Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизациядәге кешегә посылка белән нәрсә җибәрергә ярый, нәрсә – юк

news_top_970_100
Мобилизациядәге кешегә посылка белән нәрсә җибәрергә ярый, нәрсә – юк
Абдул Фархан

Украинадагы махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация исемлегенә эләккән кешеләргә посылканы ничек җибәрергә? Нәрсә җибәрергә ярый, ә нәрсә – юк? Бу хакта хәрби почтальоннар сөйләгән.

Бу мәгълүматны «Россия почтасы» вәкиленнән ишетергә теләсәк тә, безгә бары тик башка чыганакка сылтама җибәрү белән генә чикләнделәр. «Татарстан почтасы» бүлегенең маркетинг һәм корпоратив коммуникацияләр буенча хезмәткәре Елена Филиппова «Россия почтасы»ның Идел буе федераль округы буенча матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Прохорова белән элемтәгә чыгарга киңәш итте. Соңгысы исә, сылтамада бирелгән мәгълүмат белән килешсә дә, почтага сылтама белән язмауны, ә бары тик булганны тәрҗемә итүне сорады.

Посылка җибәрүче кеше «Россия почтасы» аша юлласа, алучы РФ Оборона министрлыгы Генштабы Баш элемтә идарәсенең 4нче фельдъегер-почта элемтәсе (ФПС) идарәсе аша ала. ФПСның һәр станциясенә Оборона министрлыгының хәрби частьлары беркетелгән. «Россия почтасы» тиешле кешеләргә тапшырачак, дип ышандырганнар «Фонтанка»ны.

  • Белешмә өчен. 4нче идарәнең берничә бүлеге бар. Берсе – фельдъегер бүлеге. Ул хәрби белешмә, хәбәрләр, хәрби частьлар арасында эчке хәрби документацияне китереп җиткерә. Анда фельдъегерлар эшли.
  • Икенче бүлек – почта элемтәсе бүлеге. Анда эшләүче хәрби почтальоннар мобилизацияләнгән кешеләргә посылка тапшырачак. Бүлекнең дежур офицеры түбәндәгеләрне сөйләгән.

Мобилизацияләнгән кешеләргә нәрсәдер җибәрергә ярыймы? Армиядә барысын да болай да бирәчәкләр диләр бит...

Ярый. Почта эшли, тыелмаган бар нәрсәне дә юлларга мөмкин. Күләме һәм авырлыгы чикләнмәгән диярлек.

Нәрсә яраганын, ә ни ярамаганын ничек белергә?

«Россия почтасы»нда бу хакта аңлаталар. Тыелган әйберләр – гадәти посылкалардагы кебек үк:

бернинди корал ярамый;

наркотиклар һәм көчле тәэсир итүче матдәләр. Әгәр дарулар җибәрәсез икән, инструкциядә шушы сүзләрнең берәрсе юкмы, дип карагыз;

шартлаткыч, зәһәр, тиз кабынып китүчән матдәләр тыела. Зажигалкаларга заправка, горелкалар өчен ягулык тыгу тыела. Бу – юу һәм чистарту чараларына да кагыла;

бөтен төрле агу. Паразитларны агулау чаралары да сорау уятырга мөмкин;

теләсә нинди акча – купюра һәм тәңкәләр;

тиз бозыла торган ризык;

пычрата торган, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч булган нәрсәләр. Болары – посылканы кабул итеп алачак хат ташучы карамагында;

пычак ярамый: кечкенә җыела торганы да.

Ә нәрсә рөхсәт?

Калган бөтен нәрсә. Кием, аяк киеме, баллы тәм-том, макарон кебек коры ризык, консервлар (яраклылык срогы почта хезмәткәре белән килештерелә), китап, тәмәке, тыелганнар исемлегендә булмаган башка предметлар.

Адресны ничек язарга?

Мобилизацияләнгән кеше, ачыклап, часть номерын әйтергә тиеш. Төбәктәге даими дислокация пунктын һәм часть номерын белеп, посылканы җибәрергә була. «Россия почтасы» посылканы даими дислокация пунктына китерәчәк. Адресның якынча үрнәге: «Воронеж шәһәре. Фәлән-фәлән хәрби часть, кешенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме». Даими дислокация пунктыннан посылканы махсус хәрби операциядә хезмәт итәргә җибәрелгән кешенең төгәл адресы буенча җибәрәчәкләр.

Ничә көн барачак?

10 көннән 15 көнгә кадәр барачак.

«Кышкы җылы киемнәр җибәрер вакыт җиттеме әле» дигән сорауга офицер «җибәрергә була» дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100