Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизацияләнгән фермер Геннадий Рамазанов: «Авылда яшәгәч, иртә торырга ияләнгән!»

Кукмара районыннан мобилизацияләнгән фермер Геннадий Рамазановка 10 ел җитәкләгән хуҗалыгын калдырып китәргә туры килгән. Үзе быел терлекчелек тармагында да эш башларга ниятләгән булган. Әтисе әйтүенчә, ике бозау сатып алган булган инде. «Интертат» Кукмара районыннан мобилизацияләнгән бердәнбер фермер белән сөйләште.

news_top_970_100
Мобилизацияләнгән фермер Геннадий Рамазанов: «Авылда яшәгәч, иртә торырга ияләнгән!»
Рамазановлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Геннадий Рамазанов хуҗалыгы Кукмара районындагы Иске Юмья авылында урнашкан. Бу удмурт авылында аның әти-әнисе яши. Үзе гаиләсе – хатыны һәм балалары белән Нократ Аланында яшәсә дә, туган авылында рәсми теркәлгән килеш калган. Фермер ике торак пункт арасындагы юлны күп таптаган. Ул әтисенең эшен дәвам итеп, фермер булган. 2012 елдан хуҗалыкны җитәкләгән. Мобилизация турында хәбәр чыккан көнне үк фермерга повестка килгән. Бүген ул – «Казан Экспо»да.

«Чәчүгә әзерләнергәме, юкмы – билгесез»

Әтисе белән бергә эшләгән елларны да санасак, Геннадий Рамазанов 10 елдан артык иген үстерә. Соңгы елларда терлекчелек тармагына да керү нияте булган.

Өлешчә мобилизация турында хәбәр чыккач, «мине дә алырлар» дип уйламадым да. Фермерлар – җәмгыятькә кирәкле кешеләр кебек бит инде. Татарстан – авыл хуҗалыгы, фермерлык көчле булу белән дә аерылып торган төбәк.

Минем күңел кайтты, хәзер нишләргә дә белмим. Лизингка трактор алган идем, аны түлисе бар. Аның өчен игенне сатарга кирәк. Повестка алганнан соң, ашлыкны элеваторга җибәрдем, анда киптерү һәм саклау бушка булачак, диделәр. Хәзер киләсе елга ашлама, ягулык алырга кирәк. Ничек эшләргә булыр? Комбайн да ватылып калды. Егетләр җирләрне сукалап бетергән бугай инде...

Хуҗалыкта эшчеләр бар, әмма төп эшче – мин үзем. Туганнан туган абый ярдәм итә иде, тик крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесеннән башка яши алмый. Минем әтигә 65 яшь, ул 3нче группа инвалид. Абыйлар Мәскәүдә эшли. Хәзер бөтен документация электрон форматта бит, цифрлаштыралар. Әти ул программалар белән эшли белми. Белмим, ничек булыр, яңадан башлыйсы булырмы... 10 еллык хезмәт юкка чыгачак! Ел саен яңа техника алырга тырыштым. Уңыш та әйбәт булды, быел гектарыннан 38-40 центнер җыеп алдык.

Безне Украинага җибәрәләр, диләр, күпмегә икәне билгесез. Чәчүгә әзерләнергәме, юкмы, кайтаммы мин, юкмы – белмим, – дип сөйләде фермер.

Без сөйләшкәндә, ул полигонда хәрби өйрәнүләрдә иде. Төш вакыты булганга гына бераз сөйләшергә вакыты булды.

Геннадий 2009 елда армия сафларыннан кайткан. Эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән.

«Өйрәнүләрнең беренче көнендә корал бирделәр, икенче көнне атып карадык. Тактикаларга өйрәтәләр. Соң кайтабыз, беренче көнне кичке унбердә генә кайттык. Кичке ашны да полигонда ашыйбыз. Күп кеше беренче көнне салкын тидерде. Мин җыю пунктына килгәннән бирле иртән һәм кичен салкын су белән коенам. Авылда яшәгәч, иртә торырга ияләнгән, дүрттә торам, тынычлап юынам», – дип сөйләде ул.

Шуннан элемтә өзелде. Икенче шалтыратканда, ул тиз генә хатынының телефон номерын әйтеп өлгерде.

