Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисырда нинди сүзләрне әйтергә ярамый һәм Шарм-эль-Шейхка сәяхәт күпмегә төшә?

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хисапчысы Наилә Гобәева килене, өч нәни оныгы белән Мисырга барып кайтты. Балалар хакына дип, шушындый шартларда килен теләгән илгә ерак сәфәргә чыгарга җөрьәт иткән тагын берәр кайнананы беләсезме? Белсәгез, әйтерсез әле.

news_top_970_100
Мисырда нинди сүзләрне әйтергә ярамый һәм Шарм-эль-Шейхка сәяхәт күпмегә төшә?
Наилә Губеева

– Дөресен әйтергә кирәк, башта бик курыктым, ләкин кыш буе оныгым Сөләйман: «Диңгезгә кайчан барабыз?» – дип колак итен ашады. Оныклар күп булгач, аларның күңелен күрми булмый. Башта каядыр барырга каршы идем, ә отпуск якынлашкач, күңел җилкенә. Әйе, бакчада да ял итәргә була, ләкин хатын-кызның эше анда беркайчан бетми, кошлар кебек җилкенгән күңелне һич тыеп булмады.

«Ярар, ризалык бирәм, юлламалар кара», - дим Чулпанга. Миңа тизрәк вариантлар да җибәрә башлады, кире уйлаганчы дип, кызуында сукты. «Миңа ничек тә ярый, балаларга шартлар булсын, үзеңә ошасын», - дим. Миңа сөякләрне кояшта, комда җылытып булса, шул җитә бит инде.

6, 3 һәм 1 яшьлек балалар белән кузгалдык шулай. Алдагы елларда шулай бер Төркиягә баргач, кечкенә бала белән бүтән беркая бармыйм дип, үземә сүз биргән идем. Ләкин оныклар ул вәгъдәләрне оныттыра икән, авырлыклар да онытылды.

Чулпанның Мисырга барганы булмагач, шунда барасы килде. Мисырга очу озаграк бит дисәм дә, барыбер каршы килә алмадым. Минем бабай белән Хургадага барганым бар иде, бу юлы Шарм-эль-Шейхка юллама алдык. Юллама безнең дүртебезгә ун көнгә 280 мең сумга төште.

Самолет Мәскәү аша булды. Дөрес, поездда барганда кечкенә бала белән бик интектек. Иркен өйдә чабып йөргән бала купеда һич тик утырмады. Поездда кешеләргә йокы да бирмәдек. Мәскәүдә көне буе йөрдек, самолет таң алдыннан 5тә иде, - дип искә алып сөйләде Наилә ханым.

«Самолет һавага күтәрелгәнче, матур итеп дога укыдылар»

Самолетка утыргач, очыш алдыннан йөрәкләр лепер-лепер иткән халәтегезне күз алдыгызга китерегез әле. Наилә Насыйбулловнаның менә шул куркуы самолетка утыргач юкка чыккан. Экипаж гамәлләренә мөкиббән булып сөйләде ул.

– Төнлә киттек аэропортка, вакцинация турында сертификатны инглиз телендә дә бастырырга кушканнар иде, тик аны карамадылар да. Шулай да, самолетка утыргач, маска кию мәҗбүри, диделәр. Экипаж шулкадәр мөлаем, гарәп халкы вәкилләре иде. Стюардесса минем яшьләрдәге хатын-кыз булгандыр, бик ягымлы каршы алды.

Самолетка утыргач, бөтен тәрәзәләрнең пәрдәләрен төшерделәр, бөтен җирдә утны сүндерделәр, кычкырып, матур итеп дога укыдылар. «Иншаллаһ» дип самолет кузгалып китте. Мондыйны беренче күрүем иде, хаҗда да булмаган иде андый нәрсә. Мин бит инде куркам, ә дога ишеткәч, күңелем тынычланды. Ике мәртәбә ашаттылар. Алты сәгать ярым очтык, сайтта дүрт сәгать ярым очасы дигән, мондый вазгыятьтә, күрәсең, әйләнеп узгандыр дип фаразладым.

Самолетны шундый тигез, ипле итеп йөртәләр. Килеп җиткәч, җиргә утырганын да сизмәдек хәтта, шулкадәр йомшак утырды. «Иншаллаһ, килеп җиттек», - дип, матур сүзләр әйттеләр.

Аэропортта тикшерү әйтеп бетергесез көчле булды. Бөтен тәнеңне капшыйлар. Хатыннарны –хатын-кызлар, ир-атларны ирләр тикшерә. Һәр адым саен паспорт белешмәләрен тутырасың. 5-6 пост узганбыздыр.

Чыктык, Хургадада самолеттан төшкәч, эсселек бөркелә иде, ә монда төштек – үзебездәге кебек, җиләс. Эсселек юк иде, - ди Наилә ханым.

Юлламалары «Альбатрос палас» отелена алынган булган. Бәхетләренә, бик уңышлы урын туры килгән. Бигрәк тә пляж комын әңгәмәдәшем алтынга тиңләде. Ә күршедәге «Санрайз» отеленың пляж комы, су чигенгән вакытта, күгәреп беткән кебек, яшелле-зәңгәрле төскә кергән икән.

«Безнең илебездә су «әлхәмделлиләһ» дип әйтерлек икән"

– Кузгалдык отельларга, гид сөйләргә тотынды, ярамаган әйберләр турында кисәтте. Әйтик, гарәпләрдә шундый сүзләр бар, алардагы кайбер сүзләр бездә сүгенү сүзе санала. Мәсәлән, аларның абый дигән сүзе – бездә сүгенү сүзе. Без бит мәчене «кис-кис» дип чакырабыз. Аларда ул мыскыллау, «пес-пес» дияргә ярамый. Шуңа күрә, «бик сак булыгыз, конфликт килеп чыкмасын» дип аңлатты.

