news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мобилизация булмаса, сине белмәс идек»: Артур Хәсәновның яңа җыры халыкны таң калдырган

news_top

Мобилизациядә «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов үзенең чираттагы җырын тәкъдим итте. Бу юлы Артур Илгиз Мөхетдинов репертуарыннан «Беләсеңме» җырын башкарган. 

«Интертат» смс аша Артурның хәлләрен белешеп алды. «Барысы да яхшы, әлегә алып китмәделәр, һаман да Пенза шәһәрендә хәрби өйрәнүләр узабыз», – диде ул. Артур әлеге җырын әле мобилизациягә эләккәнче бертуган абыйсының студиясендә яздырганлыгын әйтте. 

Кечкенәдән сәнгатькә тартылып үскән Башкортстанның Илеш районы егете Артур Хәсәновның башка хәрбиләр алдында җырлаган видеосы бөтен Интернетны шаулаткан иде. Халык аның чиста, көр тавышына, моңына шаккатты. Артурның бу җыры да халыкны таң калдырган. «Атказанган җырчыларның берсе дә болай җырламый. Сез искиткеч. Мобилизация башланмаса, сезне белми яшәр идек. Исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булса иде», «Елый-елый тыңладым җырлавыгызны», «Бу җырыгызны да «ВКонтакте» сәхифәсенә куегыз әле», «Шундый матур, гармонияле тавыш», «Шәп булган. Тизрәк кайтып, сөйгәнеңне кочаклап, якыннарың белән бергәләп, җырлардагы кебек шатланып, яратып, яратылып яшәргә язсын сиңа, Артур», – дип язганнар аңа.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар