчен ерак. Пулеметчы взвод командиры боерыгын үтәргә тиеш. Бу очракта мин барысын да карап торам, ул минем боерыкны тыңлый, шулай итеп, атарга һәм боерыкларны тыңларга өйрәнә. Монда ату гына түгел, командирның сүзләрен ишетә һәм боерыкны үти белү мөһим, – дип аңлатты инструктор.
Пулеметтан атарга чират торган Дмитрий (авт. – исеме үзгәртелде) бүген гомерендә икенче тапкыр гына ата. Чүпрәле районыннан килгән егет инженер булып эшләгән булган, 2016-2017 елларда армиядә хезмәт иткән. «Пулемет минем өчен – ата торган тимер», – диде егет, ул арада тагын пулемет тавышы яңгырады.
«Хәрби тәҗрибә булса да, мин мобилизациягә туры килмим, әмма монда килергә тиешмен, дип санадым»
Икенче ноктада төрле торыштан атарга өйрәнәләр. Монда Татарстанның хәрби хәрәкәт ветераннары берлеге рәисе Рөстәм өйрәтә. Ул махсус операциядән август аенда кайткан.
Беренче тапкырдан ук бөтен кагыйдәләрне истә калдырып булмый, көн дәвамында кабатлыйбыз. Монда хәзер хәрби хәрәкәт ветераннары да, яшьләр дә бар. Чечня сугышын узучылар, 2014 елда Донбасста булучылар бар. Без хәзерге хәрби хәрәкәтнең төньяк Кавказда булган хәрәкәттән аерылып торуын аңлатабыз. Украинаның элеккеге территориясендә нигездә артиллерия кулланыла. Анда чит ил инструкторларында яхшы әзерлек узган махсус төркемнәр бар, ялланган хәрбиләрдән торган зур армия безгә каршы чыга. Акцентсыз русча сөйләшүчеләр дә бар – сатлыкҗаннар. Алар да бар!
Украинаның элеккеге территориясеннән без август аенда кайттык. Без андагы фашизм һәм нацизмны күрдек. Кешеләр белән сөйләштек. Синең алда кыяфәте буенча 70 яшьлек хатын-кыз басып тора, ә чынлыкта аңа – 35 яшь. Менә шундый хәлгә җиткән алар. Монда битараф калып булмый. Мин үз теләгем белән контракт төзеп бардым. Тәҗрибә бар. Безнең яшь егетләр һәлак булганда, без читтә кала алмадык. Бу – безнең бурыч. «Ватанны саклау» дигән һөнәр бар. Миңа хәзер 47 яшь. Хәрби тәҗрибә булса да, мин мобилизациягә туры килмим, әмма монда килергә тиешмен, дип санадым.
Егетләргә үземнең тәҗрибәне өйрәтәм. Хәрби операциягә киткәнче дә укучы балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә идек, хәрби хәрәкәт ветераннарына ярдәм иттек. Без – ветераннар, үзебезнекеләрне ташламыйбыз, – дип сөйләде ул.
«Бөтенләй тәҗрибәсе булмаган кешене атарга өйрәтәбез»
Буадан килгән Ринат шулай ук атарга өйрәтә, ул – командир урынбасары.
Мин 2014 елда Донбасста булган идем. Мин курыкмыйм. Дөрес, яшьләр арасында куркучылар, истерикага бирелүчеләр бар. Өйрәнүләрдән казармага кайткач, без алар белән сөйләшәбез, тынычландырабыз, ярдәм итәргә тырышабыз. Егетләргә үземнең тәҗрибәне сөйлим.
Мин 2017 елда хезмәт итеп кайттым, соңгы вакытта Буада сакчы булып эшләдем. Хәрби комиссариатка повестка килгәнче үк бардым. Мин китәр алдыннан, әни төне буе елады. Хатыным да елады. Әти дә нечкә күңелле. Минем тәҗрибәле булуымны аңлыйлар инде. 2нче сыйныфта укучы улым бар. Ул да: «Әти кайда?» – дип сорый. Әнисе «эштә, командировкада» ди. Баланы монда алып килергә рөхсәт итмәдем. Барысын да аңлап алачак, – дип сөйләде ул.
Казан егете Илгиз снайпер винтовкасы белән эш итәргә өйрәтә.
Снайпер винтовкасы турында белмәгән кешеләр дә бар. Барысын да күрсәтергә, өйрәтергә тырышабыз. Төп максат – корал кулланырга өйрәтү. Снайпер сабыр булырга тиеш, озак вакыт бер позициядә тыныч кына ятып тору өчен түземлек кирәк. Бөтенләй тәҗрибәсе булмаган кешене атарга өйрәтү өчен 1-3 көн бирелә. Шунда мишеньгә эләгә башлыйлар, – ди ул.
Тагын бер ноктада яраланучыларга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. Монда инструктор – Казанда хирург булып эшләгән Нияз. Монда хәрбиләр яраланган кешене утлы позициядән алып чыгарга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә.
Монда гомерне саклап калу турында сүз бара. Канны туктату өчен жгутлар куярга, тыныч урынга алып чыккач, бәйләвеч салырга өйрәтәбез, анда һәм секунд мөһим. Һәркем бер-берсенә беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш, – дип сөйләде. Ул да үз теләге белән мобилизацияләнгән.
«Ике абыем «Алга» батальонында китте»
Тагын бер «районда» зенит җайланмасыннан атарга өйрәнәләр. «Ут!» – дигән команда булуга, аяк астындагы җир тетрәп куйган кебек булды. 1995-1997 елларда Читада артиллерияче-төзәүче булып хезмәт иткән Владимир да бу җайланма белән эш итәргә өйрәнгән.
Ул монда үз теләге белән килгән. «Патриотлык хисе көчле миндә», – диде сәбәбен.
Аның ике туганы җәй көне үк «Алга» батальоны белән махсус операциягә киткән.
Абыйлар мөмкинлекләре булганда элемтәгә чыга. Иң мөһиме – исән-сау булуларын хәбәр итәләр. Үземнең зур улым хәзер армия сафларында хезмәт итә. Ул ноябрь аенда кайта, без быел күрешеп өлгермибез. Алла теләсә, җәйгә күрешербез, – диде ул.
«Егетләр, без бергә! Курыкмагыз! Монда – шундый ук гади малайлар»
Күккә күтәрелгән кап-кара төтен арасыннан танк гөжләп килә, танк юлындагы окопта автомат тоткан кеше ята. Ул башта танкка берничә тапкыр ата, машина аның өстеннән үткәндә окопта качып тора, аннан граната ташлый һәм тагын берничә тапкыр ата. Бу мәйданда танк һөҗүменә каршы торырга өйрәнәләр.
Хәрбиләрне Буа районы егете Таһир (авт. – исеме үзгәртелде) өйрәтә. Ул да монда үз теләге белән килгән. Новосибирскида спецназ ротасында хезмәт иткән.
«Без егетләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Без – бер зур гаилә. Без алга барачакбыз», – дип, күтәренке рух белән сөйли башлады ул.
Аны өйдә әти-әнисе, энесе һәм ике сеңлесе озатып калган. «Туганнар килә, дуслар килә. Атнасына бер-ике тапкыр әти-әни дә килә. Командирыбыз әйбәт, алар белән күрешергә рөхсәт итә», – диде ул.
Ул башка егетләргә дә мөрәҗәгать итте. «Үзләренең әниләрен, хатыннарын, балаларын сакларга җыенучыларга сәламнәр әйтәм: «Егетләр, без бергә! Борчылмагыз. Монда барысы да – гади авыл малайлары. Курыкмагыз!» – диде Таһир.