Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мисыр солтанына кияүгә бирелгән татар кызы Толбийә, яки Мисырда татар эзләре турында

Алтын Урда ханнары белән Мисыр солтаннарын дуслык кына түгел, туганлык җепләре дә үзара бәйләгән. Урта гасырларда ике ил җитәкчеләре арасында кыз алышу традицияләре булган. Әлеге мәкаләдә Мисыр солтанына кияүгә бирелгән татар кызы Толбийә һәм башка татар шәхесләре турында сүз барыр.

news_top_970_100
Мисыр солтанына кияүгә бирелгән татар кызы Толбийә, яки Мисырда татар эзләре турында
Эльмира Сәйфетдинова

Вак кыйпылчыклардан җыелган Алтын Урда тарихы соңгы елларда яңа мәгълүматларга байый бара. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев һәм шушы үзәкнең өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәйфетдинова «Интертат» хәбәрчесенә 1320 елларда Мисыр солтанына кияүгә бирелгән татар кызы Толбийә турында сөйләделәр.

Тарих битләреннән белгәнебезчә, патша династияләре союздаш илләр белән туганлык җепләре җәелдерергә тырышкан, бер хакимнең улы икенче хакимнең кызына өйләнгән. Андый никахлар Алтын Урда дәүләтенә дә хас булган. Дәүләт дәрәҗәсендә ислам дине кабул ителгәннән соң туганлык җепләре гарәп илләре белән ныгый. Бигрәк тә мәмлүкләр идарә иткән Мисыр белән элемтәләр көчле бәйләнә. Алар арасында иң тантаналысы һәм серлесе – мәмлүкләр солтаны Мөхәммәд ән-Насыйр белән Алтын Урда династиясе гаиләсеннән булган кыз, Мөхәммәд Үзбәк ханның туганнан туган сеңлесе (двоюродная) Толбийә никахы була.

«Үзбәк хан идарә иткән чорда Мисыр солтаны Мөхәммәд ән-Насыйр белән татар кызы Толбийә никахы гарәп елъязмаларында матурлап тасвирлана, – ди Илнур Миргалиев. – Без Толбийәнең нәсел шәҗәрәсен тикшердек. Үзбәкханның атасы Тогрул белән Толбийәнең атасы Тукаҗи бертуганнар була. Димәк, Толбийә – Үзбәк ханның туганнан туган сеңлесе.

Толбийәне ән-Насыйрга кодалау берничә елга сузыла, һәм 1320 елда Мисырның башкаласы Каһирәдә никах укытыла. Мисырда татар кызына зур игътибар һәм хөрмәт күрсәтелә. Елъязмаларда теркәлгәнчә, Мисырда мондый купшы туй аңарчы оештырылганы булмаган».

Толбийә ән-Насыйр белән 8 ел яшәгәннән соң, никах өзелә. Никахның уңышсыз тәмамлануына, яңадан 3 мәртәбә Мисыр әмирләренә кияүгә чыгуына карамастан, Толбийә үлгәнче солтан хатыны (госпожа) статусын саклый. Аның Каһирәдә абруе һәм йогынтысы зур була.

«Толбийә Каһирәдә иганәчелек итә, йортлар, биналар төзетә. Ул үзенә мәрмәрдән төрбә дә ясатып куя. Чыганаклар буенча, Толбийәнең сарае XVII гасырга кадәр саклана. Мисыр тарихчысы әл-Мәкризи һәм испан шагыйре Алонсо де Эрсилья-и Суньига сарайга соклануларын белдереп, язып калдырганнар. Бүгенге көндә Каһирәнең бер урамы Толбийә исемен йөртә», – дип сөйли Эльмира Сәйфетдинова.

Мисырның башкаласы Каһирәдә Толбийя урамы.

Фото: © Эльмира Сәйфетдинова

«Татарстан Толбийә төрбәсен үз канаты астына алсын иде»

2022 елның декабрендә бертөркем галимнәр Мисырга барып, 5 көн дәвамында данлыклы Каһирә каберлеге белән танышып, Алтын Урда мирасын тирәнрәк өйрәнү өчен гарәп галимнәре белән хезмәттәшлек корып кайткан. Алар каберлектә Толбийә төрбәсен дә күргән.

«Толбийәнең төрбәсе җимерек түгел. Аның янында башка каберләр дә бар – алар да җимерек түгел. Бераз акча кертеп, аларны матурлап җибәрәсе иде. Кызганыч, Мисыр бюджетында аларны тәртиптә тотарга акча каралмаган. Илнең хәле мактанырлык түгел. Бу каберлекләр туризм маршрутына да кермәгән, шуңа күрә мәмлүкләр каберлегенә игътибар юк. Иң аянычлысы – каберлек тикшерелмәгән. Аны тикшерсәң, бик күп мәгълүмат табылырга мөмкин. Татарстан Толбийә төрбәсен үз канаты астына алсын иде. Россотрудничествода, ярдәм итәбез, диделәр. Бу фикерне гарәп галимнәре дә хуплады. Алардан да ярдәм булачак», – ди Илнур Миргалиев.

Толбийә кабере

Фото: © Эльмира Сәйфетдинова

Тарихчы бу эшне Мисырда «Мәмлүк һәм Алтын Урда бәйләнешләре» дигән темага конференция үткәрүдән башлап җибәрергә тәкъдим итә. Россотрудничество үз бинасында кунаклар кабул итәргә әзер, һәм гарәп галимнәре белән элемтәләр корылган.

«Конференциядән соң берничә галим – язма чыганакларны, берничәсе кабер ташларын өйрәнсә, реставраторлар Толбийә төрбәсен «шефство»га алса, Алтын Урда буенча яңа чыганаклар ачылыр иде. Мисыр белән элемтәләрне ныгыту Татарстан өчен сәяси яктан да отышлы. Традицион ислам дөньясы буларак та, Алтын Урда белән тыгыз бәйләнешләр булуы белән дә, Мисыр – безгә бик кызыклы ил. Толбийәнең төрбәсен «шефство»га алу зур чыгымнар таләп итми. Аның каравы, мәмлүк солтанының хатыны татар кызы булганын күрсәтеп, милли горурлыкны арттырырга, киләчәктә гарәпләр белән элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәчәк», – ди Илнур Миргалиев.

Толбийә төрбәсе

Фото: © Эльмира Сәйфетдинова

Толбийәне өйрәнгәндә, фәндә моңарчы беленмәгән яңа шәхесләр килеп чыгарга мөмкин. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәйфетдинова Толбийә белән бәйле тагын бер татар шәхесен ачыклаган. Ул – туй процессиясе составында Алтын Урдадан Мисырга килгән Кусун исемле ир-ат. Кусун солтанның ышанычын яулап, Каһирәдә әмир дәрәҗәсенә ирешә. Соңыннан ул солтан ән-Насыйр кызына өйләнә.

«Гарәп чыганакларында татар әмиренең халык алдында купшы күренергә яратканы турында мәгълүмат бар. Сүз уңаеннан, Кусунның да төрбәсе саклана. Бәлки, Сәиф Сараиның да каберен таба алырбыз. Каһирәдә татар эзләре буйлап экскурсияләр маршруты да ясарга мөмкин. Урта гасырларда мәмлүкләр Мисыры үсешендә татарларның өлеше булган», – ди Эльмира Сәйфетдинова.

«Сәиф Сараи Мисыр солтаны Бәркүкнең лаеклы хөрмәтенә ирешә, солтанның канцеляриясендә эшли»

Сәиф Сараи телгә алынгач, сүзебезне якынча 700 ел элек Алтын Урдада туган татар шагыйре турында дәвам иттек. Сәиф Сараи исеме бүгенге көндә еш яңгырый. Былтыр Самара өлкәсе Камышлы авылында Сәиф Сараи укулары узды. Быел шушы авылның яңа урамына Сәиф Сараи исеме бирергә ниятлиләр, дигән хәбәрне дә ишеттек. Район мәктәпләрендә борынгы шагыйрьгә багышланган конференцияләр үткәрү планлаштырыла.

Сәиф Сараиның галим, шагыйрь булып формалашкан вакыты Алтын Урданың болганчык чорына туры килә. Башта чума афәте халыкны кайгыга салса, аннары Аксак Тимер (Тамерлан) Туктамыш ханга каршы сугыш башлый. 1380 елларда Сәиф Сараи Мисырга күченеп китә. Аның бәхетенә, Алтын Урданың чәчәк аткан чорында гарәп илләре, аеруча Мисыр мәмлүкләре белән илчелек мөнәсәбәтләре урнашкан, илләр арасында сәүдә җайга салынган була. Тарихчылар, Сәиф Сараины Мисырга я илчеләр, я сәүдәгәрләр ияртеп алып киткән, дип фаразлый, чөнки ул биредә, тора-бара, Мисыр солтаны Заһир Сәйфетдин Бәркүкнең лаеклы хөрмәтенә ирешә, солтанның канцеляриясендә эшли. Сәиф Сараи фарсы, гарәп, төрки телләрне яхшы белә, күренекле галимнәр белән аралаша, бүгенге төрки һәм гарәп дөньясына мәгълүм булган «Гөлестан бит-төрки» әсәрен Мисырда яза. Шушында ук Туктамыш хан белән Аксак Тимер сугышларына турыдан-туры караган бөек әсәрен – «Сөһәил вә Гөлдерсен»не иҗат итә.

Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге хезмәткәрләре Мисырда гарәп галиме белән.

Фото: © Эльмира Сәйфетдинова

«Солтан Заһир Сәйфетдин Бәркүк үзенең хөрмәтле галимнәрен үзе янына күмүне васыять итеп калдырган. Бу турыда безгә Каһирә профессоры әйтте. Сәиф Сараиның кабере солтан каберлегендә булырга мөмкин, дигән фараз бар. Каберлек, андагы ташлар да ярыйсы хәлдә сакланган. Аларны Каһирәгә барып өйрәнергә кирәк. Мисыр архивларында һәм китапханәләрендә эзләнеп, Сәиф Сараи һәм, гомумән, Алтын Урда белән бәйле яңа ачышлар ясарга мөмкин», – ди Илнур Миргалиев.

Сәиф Сараины без урта гасыр татар шагыйре дип беләбез. Кыпчак телле башка халыклар да аны үзенеке дип таный. Башлыча, татарлардан күреп, казахлар, үзбәкләр якын итә башлады. Шулай да, Сәиф Сараины өйрәнүгә татар галимнәре нигез салды. Аны танытуда тел галиме Хатыйп Миңнегуловның, тюрколог Әмир Нәҗипнең, археолог Равил Фәхретдиновның өлеше зур.

Сәиф Сараиның туган урыны дип, Самара өлкәсе белән Татарстан чигендә урнашкан Камышлы авылы билгеләнде. Үзенең әсәрләрендә ул Идел-йортта, Камышлыда туганын күрсәтә, шуңа күрә Сәиф Сараины, шикләнмичә, татарныкы дип әйтә алабыз.

Сәиф Сараи сурәте

Фото: © Абдул Фархан

«Сәиф Сараины өйрәнеп, урта гасырларның сәяси тарихын күзалларга мөмкин. Туктамыш, Аксак Тимер, Бәркүк – болар барысы Сәиф Сараиның чордашлары. Бу чорда Алтын Урда җимерелә. Моның төп сәбәпләрен аңларга кирәк. Кызганыч, безгә ул заманнан тарихи кыйпылчыклар гына килеп җиткән. Без шулардан тулы картина төзергә тырышабыз. Булган кыйпылчыклар илдә җитди сәяси процесслар барганын күрсәтә. Телне куллана белү, мәдәният, фән үсеше – бөтенесе булган. «Сөһәил вә Гөлдерсен» әсәрендә Туктамыш белән Аксак Тимер сугышы да, мәхәббәт дә, ватанпәрвәрлек тә бар. Ягъни зур булмаган бер әсәрдә төрле темалар бик оста ачыла.

Бәркүк солтанның каберлеге исән. Ул шактый зур һәм яхшы сакланган. Бәркүк безгә ни өчен мөһим? Ул Туктамышның союзнигы була, Алтын Урда тарафдары буларак, Аксак Тимергә каршы сугыша. Аның янында Сәиф Сараи да эшли.

Без Мисырда Бәркүкнең ике комплексын барып күрдек. Беренчесе – сөт әнисенеке. Солтан ул урынны бик яраткан, анда еш кына барып, догалар укый торган булган. Икенчесе – үзе күмелгән урын. Ул бик зур. Сәиф Сараи да шунда күмелгән булырга мөмкин.

Алтын Урда тарихын тирәнрәк белү өчен Мисыр мәмлүкләрен дә өйрәнергә кирәк, чөнки Алтын Урдада ислам дине кабул ителгәннән бирле, ханнар белән мәмлүк солтаннарын дуслык кына түгел, туганлык җепләре дә үзара бәйләгән. Урта гасырларда ике ил җитәкчеләре арасында кыз алышу традицияләре булган. Алай гына да түгел, мәмлүкләрнең бер өлеше – безнең яклардан чыккан кыпчаклар икәне мәгълүм. Мәмлүкләр көчле сугышчы булган. Алар хәтта «Тәре походы»н туктата алган. Мәмлүкләр хакимлек иткән чорда фән, мәдәният алга киткән. Безнең галимнәр аларга барып укыган, ә Мисыр үз мәдәниятен Алтын Урдада җәелдерергә тырышкан. Безгә туры килә торган традицион исламның чишмә башы м Мисырдан. Бүген дә дин белгечләребезнең Мисырда укып кайтуы очраклы түгел», – ди Илнур Миргалиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100