Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Моң» ситкомы: Нурбәк Батулладан яңа татар театры яки татар каһарманы нинди була?

ТР Милли китапханәсе эчендәге MON театраль мәйданчыгы «Моң» лирик комедиясе белән ачылды. Оештыручылар аның жанрын ситкомга якын дип тә бәяли.

news_top_970_100
«Моң» ситкомы: Нурбәк Батулладан яңа татар театры яки татар каһарманы нинди була?
Салават Камалетдинов

Спектакль Нурбәк исемле егетнең моң эзләве, татарның асылы турында фәлсәфәсеннән тора. Ә татар ир-аты нидер эзләнә башлый икән, ул тирәсендәге хатын-кызларны интектерә дигән сүз. Нурбәк исемле музыкант егетнең янында туганы һәм аның музыкаль төркеменең директоры Лилия һәм яңа бас-гитарачы Настя бар. Аларның берсе — Лилия музыкантның «фәлсәфә»сенә җиңелрәк карый, сөйләнсә сөйләнсен, эзләнсә эзләнсен, эшен генә эшләсен — уйнасын да җырласын. Ә Настя аңларга һәм ярдәм итәргә тырыша.

Нурбәкнең музыкаль төркеме үз студиясендә фестивальгә әзерләнә. Музыкаль төркемнең концепциясе — яңа җырларны искеләре кебек, искеләрен яңартып җырларга тиешләр. Нурбәкнең музыкаль төркеменең директоры Лилия — Казахстанда туып үскән татар кызы, Нурбәкнең туганнан туганы, ягъни әтиләре бертуган.

Нурбәк янында бас-гитарачылар озак эшли алмый. Чираттагысы буларак Настя килә. Татар түгел, әмма татар төркемендә уйнарга әзер. Чөнки ул җырламый бит, уйный гына, уйнаганда тел кирәкмени — бик гади фәлсәфә. Әмма аңа уйнаудан бигрәк әнә шул фәлсәфә белән шөгыльләнергә туры килә.

Нәрсә ул моң һәм кем ул татар каһарманы?

  • Моң сүзенә тәрҗемә булмавы — татарның горурлыгы һәм моңны башка милләт халкына аңлатырга азаплануы аның бер күңелле шөгыле. «Үзгәреш җиле» фестиваленә дә башка милләт вәкилләрен алып килеп, моңның ни икәнен аңлатып җибәрәбез. Тырышалар инде аңларга, нигә тырышмасыннар, безнең хисаптан бит. Аңлап кына калмыйлар, җырлыйлар да әле.

Сүз уңаеннан, «Моң» лирик комедиясен дә баягы чакырылган кунаклар әзерләгән. Драматург — Павел Дурненков һәм режиссер Борис Павлович.

Спектакль татарчалы-русчалы дип игълан ителде.

  • Татарчалы-русчалы сәнгать әсәре тудыруның ни икәнен моңарчы милли кинематографистлар гына белә иде. Төрле командалар белән Миләүшә Айтуганованың, Илдар Ягъфәровның ике һәм өч телле фильмнар чыгарып караганы бар.

Димәк, ике телле булырга тиешле MON театраль мәйданчыгы да эшчәнлеген шушы проблемадан башлады. «Моң» лирик комедиясе ике телле иде.

Төп герой — Нурбәк исемле музыкант студиядә «дәүләт теле» итеп татар телен игълан итә. Әлбәттә, Нурбәк Батулланың әтисе Рабит Батулла ага күз алдына килеп баса — ул үз гаиләсендә татар теленең «дәүләт теле» булуын гел әйтә килә.

Әмма, җәмәгать, күпме генә «дәүләт теле» дип шапырынсак та, арада берәр «Настя» барлыкка килүгә, телибезме-теләмибезме, без русчага күчәргә тиеш булабыз. Нурбәк тә күчте, моңның ни икәнен аңлату өчен төрле вакыйгаларны русча сөйләргә туры килде аңа.

Ә инде «үз киресенә катып» татарча гына сөйләшә башласа, аның сүзләрен тиз генә Лилия тәрҗемә итеп куя, гәрчә үз татарчасы әллә ни шәп булмаса да.

Настя татарчалык белән шулкадәр мавыгып китә, ул мәктәптә өйрәнгән һәм дусларыннан ишеткән сүзләрне кушып, татарча җыр язып ташлый. «Минем әби яши Тукай урамында». Бүгенге яңа татар мәдәнияте вәкилләре якынча шундыйрак җырлар яза. «Яңа татар телендә». Матур гына яңгырый.

ххх

1 сәгать тә 40 минут бара торган тамаша биредә катнашучы өч артистның — Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогинаның «коллективное сочинениесе» буларак бирелә. Ягъни, иҗат иткәннәр. Әмма драматург буларак Вячеслав Дурненков күрсәтелгән. Программада Илгиз Зәйниевка рәхмәт әйтелгән. Консультант буларак Йолдыз Миңнуллина күрсәтелгән.

Моң турында сорашулар, фикер туплау эшен Йолдыз башкаруы билгеле булды. Җәй көне ул Эльмир Низамов белән дә бу хакта гапләшкән булган, мәсәлән. Спектакльдәге бик күп эпизодлар Нурбәк Батулла тормышыннан. Моны хәзер Милли китапханә директоры урынбасары булган Тәбрис Яруллин да раслады: «Фатирникларда Нурбәк сөйләгәннәре бар», — диде ул. Әтисе җилкәсендә мәйданнарга чыгуы турында сөйләгәнен үземнең дә ишеткәнем бар.

Йолдыз Миңнуллина һәм Илгиз Зәйниевның иҗатына шактый гына гашыйк кеше буларак, бу текстта алар тавышын да ишеттем, алар рухын тойдым.

Ә хәзер әйтегез әле, хөрмәтле оештыручылар, монда рус драматургы Вячеслав Дурненковның хезмәте нидә? 1 сәгать тә 40 минутлык спектакль ясалган пьесаның кайсы өлешен ул язды?

Лилия Мәсгутова уйнаган персонажны — төркем директоры булган Лилияне берничек тә Дурненков яза алмый. Берничек тә! Аны Илгиз яза ала, Нурбәк сурәтли ала. Казаннан читтә туып үскән, Казанда тамыр җәю өчен кылны кырыкка ярган, кирәк була калса кырыкка бөгелгән татар кешесен без үзебез генә аңлыйбыз.

Спектакльдә без нәрсә күрдек? Алдына «борынгы музыканы заманча итеп, заманчасын борынгыча итеп яңгырату» максатын куйган музыкаль төркемнең эзләнүләрен. Вакыйга фестивальгә җиде-алты-дүрт-ике көн кала студиядә бара. Алда Зуля Камалова үзе катнашачак зур фестиваль көтелә.

  • Спектакльдәге зур татар фестивале дигәндә Ильяс Гафаров һәм аның командасы оештырган TATCULTFEST яңа татар мәдәнияте фестивален күзаллый алабыз. Анда да шулай фестиваль алдыннан күп санлы төркемнәр барлыкка килә һәм… киләсе елга тагын барлыкка килә.

Персонажлар — Нурбәк, Лилия һәм Настя, ягъни Нурбәк Батулла, Лилия Мәсгутова һәм Анастасия Радвогина үз исемнәре белән музыкаль төркем әгъзалары булып уйныйлар.

Нурбәк моң эзли, моң төшенчәсенә аңлатма эзли. Татарлар гасырлар дәвамында эзләгән аңлатманы Нурбәк 1 сәгать 40 минутта таба алмаса да, аның эзләнүләре якын. Моң турындагы уйлар татар каһарманы эзләүгә күчә. Камыр батырмы ул безнең каһарман? Шүрәлеме?

Каһарман турында уйланулар Рөстәм турында җырга китерә. Ул иҗекләргә санына туры китереп Ө-Рөс-тәм диебрәк яңгырый. Нурбәк аны борынгы төрки барабан кагып башкара. Монысы спектакльнең финалы.

Рөстәм турында җыр кемгә багышланган?

  • Тукай язган «Рөстәмнәр» турында сүз барамы?

«Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,

Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;

Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер, —

Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез» — ди шагыйрь «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырендә.

  • Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» персонажы турында сүз барамы?
  • Күренекле фарсы шагыйре Фирдәүсинең «Шаһнамә”сендәге герой күзалланмый бит инде һәрхәлдә дә татар каһарманы дигәндә?

Әлбәттә, Президентыбызны да күзалларга мөмкин. Татарда Рөстәм хәзер шактый популяр исем ул. 

Кыскасы, Рөстәм турындагы җырны Нурбәк үзе язган булырга мөмкин.

Бу спектакль — Нурбәк йөзендә татар кешесенең үз асылы турында уйлануы. Моң, каһарманнарыбыз, Шүрәле, Камыр Батыр, татар теле, «Сак-сок», «Алканат», мәйданнар… Болар барысы да татар кешесенә, шул ук Нурбәктә тупланган. Моннан утыз ел элек татар кешесенең мәйданнарга өмете булса, бүген әтисе җилкәсендә мәйданнарда формалашкан Нурбәге бар. Бүгенге яңа татар мәдәниятенең символы, татар мәйданнарының бүгенге формасы — Нурбәк.

Аның каһарман Рөстәм турындагы җыры — бүгенге мәйданнардыр, бәлки. Спектакльдәге моң турындагы фәлсәфә Нурбәк башкаруында каһарман турындагы җырга әверелгән, димәк. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100