Мобилизациядә «Аккошлар»ны җырлаган җырчы Радик Рахматуллин: «Мин бармасам, кем бара?»
Башкортстанның Октябрьск шәһәреннән җырчы Радик Рахматуллинның өлешчә мобилизациядә җырлаган видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Ул солдатлар өчен үзенең «Аккошлар» дигән җырын башкарган. «Интертат» шушы видеодагы геройны эзләп табып сөйләште.
Мобилизациягә эләгеп, солдатлар алдында үзенең «Аккошлар» җырын башкарган егетнең видеосы социаль челтәрләрдә актив таралды. Әлеге видео йөзләгән комментарийлар, лайклар җыйды. Видео астына «Монысы да матур җырлый» дип, Артур Хәсәновны күзаллап язганнар.
Без аның белән элемтәгә чыгып, хәлләрен белештек. Радик Рахматуллинның телефон номерын «Интертат»ка тормыш иптәше Ирина бирде. Ул аның әлегә госпитальдә ятуын әйтте.
«Миңа повестка килмәде. Үзем киттем»
Радик белән саф татарча сөйләштек.
Радик, хәлләрегез ничек?
Госпитальдә ятам. Ашказаны белән проблема килеп чыкты. Ул минем студент чагында да сиздерә иде инде. Түзәрлек. «Язва» дигән нәрсә бөтен кешедә дә бар.
Ничәнче дәрәҗәдә?
Белмим. Бер-ике көннән алгарак киткәнебезне генә беләм.
Сез үзегез кайсы яктан? Кайда укыдыгыз?
Миңа 32 яшь. Башкортстанның Бакалы авылында тудым. Октябрьск шәһәрендә яши идем. Октябрьск музыка колледжын бетердем. Үзем менә военкоматка килдем дә...
Үзегез бардыгыз?
Әйе. Миңа повестка килмәде. Үзем киттем.
Нишләп алай барырга булдыгыз? Сезнең августта гына улыгыз Данияр туган.
Әйе, туды. Ә мин бармасам, кем бара соң анда? Гаиләне син тегендә саклыйсыңмы, мондамы – барыбер сакларга кирәк. Дошманнарны борып җибәрергә кирәк.
Тормыш иптәшегез нәрсә диде?
Ул минем үзем киткәнне белми. Мин аңа «повестка килде» дип әйттем.
Моны язарга ярыймы соң?
Юк… Ни в коем случае!
Алайса, повестка килгән килеп чыга...
Алай язсагыз, ялган була инде... Яратмыйм ялганны (уйга батты). Ралинә, миңа хәзер система куярга килделәр. Соңрак сөйләшербез әле.
Звонок өзелә. Өч сәгатьтән соң үзе шалтыратты.
«Мобилизациягә кадәр Ринат Рахматуллин белән концертлар куйдык»
Хәлләрегез ничек?
Аллага шөкер, әйбәт. Менә буфетта әле. (Фонда «Дайте печенье сухое, пожалуйста» дигәне ишетелә).
Әйбәт ашаталармы?
Әйбәт ашаталар монда хастаханәдә, әйе.
Ә җыелу урынында?
Җыелу урынында бит теге… (пауза) әйбәт инде. Зарланырга ярамый. Ходай «алайса, сиңа бу да ярамыймыни» дип, тагын да начаррагын бирергә мөмкин. Булганына шөкер.
Сезнең «Аккошлар» җыры Интернетта таралганын беләсезме?
Юк.
Халык бик ошаткан. Җырның авторы кем? Язылу тарихы турында сөйләгез әле, зинһар.
Җырның авторы минем якын дустым – Зирәк Миңнуллин. Без аның белән студент чагыннан бирле аралашабыз. 2 ел элек үземә максат итеп җырлый башлауны куйган идем. Үзем көйләр язам, ә ул сүзләрен яза.
Без Башкортстан белән Татарстанда Ринат Рахматуллин белән концертлар куеп йөри идек. Шул җырны тамашачыга да тәкъдим иттек.
