Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мобилизация буенча Казанга килүче башкортлар «Шәйморатов генерал» җырын җырлап бара

Мобилизация буенча Башкортстаннан Казанга килүче ир-атлар автобуста башкорт халык җыры «Шәйморатов генерал»ны җырлап бара.

news_top_970_100
Мобилизация буенча Казанга килүче башкортлар «Шәйморатов генерал» җырын җырлап бара
Видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә автобуста «Шәйморатов генерал» дигән башкорт халык җырын җырлап баручы ир-егетләрнең видеосы таралган. 

Егетләрнең берсе баянда уйный. Калын тавышлы ирләр аңа кушылып җырлый.

«Бу командада шәп музыкантлар бара. Араларында халык көйләрен җырлаучылар, консерватория белеме булган «духовиклар» бар. Казанга алып баралар аларны, аннары – махсус хәрби операциягә... Бик кызганыч, шундый белгечләр. Сибайда болай да яхшы музыкантлар аз калды. Зур шәһәрләр кадрларны үзләренә ала. 
Әгәр дә Казанда хәрби оркестларның командирлары безнең егетләрне эләктереп алса, шәп булыр иде», – дип язганнар видео астына.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100