«Фермерлык – аның бөтен тормышы эше, шуның белән янып яши»

Хатыны Ирина сүзләренчә, Геннадий – Кукмара районыннан мобилизацияләнгән бердәнбер фермер. Бу мәгълүматны тикшерү өчен районның хәрби комиссары Альберт Гомәровка шалтыраткан идем, әмма комиссариат андый мәгълүматны бирә алмады.

Ирина, ризасызлык белдереп, Авыл хуҗалыгы министрлыгына, хәрби комиссариатка, район җитәкчелегенә  мөрәҗәгать итеп караган.

Фермерлык – аның бөтен тормышы эше, шуның белән янып яши. Без аны сирәк күрә идек. Бер-ике көн аралаш кайткалый иде. Без авылга кайтсак та, сирәк күрә идек, чөнки көннәр буе басуда була. Бөтен эшне үзе эшләде, әтисенең эшен дәвам итте. Төп керем иремнән иде, хәзер лизинг буенча ай саен 52 мең сум түлисе бар.

Әтисе хуҗалыкны алып бара алмый, яше дә бар, операция дә кичергән иде. Мин иремне кайтаруларын сорыйм. Шуңа төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иттем. Безгә җирне арендага биреп торырга тәкъдим иттеләр. Ничек кешегә бирәсең? Хәрби комиссариат «ул үзе гаепле» ди. КФХ булуы турында документларны күрсәтмәде, фермер булып теркәлмәгән, диделәр. Ирем бөтен документларын алып барган булган. Кая киткән ул кәгазьләр? Нәтиҗәдә, ул «Казан Экспо»да. Авыл хуҗалыгы министрлыгы район башлыгына җибәрә. Мин кая мөрәҗәгать итәргә, җепнең очын ничек табарга белмим. Ирем 10 ел гомерен шул җиргә багышлады, сәламәтлеген дә кызганмады.  Ул трактор белән әйләнеп капланган иде, шунда ярты сәгать трактор астында яткан. Аягы сынган иде, хәзер – тез буыны артрозы. 

Повестка килгәч, мин шок хәлендә калдым, атнадан артык йоклый, ашый алмадым, әле дә дарулар эчеп кенә торам. Балалар белә, әмма аңламыйлар. Шимбә көнне «Казан Экспо»га бардык. Балалар әтиләрен формадан күрделәр. Ул командировкага, укырга китә, дип кабул иттеләр, – дип сөйләде хатыны.

Ирина белән Геннадий ике бала үстерә. Олысына – 7, кечесенә 4 яшь. Олы балада неврология ягыннан тайпылышлар бар. Аның баш миендә кан басымы югары һәм мускуллары көчсез. Мускуллары беркайчан да нормаль булмаячак, дигән табиблар, кан басымын нормальләштереп булачак. Аларга билгеле бер вакыт саен дәвалану узарга кирәк.

Без аның белән басуга чыккач, балаларга башакларны күрсәтеп, аңлата иде. Бергә башакның дымлылыгын тикшерә идек. Мин үзем авыл хуҗалыгы темасыннан ераграк торам, баланы карар өчен эштән туктаганчы медицина өлкәсендә эшләдем. Берәр җиргә барганда юл буенда басулар булса, һәрберсенә бәя биреп бара иде. Мин дә кызыксынып: «Нинди билге куясың бу басуга?» – сорыйм. 

Быел терлекчелек белән шөгыльләнергә уйлап, үгезләр сатып алырга теләгән иде. Алар авылда гомер буе үгез үрчеттеләр, чөнки гаилә дә зур бит. Ул үгезләрне дә ирем карый иде, чөнки әти-әнинең яшь тә бара, сәламәтлек тә нык түгел. Каенанамның беренче группа инвалид сеңлесе бар, ул да алар белән яши. Ирем гаилә өчен төп терәк булды, – дип сөйләде Ирина.

«Минем эшнең дәвамчысы булгач, шатланган идем»

Геннадийның әтисе Семен Рамазанов белән дә элемтәгә чыктым. Ул өч егет, ике кыз үстергән. Бер генә улы әтисе янында калган, аның эшен дәвам иткән. Семен Николаевич үзе фермерлык эшен 2005 елда башлаган булган.