«Җырлагач, хәрбиләрнең күңелләренә җылы керде»
2021 елда Зирәккә: «Әйдә, мәгънәле җыр языйк әле», – дидем. Минәйтәм, тормыш турында кирәк. Ничек гомер күзне ачып йомганчы – тиз үтә! Балачактан – студент чак, студенттан – гаилә кору, гаиләдән соң – оныклар. Аннары – картлык. Адәм баласы һәр бирелгән көннең кадерен белеп яшәсен иде.
Татар эстрадасында күп мәгънәле җырлар табигать белән үрелеп, чагыштырылып барыла. Аккошлар, беренчедән, бер-берсенә гомере буена тугры кошлар. Берсен атсалар, икенчесе башкага китми. Үзенең яратуын гомер буена суза. Шулай җыр туды инде. Шуны да әйтергә кирәк: минем репертуардагы җырларым тормыш тәҗрибәмә нигезләнеп язылган.
Сез «Аккошлар» җырын кайда башкардыгыз?
Башкортстанның җыелу урынында башкардым. Кайда икәнемне әйтә алмыйм. Бу – сер. Әлеге җиргә шәһәрдән килеп безгә концерт куйдылар. Батальонга килгәч, минем үземнең концерт куярга теләгем бар иде. Биредә бик күп кәефләре төшкән, төшенкелеккә бирелгән егетләрне күрдем. Кемдер хатыны белән сөйләшә, кемнеңдер күзләреннән яшьләр ага. Алар бит инде сөйгән ярларын, балаларын калдырып киткәннәр. Нәрсә эшли беләм мин? Аларның кәефләрен күтәрергә кирәк, дип уйладым. Кеше гел начар турында уйлагач, психикасына зыян килә. Акыра, тузына, котыра башлый. Шуңа күрә, яман уйлардан арындыру теләге белән, концерт куярга планлаштырдым.
Таныш егетләр белән элемтәгә кердем. Аппаратураны арендага алырга сөйләштем. Берегез гитарада уйный, икенчегез – баянда. Әйдәгез, оештырыйк, дидем. Болар «проблема түгел» диде. Шулай планлаштырып торгач, безгә килделәр дә концерт куйдылар. Без аның буласын да белмәдек. Карасак – әзер аппаратура тора. Шунда кердек тә, сәхнәгә чыгып, дуслар белән җырладык. Мин: «Егетләр, сезнең өчен Башкортстаннан кайнар сәлам!» – дидем. Алайса анда татарча җырлаучы булмады. Мин инде үзебезнең татар-башкорт милләтеннән булган егетләргә җырладым. Аларның күңелләренә җылы кереп китте. Күп кеше, килеп, шулай диде.
Татар-башкорт эстрадасында кемне яратып тыңлыйсыз?
Салават Зәкиевичны яратмыйча булмый бит инде! Аның җырларын тыңлап үстек. Аннары Айдар Галимов, Илһам Шакиров. Ринат Рахматуллинны да яратам. Ул – композитор, артист, гомумән кеше буларак әйбәт шәхес.
Кайларга гастрольләргә чыкканыгыз булды?
Башкортстан районнарында күбесенчә. Татарстанда Дәрвишләр бистәсендә, Әлмәттә булдым. Башка шәһәрләрдә булырга өлгермәдек. Декабрьдә Ринат Рахматуллин белән концерт кую нияте бар иде. Тормышка әлегә ашмады, әмма, исән-сау гына урап кайтсак, ашырырбыз, дип уйлыйм.
«Бу – кирәк булган бәрелеш. Россия үзенең көчен күрсәтергә тиеш»
Махсус хәрби операциягә без бармасак, минем авылдашларым бармаса, мин бармасам, кем бара соң? Повестка алучылар арасында качып калучылар да булды. Китәсе көнне килмәүчеләр дә юк түгел. Алар инде үзләре беләләрдер. Егет булып тугач, үз илебезне сакларга тиешбез. Мин – патриот. Әтием бәләкәйдән миңа гел сугыш вакытлары ничек үткәне турында сөйли иде. Ничек гаиләләрен калдырып, сугышка китүләре турында...
Ирина ханым дөреслекне кешедән ишетеп белер, дип борчылмыйсызмы?
