Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мизгел» театры «Сүнгән йолдызлар»ны куйды: «Башта яндырабыз, аннан соң сүндерәбез»

22 майда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Мизгел» яшьләр театры Кәрим Тинчуринның драмасы буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» спектаклен тәкъдим итте. Режиссер – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Илфак Хафизов.

news_top_970_100
«Мизгел» театры «Сүнгән йолдызлар»ны куйды: «Башта яндырабыз, аннан соң сүндерәбез»

Сәрвәр ролен Габдулла Тукай исемендәге Мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар һәм инглиз теле укытучысы юнәлешендә укыган 2нче курс студенты Ләйсән Сәлахова башкарды.

«Сүнгән йолдызлар»ны кую турында без «Әниләр һәм бәбиләр»гә әзерләнгән вакытта ук сөйләшә башладык. Шунда Илфак абый миңа берничә сүз әйтте: «Нәрсә, Ләйсән, сүндерәбезме?» – диде. Моны күпләр аңлап бетермәде. «Илфак абый, башта яндырыйк, аннан соң сүндерербез», – дип җавап бирдем мин. «Сүнгән йолдызлар»да төп рольләрнең берсе минеке буласын белгәннән соң, минем йөрәгем туктап калгандай булды», – диде Ләйсән.

«Бүгенге спектакль – «Мизгел» яшьләр театрының әлеге уку елында куела торганнарының соңгысы. Классика белән тәмамлыйсы килә, чөнки быел К.Тинчуринның тууына 135 ел», – диде Илфак Хафизов.

Озак вакыт дәвамында «Мизгел» театрына егетләр җитми, шул сәбәпле, күпчелек спектакльләрдән баш тартырга туры килә, ләкин яңа уку елында театр сәнгатендә үзләрен сынап карарга теләүче егетләр күп килә.

«Ниһаять, минем быел катнашырга егетләрем бар. Башта аулак өй күренешен куярга теләгән идем, аннан соң «Сүнгән йолдызлар»ны эшләп карарга булдым. Егетләребез-кызларыбыз бик теләп ризалашты. Исмәгыйльне – 4нче курстан Рәсил Мирзаһитов, Сәрвәрне – 2нче курстан Ләйсән Сәлахова, Надирны – 1нче курстан Айзат Вахитов башкара», – дип уртаклашты Илфак Хафизов.

«Без март ахырында «Әниләр һәм бәбиләр»не куйдык, шуннан соң студентлар берәр атна ял итеп алдылар. Мин шул вакытта көчкә, күзне йома-йома, текстны кыскартып чыктым, чөнки классика бит, нәрсәнедер төшереп калдырсаң, мәгънәсе югалыр кебек. Спектакль сәгать ярымлык булачак», – диде  режиссер.

Спектакль гадәттәгечә сәхнәдә түгел, ә тамашачылар утыра торган өлештә оештырылды. Уртага сәке куелган иде, янәсе, бөтен кеше дә аулак өйгә килгән дә, кемдер уйный, кемдер карап тора.

«Сүнгән йолдызлар» спектакленең премьерасына «Мизгел» яшьләр театрына фатыйха биргән элеккеге ректор, филология фәннәре докторы, академик Рүзәл Йосыпов, «Мизгел» театрының беренче режиссеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров та килгән иде.

«Минем бүген иң бәхетле, якты көнем. «Мизгел» яшьләр театрына яңа сулыш бирелде, аның йөрәге тибә», – диде Марсель Җәббаров.

«Мизгел» театры 1996 елның сентябрендә ТР халык артисты, РФнең атказанган артисты Марсель Бакир улы Җаббаров җитәкчелегендә Казан дәүләт педагогика университетының (хәзерге КФУ) татар филологиясе факультеты базасында оештырыла. 2018 елдан башлап яшь режиссер, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия артисты Илфак Хафизов җитәкчелегендә эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100