news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән татарстанлыларны ДНР частеннән үз полкларына кайтарганнар

news_top
Мобилизацияләнгән татарстанлыларны ДНР частеннән үз полкларына кайтарганнар
«Татар-информ» архивы

Kazanfirst махсус операция зонасында мобилизацияләнгән Татарстан кешеләрен үз полкларына кайтарулары турында яза. Алар моңа кадәр ДНР хәрби частендә булалар. 

Мобилизацияләнгәннәр, үзләрен бернинди ярдәмсез штурмга җибәрүләреннән ризасызлык белдереп, видео яздыралар һәм республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. Хәрбиләр алга таба тик үз полкларында хезмәт итәргә әзер булуларын белдерәләр.

Әлеге видео социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала. 

«Безнең мәгълүмат буенча, барлык мобилизацияләнгәннәр үз полкларына кире кайттылар», – дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте, дип яза Kazanfirst.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар