Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлешчә мобилизациядән бронь кемнәргә бирелә?

«Интертат» хәбәрчесе кайсы оешмаларда нинди һөнәр ияләре мобилизация вакытында хәрби хезмәттән азат ителүе темасын өйрәнде.

news_top_970_100
Өлешчә мобилизациядән бронь кемнәргә бирелә?
Салават Камалетдинов

21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация игълан ителде, әмма бу – запастагы бөтен кеше дә хәрби хезмәткә алына, дигән сүз түгел. Берәүләргә сәламәтлеге һәм гаилә хәле буенча кичектерү бирелсә, икенчеләргә эшеннән бронь бирелә.

Бүгенге көндә күпләрне эш урыныннан бронь алу мәсьәләсе аеруча кызыксындыра. «Интертат» хәбәрчесе кайсы оешмаларда нинди һөнәр ияләре мобилизация вакытында хәрби хезмәттән азат ителүе темасын өйрәнде.

Әлегә бронь бирелә торган оешмаларның да, һөнәрләрнең дә ачык исемлеге юк. «Объясняем.рф» сайтында хезмәткәргә бронь бирелү-бирелмәвен конкрет оешманың кадрлар бүлегеннән яисә хәрби учет алып баручы белгеченнән белешергә кирәклеге аңлатыла. Броньга хокуклы белгечләргә махсус таныклык биреләчәк.

«Известия» газетасы, хәзерге вакытта бронь бирелә торган оешмаларның тулы исемлеге юк, дип яза. Кайбер тармаклар буенча исемлекләр әлегә килештерелеп бетмәгән. Оборона предприятиеләре хезмәткәрләре, аккредитация узган IT-компанияләрдә, элемтә оешмаларында, массакүләм мәгълүмат чараларында, финанс һәм банк өлкәсендә эшләүче аерым белгечләр бу исемлеккә керүе төгәл билгеле. Әлеге компанияләрнең барлык хезмәткәрләре дә мобилизациядән азат ителә, дигән сүз түгел. Бронь бары тик оешманың өзлексез эшен тәэмин итүчеләргә генә бирелә. Андый хезмәткәрләрнең хезмәт килешүе рәсмиләштерелгән булырга тиеш, ә аларның белем турында дипломы шул вазифага ярарга тиеш.

Татарстанда эре оешмаларның берсендә, мобилизациядә хәрби учет өчен җаваплы белгеч исемен күрсәтмәү шарты белән, бронь алу тәртибен аңлаттылар.

«Нинди генә вазгыять килеп туса да, эшчәнлеген туктатырга ярамаган тармаклар исемлеге бар. Ул шактый зур – берничә биттән тора. Аларның һәрберсе эчендә оешманың өзлексез эшен тәэмин итүче белгечләрнең якынча исемлеге язылган. Моңа директор белән баш хисапчыдан алып машина йөртүче белән слесарьгә кадәр керергә мөмкин. Бу – бөтен оешмаларның барлык машина йөртүчеләренә бронь бирелә, дигән сүз түгел. Ул исемлек төгәл предприятиегә карап төзелә. Без оешманың өзлексез эшчәнлеген тәэмин итүче һөнәр ияләренең исемлеген төзедек. Аны шушы көннәрдә районның хәрби комиссариатында килештереп, Татарстанның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә расларга җибәрәбез. Оешмага күпме бронь биреләсен комиссия хәл итә», – диде чыганак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексында эшләүче 10 меңгә якын хезмәткәр мобилизациядән бронь ала алуын әйтте.

«Татарстанда агросәнәгать комплексының 600 предприятиесе хезмәткәрләрне бронь алырга хокуклы. Бу оешмаларда 49 мең кеше эшли. Запаста торучы 12 мең хезмәткәрнең 10 меңгә якынына бронь бирелергә мөмкин», – дип сөйләгән министр матбугат конференциясендә.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп мобилизацияләнгән кешеләр урынына яңа белгечләр табарга тырышалар. Шуңа бәйле рәвештә тиз арада белгечләр эзләү буенча эш алып барыла.

«Объясняем.рф» сайты бронь конкрет кешегә түгел, ә вазыйфага беркетелүен аңлата. Әгәр хезмәткәр эшеннән китсә яки броньланган вазифасыннан башка вазифага күчерелсә, ул кичектерү хокукын югалтачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100