Юк. Тормыш иптәшемә бүген сездән соң дөресен әйттем инде мин. Шалтыраттым да, кешене алдап булмый, дидем. Аннары барыбер чыгачак ул, дип уйладым. Шуңа күрә, ничек бар – шулай яза аласыз.
Рәнҗемәдеме соң калдырып киткәнгә?
Юк. Тормыш иптәшем медицина өлкәсендә эшли һәм барын да аңлый. Кирәк булгач, китәргә кирәк. Мин бит – запастагы контрактник. Бүлекчә командиры. Кайчан да булса, миңа повестка киләсен белә идем. Үзем килмәгән булсам, мине барыбер алып китәрләр иде.
Кайда хезмәт иткән идегез?
Краснодар крае, Сочи һәм Адлер шәһәрендә. Тимер юл гаскәрләрендә ел ярым хезмәт иттем. Кыскартуга эләктем. Минем урынга яшьләр килгәч, мине запаска куйдылар.
Илдәге вазгыять турында нәрсә уйлыйсыз?
Безнең Россия халкы беркайчан да баш имәде! Алла боерса, барыбыз да исән-сау урап кайтырбыз. Бу – кирәк булган бәрелеш! Чөнки илебезне исраф итә башладылар! Сугышта җиңгәннәрнең һәйкәлләрен җимерәләр. Ул бит инде безне мыскыллау. Олимпиадаларда флаглар, гимннар юк. Россия үзенең көчен күрсәтергә тиеш. Ул – көчле держава. Монда күп милләтләр яши. Алар бөтенесе дә бердәм булып җавап бирергә тиеш. Шуның өчен бу хәл булырга тиеш иде. Мин генә алай дип уйламыйм. Монда егетләр белән аралашканнан соң, үз теләге белән ыргылучылар күп икәненә инандым. Бу бәрелеш озакка бармаячак. Бетәчәк ул.
«Тормышым тәмле булмады – балалар йортында үстем»
Балачакта кем булырга хыялландыгыз?
Мин балалар йортында тәрбияләндем. Безнең тормышыбыз «тәмле» булмады. Әнием минем, Аллага шөкер, исән, әмма 2нче төркем инвалид. Әтием миңа 13 яшь булганда язвадан вафат булды.
Мине кадетка бирергә дигәннәр иде. Анда соңгарак калганым ачыкланды. Анда 8 яшьтән бирергә тиеш булганнар. Мин ул вакытта 10 яшьлек малай идем.
Приютта тәрбияче апа баян белән Хәния Фәрхи репертуарындагы җырны башкарырга сәхнәгә чыгарды. «Еллар уза, гасырлар да уза» дигән җыр иде ул («Китмик әле яшьлек иленнән» җыры турында сүз бара).
Сәхнәгә чыккач, кешеләрнең алкышлары, зурлаулары күңелгә кереп калды. Үземә «аякка баскач, кешеләргә чыннан да ошый икән җырлавым, шул юлны сайлаячакмын» дип сүз бирдем.
Тормышта без теләгәнчә генә бармый шул. Машина йөртүчесе дә, дальнобойщик та, каравылчы булып та эшләргә туры килде. Барыбер тормыш үзе чыгара ул сәхнәгә. Микрофон күрсәм, чыгып җырлыйсы гына килеп тора инде. Концерт белән монда килгәч, үземне тыя алмадым. Чыгып, җыр бүләк итәсе килде. Бу өлкәдә инде мин сигез ел. Үзем алып баручы, тамада булып эшлим. Концертлар оештырам. Бер ел Ринат Рахматуллинның турыдан-туры концерт директоры булып эшләдем.
Ринат абыйга киткәнегезне әйттегезме?
Әйе. Исән-сау йөреп кайт, әйбәт булмады, планнар безнең күп иде, диде. Күрешергә вәгъдә бирдем.
«Максатым – барып кайтырга»
Җыелу урынында хәрби хезмәткә өйрәтәләрме?