Минем эшнең дәвамчысы булгач, шатланган идем. Ул агроном белгечлегенә укыды. Аннан соң бергә эшли башладык, трактор, машиналар сатып алдык. Сәламәтлек тә какшый башлагач, эшемне тулысынча улыма тапшырдым. 10 ел дәвамында бик күп яңа техника алды. Эшен яратты. Үзе тырышты, сезон вакытында гына эшчеләр яллый иде. Халык та ашлыкны бездән сатып ала, терлекләрне ашатырга кирәк бит. Кергән акчага гел техника алдык, хатын да «бөтен акчаны җиргә генә тыгасыз» дип шелтәли иде, – дип сөйләде ул. 

Семен Николаевич хуҗалыкта ничә гектар җир булуын төгәл генә әйтә алмады, 200 гектардан артык, дип тәгаенләде. Ул да улының терлекчелек белән шөгыльләнә башларга теләвен әйтте.

 Мөгезле эре терлек үрчетәсе килде. Башта бераз акчасы булсын дип үгезләр алырга уйлады. Безнең үзебезнең дә 7-8 үгез бар, алар һәрвакыт булды. Ул кечкенә вакытыннан көтү көтеп үсте инде. Үз фермасына дип ике бозау сатып алган иде инде, хәзер алар да бездә тора. Хатыным белән икәү барысын да карыйбыз. Ферма урынына җирне дә рәсмиләштергән иде, – диде ул һәм авыр сулап куйды. 

Семен Николаевич та җирләрне башка кешегә бирергә дигән киңәш яңгыравын әйтеп узды. «Башка агрофирмага бирергә кирәк, дип аңлыйм инде. Бик күп көч куелды бит...» – дип өстәде ул. 

Район башлыгы: «Без ярдәм итәрбез»

Район башлыгы Сергей Димитриев Иринаның приемга килүен раслады.

Безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 40тан артык кеше мобилизацияләнде. Хуҗалык җитәкчеләре «эшчеләрне калдырып булмыймы» дип киләләр. Алар исемлек буенча китә, алар урынына башка кешеләр табыгыз, дибез. Табалар, шулай итеп эшлиләр. 

Бу очракта барысы да закон буенча эшләнелгән. Ул мобилизацияләнергә тиешле кешеләр исемлегендә булган. Мин үзем дә хәрби комиссариат, юристлар белән сөйләштем, монда барысы да законлы рәвештә рәсмиләштерелгән. 

Аның хатыны приемга килде, ничек эшләп булуын аңлаттык, әмма алар риза түгел. Җирне үзегезнең туганыгызга яки үзегезгә күчерәсез һәм эшчәнлекне алып барасыз, дип киңәш иттек. «Булдыра алмый, ул өлкәне белмибез», – ди. Җирдә чүп үләне үсмәсен өчен, бу тармакта эшли белгән кешегә арендага биреп торыгыз, без ярдәм итәрбез, дидек. Алар әлегә каршы, – дип сөйләде район башлыгы.

«Без «мобилизация вакытында фермерларга икенче төрле караш булсын» дигән инициатива белән чыктык»

Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров мобилизация вакытында фермерларга аерым караш булу яклы.

Без «мобилизация вакытында фермерларга икенче төрле караш булсын» дигән инициатива белән чыктык. Алар киткәч, кем малларны карый? Илебезгә зур мәшәкать туа. Икенчедән, халыкны ашатырга да кирәк. Фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясенең 52 процентын диярлек җитештерә. 

Без Президент аппаратына да, Россия Федерациясе хөкүмәте вәкиленә дә үзебезнең мөрәҗәгатьне җиткердек – аның файдасы булды. Беренче вакытта кемнәрдер фермерларны озатырга тырышты, хатлар язылгач, туктадылар. Без «фермерны алмагыз» дия алмыйбыз. Без бары тик әйтәбез: «Дәүләт кайсы очракта күбрәк югалта, аны алсамы, калдырсамы?» Шуны аңлатабыз. Дәүләт аңлады, мөмкинлек булса, фермерны калдырырга кирәк, диделәр, – дип сөйләде ул. 

  • Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 1 октябрьгә биргән мәгълүмат буенча, агросәнәгать комплексында эшләүче 399 кешегә повестка килгән. Бу – тармакта эшләүче кешеләрнең  0,56% тәшкил итә. Ул вакытта чакыру пунктына 139 кеше киткән булган. 
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 октябрь 2022
    Исемсез
    Татарча удмурт түгел, ар дип әйтәләр..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100