Доллар белән сак булырга киңәш итте. «Сезне алдарга мөмкиннәр, туристлар булгач, бар да акча эшләргә җыена, бер долларлык әйберне ун долларга бирергә мөмкиннәр», - диде.

Краннан су бөтенләй эчәргә ярамый, хәтта тешләрне краннан аккан су белән чистартмаска куштылар. Отельларда шешәдәге сулар белән чистартырга киңәш иттеләр. Ә болай душта юынырга ярый инде. Чыннан да, сулары машаллаһ дияр идем, безнең илебездә әлхәмделлиләһ икән, ун кат әйтерсең, бездә мең-мең тапкыр әйбәтрәк.

«Акчагызны сейфка куегыз, паспортыгызны югалта күрмәгез, паспортыгызны югалтсагыз, сез моннан китә алмыйсыз. Һичьюгы, телефоныгызга төшереп, кертеп куегыз», - дип кисәттеләр.

Шарм-эль-Шейхта отель корпусларына урнаштык. Намабей районына керә ул. Яхшы каршы алдылар. Биш йолдызлы отель иде, һәрберебезгә аерым караватлар. Урын-җирне көн саен алмаштыралар. Алты ресторан, 20ләп бассейн. Бассейн эчендә уен мәйданчыклары. Һәр яшь категориясе өчен үзенең балалар мәйданчыгы бар.

Килгән көнне иртәнге якта диңгез салкынча иде. Су чигенгән чакка эләктек, «отлив» дип атала ул. Диңгезгә киләсең – әллә күпме ерак ара су юк, чиста сары ком гына. Бераз торгач, су тула. Мисырга барган кешенең хыялы – алтын комда йөгереп йөрү. Аякларыма шул җылы кирәк тә иде инде.

Балыкларны күрсәгез, үзе бер могҗиза. Йөзә белгән кешегә бигрәк тә. Без балалар белән күпер яныннан күзәттек. Аларны карап тору үзе бер ләззәт. Чулпан чумып карады. Ул балыкларны су астында төшерде, суга телефон тыгу өчен махсус саклагыч саталар. Шул Кызыл диңгезнең матурлыгына хозурландык. Әле диңгез ярында кызыну өчен ятаклар да зәңгәрле-аклы итеп ясалган. «Татар-информ» монда да көтеп тора икән», - дип көлдек инде.

Безнең отельда руслар да юк иде диярлек, без киткәндә генә килә башлады. 80 проценты казахлар, кыргызлар иде – олысы-кечесе, яше-баласы, шулай ук гарәпләр үзләре. 

Ял итү өчен һәркемгә шартлар тудырылган. Хезмәткәрләр балаларга да бик хөрмәтле мөнәсәбәттә. Ресторанда балаларның башыннан сыйпап китәләр. Балаларны «Тукан» дигән клубта уйнатып, күңелләрен күрәләр. 

Ашауга килгәндә, тавык, сыер, сарык итләре дә пешерелгәне, кыздырылганы да бар, балык төрләре әллә ни күп димәс идем. Бәрәңге, дөге, фасоль ризыклары күп иде. Яшелчәләрдән бөтенесе куелган. Төрле-төрле сыр, колбасалар, иртәнге ашка эремчек, йогырт та бар иде.

Спиртлы эчемлекләр булса да, бер дә исерекләр күрмәдек. Алай эчкән кешене дә күрмәдек кебек, - дип сөйләде Наилә Гобәева.

«Уколлары пичәт суккан кебек»

Андый ял урыннарында балалар авырмый калмый, гадәттә, я кояш кага, я ризык килешми. Наилә апаларның да күңелле ялында иң кечкенәләре авырып китеп, бераз кәефләрен кырган.

– Зәринә авырып китте. Әллә ризыктан, әллә бассейн суыннан булды, гәрчә бассейннарны гел чистартып тордылар, резин келәмнәрен шампунь-щетка белән чистарттылар. Баланы ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр. Медициналары шулкадәр югары дәрәҗәдә дигән нәтиҗәгә килдек, шәһәрдә укол ясаганнар, әле ул шундый кызык, пичәт суккан кебек, даруларын бирделәр. Бер тәүлектә бала аякка басты.

Аннары беренче көннәрдә балаларның тәне дә пеште, авыртудан бөкрәеп йөрделәр, аннары өчесенә дә озын җиңле гарәп күлмәкләре алдык. Җил алдый, кояш юк кебек, җиләс тоела, ә шул кирәкне бирә.

Кайту көне килеп җитте. Аэропортка юл тотабыз. Автобуста карап барам – бөтен җирдә комлык, йортлар төзиләр, яшеллек юк. Аэропортта каршы алдылар, кабат сигезләп җирдә туфлиләргә кадәр салдырып тикшерделәр. Мәскәүгә кайтып җиттек тә, безнекеләр каршылады. «Ой, наши», - дибез сөенеп. Мәскәүдә яшеллек, матур, үзеңнеке үзәктә инде, - дип сөенеп сөйли Наилә Насыйбулловна.

Шулай инде, «Үз илемдә ямьле миңа, бәрәңге бакчасы да… Ачы булса да, гашыйк мин миләш белән баланга», - дип җырларда юкка гына җырланмаган.

– Шөкер, канәгать калдык. Хәзер балаларның тыннары да юк – «диңгез кирәк» дигән сүзләр бетте. Диңгез безне алдагы елларда да көтеп торсын, - дигән нотада төгәлләдек Наилә апа белән сөйләшүне.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 июнь 2022
    Исемсез
    Абау жаным,шул кечкенэ балалар белән Оенэ аю мае сипкэннэрдер.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100