Монда көне буе әзерлек эшләре алып барыла. «Бернәрсәгә дә өйрәтмиләр», дигәннәре дә бар. Беркайчан да бөтен кешегә дә ярап булмый. Кайда гына булсам да, кеше арасында бер әйберне дә ошатмаганнары була. Буйсынасы килми. Гражданкада үз көенә йөргән кешене гомуми җиргә китереп куйгач, әлбәттә, ризасызлык күрсәтә.
Медкомиссия уздыгызмы?
Кемнең диагнозы исбатланган, шул төшеп кала. «Естественный отбор» дигән нәрсә бара. Минем ашказаны җәрәхәте турында әйтәсем дә килми. Чөнки үзем өчен күптәннән карар кылдым. Максатым – барып кайту. Кире борылудан мәгънә юк.
Үзегез белән киемнәр алдыгызмы?
Үзебез белән дә алдык, монда да бирделәр. Бик күп гуманитар ярдәм күрсәттеләр. Октябрьскийдан күп җибәрделәр. Аларга зур рәхмәт инде.
«Хәрби хезмәтне үтмәгән кеше генә зарлана ала: хәрбигә акча җыю, акча бирү – дөрес әйбер түгел»
Бер солдатны киендерү 30 меңгә төшәргә мөмкин диләр. Бу чыннан да шулаймы?
Юк инде. Бернәрсә дә кирәкми. Эчке кием, носкилар, бушлатлар, ватниклар, формалар һ.б. бирәләр. Кемдер каядыр акча җыярга кирәк дип йөри. Армиядә булмаган кеше генә зарлана ала «монысын бирмиләр, тегесен бирмиләр», дип. Чын хәрби хезмәтне үткән кеше барысын да аңлый. Бу – гади күренеш. Ә инде хәрбигә акча җыю, акча бирү – дөрес әйбер түгел. Бик ярдәмгә мохтаҗ булсаң, туганнарың белән җыелышып алырга була. Консерва, ипи, колбаса җибәрсеннәр. Барыбер ашыйсы килә бит инде андый әйберләрне. Ә кием дигән нәрсәгә – юк. Анысы –чын әкият.
Мин килгәндә 15-20 мең сарыф иттем. Чөнки мин әйбәт рюкзак, өстәмә форма алдым. Алмашка инде бу. Аның бер формасы гына биш-алты мең тора. Берцы алдым. Аякны кыра торганны бирсәләр, йөрергә уңайсыз булыр дип борчылдым. Әмма кире өйгә җибәрергә туры килде, чөнки монда биргәннәре дә әйбәт булып чыкты.
Бәрелештә кешегә ата алыр идегезме?
Мин киткәндә, без мулла чакырдык. Ул безгә шуны аңлатты: әгәр синең гаиләңә кереп, үтерәм дисәләр, син үзең барып сакларга тиешсең. Кеше үтерү – гөнаһ дип әйтәләр. Бәрелеш вакытында яки син атасың, яки сиңа аталар. Сакланганда атарга ярый. Син бит инде кызык ясап барып атып кайтам әле димисең. Монда тормышыңны саклау турында сүз бара.
«Акча буенча гаиләмнең сорау туарга тиеш түгел»
Ирина белән кайда таныштыгыз?
Минем бабай Октябрьскийның бик шәп теш табибы. Атказанган медицина хезмәткәре. Аның илле яшьлегенә мине җырларга чакырдылар. Шунда аның кызы белән таныштым. Аралаша башлагач, эшкә Себергә киттем. Аннан кайткач, өч елдан соң өйләнештек. Аллага шөкер, балабыз туды.
Тормыш иптәшегез Ирина рус кызымы?
Юк, татарлар без. Татарча сөйләшәбез. Ирина авылда күбрәк авылда үскән.
Сез киткәч, балагызга кем булышачак?
Әби-бабай булыша бүгенгесе көндә. Киткәнче, күңел сизгәнме, запас акча да җыелган иде. Бер елга аларга җитәчәк. Акча буенча гаиләмнең сорау туырга тиеш түгел.
Нинди теләкләрегез бар?
Исән-сау йөрегез. Дөреслекне кешегә дөрес итеп җиткерегез. Бөтен кешегә тынычлык телим. Барысы да үз гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтсын.