«Моңсу йөрдем бу арада...» - Суда батып үлгән Кукмара кызына багышлап бәет язганнар
Зәлидә Сибгатуллинаның Инстаграмдагы соңгы видеосы турында «Чынлап та хушлашкан кебек», дип язалар, шунда ук бәет тә язганнар.
Кукмара кызы Зәлидә Сибгатуллина «Елмаеп без сагышны басабыз, сабырлык белән авырлыкларны җиңәбез» дип язган видео урнаштырган булган. Бу аның Инстаграмдагы соңгы видеосы. Ул анда чынлап та хушлашкан кебек итеп кул болгап, елмаеп китеп бара.
Зәлидә 27 июнь көнне Вятка елгасында су коенганда сеңлесен коткарган чакта батып үлә.
Бу видео астында күпсанлы комментарийлар калдырганнар.
«Аның бу елмаю һәрвакыт йөрәкләрдә калыр».
«Урының җәннәт түрләрендә булса иде».
«Таныш булмасак та, матур кыз, урының җәннәт түрләрендә булсын. Әле күпме гомерең алда буласы булган бит».
«Без бу хәлнең шаһитлары идек. Вятка аны үзенә алды… Аны коткарырга бер метр калган иде. Якыннарының кайгыларын уртаклашабыз».
«Зәлидәәә, ничек алай булды соң? Нишләп шушы якты дөньялардан иртә калдырып киттең. Нишләп?»
«Бигрәк чибәр, акыллы, гел елмаеп тора иде бит Зәлидә Илдаровнабыз. Күз тигәндер аңа».
«Күз алларымнан китми, 1 м гына калган иде бит коткаручы егет барып җитәргә. Урыны җәннәттә булсын!»
«Чынлап та хушлашкан кебек», — дип язалар.
Ләлә Габделхакова Зәлидәгә багышлап бәет язган.
Күтәрә алмаслык кайгы
Килә адәм башына.
Япь-яшь сылу кыз исеме
Языла кабер ташына.
Язмыш язган иртә үлем,
Су төпләренә киттем.
Әти-әни, туганнарны,
Бик зур кайгылы иттем.
Сагалап торган бит үлем,
Сулар сулышым беткән.
Матур тормышны калдырып,
Китәр чакларым җиткән.
Уйламадым үләрмен дип,
Тончыгып шул суларда.
Китеп бардым дөньялардан,
Сулыш җитми суларга.
Күтәрә алмаслык кайгы
Ачы хәсрәт туганнар.
Дус-ишләрем, туганнарым,
Бар да якын булганнар.
Өзеп сайрады сандугач,
Нократ буйларында.
Суга батып үләрмен дип,
Булмады уйларымда.
Эссе челләгә чыдамый,
Кердек Нократ суына.
Әни бәгърем үле гәүдәм,
Алдыңмы син кулыңа.
Күкрәк сөтен имезгәндә,
Озын гомер теләдең.
Шулай яшьли китәсемне,
Белмәдең шул, белмәдең.
Берни хәл дә эшләп булмый.
Кыска булган гомерем.
Моңсу йөрдем бу арада,
Сизенде шул күңелем.
Калганнар сабыр булсыннар,
Бик тә авыр булсада.
Шушы ачы исәпләрдән,
Күзгә яшьләр тулса да.
Берәүне дә рәнҗетмәдем,
Бар да бәхил булыгыз.
Минем өчен кул күтәреп,
Көн дә дога кылыгыз.
Әни җаным, әти бәгърем.
Авыр сезгэ бик авыр.
Киттем инде истәлеккә,
Бары сурәтем калыр.
Чәчәк кебек чакларында,
Өзелгән дә төш икән.
Нигә Аллаһ гомеремне,
Бик кыска бирде микән?
Сау булыгыз, якыннарым,
Зәлидә башка булмас.
Ничек сезнен хәлегез дип,
Елмаеп басып тормас.
Гомерләр бер генә килә,
Белегез кадерләрен.
Мине күмеп биек итеп,
Өярләр каберләрем.
Гомерләрем кыска булган,
Карында ук язылган.
Япь-яшь сылу кыз исеме,
Кабер ташка язылган.
Күтәрә алмаслык кайгы,
Аллам бирмә адәмгә.
Әйтеп бетергесез хәсрәт,
Килде бөтен галәмгә.
Күздән ага ачы яшьләр
Тәмам итәм бәетем.
Нократ суы төпләреннән,
Таптылар шул мәетем.
Шулай язгач, узып булмый,
Сез дә сабыр булыгыз.
Зәлид рухына диеп,
Дога кылып торыгыз.
Ләлә «Урының оҗмахта булсын, Зәлидә» дип язган.