Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Миссия – мирасыбызны популярлаштыру»: Чистай, Биләр, Болгарда туристлар ниләр күрә ала?

Мәдәният министрлыгы туристик маршрутлар ача. Максат – мәгърифәтчелек һәм стереотипларны җимерү. Журналистыбыз тест режимында үткәрелгән туристик маршрутта йөреп кайтты.

news_top_970_100
«Миссия – мирасыбызны популярлаштыру»: Чистай, Биләр, Болгарда туристлар ниләр күрә ала?

ТР Мәдәният министрлыгы җәйне 2 яңа туристлык маршруты белән каршы ала. Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2 юнәлештә тур формалаштырылды: берсе – Казан артына, икенчесе – борынгы Ефәк юлы буйлап. Казан артына сәяхәт Әтнә татар дәүләт драма театры, Казан арты, Кырлайдагы Тукай музейлары белән берлектә эшләнсә, икенчесе Чистай, Биләр һәм Болгар музей-тыюлыкларын үз эченә ала. Туристик маршрутларның төп максаты – мәдәни вакыйгада күңел ачып кайту түгел, ә мәгърифәтчелек һәм... стереотипларны җимерү. Әйе, мәдәният министры Ирада Әюпова шундый максат белән эшкә тотынган.

«Кәрваннар эзеннән» дип аталган туристик маршрутны ТР Мәдәният министрлыгы иң элек журналистларда һәм блогерларда сынап карады. Өч музей тыюлыгы – Чистайда, Биләрдә һәм Болгарда урнашкан музейлар әзерләгән туристик маршрут 2 көнгә исәпләнгән. Кешеләр шимбә иртән чыгып китәләр дә, Чистай белән Биләрдә йөреп, Болгарга килеп ял итәләр. Көне буе Болгарда йөреп, кич кайтып китәләр. Туристик маршрут нигездә республикада яшәүчеләрне күздә тотып ясала.

Без 2 көнлек турны 1 көндә йөреп чыктык.

Беренче туристларны сәяхәткә Казаннан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова озатып җибәрсә, Болгардан Казанга Ирада Әюпова озатты. Чөнки Болгар музей тыюлыгы территориясендә ул көнне «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезоны финал ярышлары узды. Бәйгедә Ирада Әюпова да катнашты.

Юлия Әдһәмова: «Безнең төп максатыбыз – халыкта үз тарихына кызыксыну тудыру. Без тиешле дәрәҗәдә игътибар җитмәгән 3 локацияне берләштерәбез. Әлеге тур белән кызыксынучылар күп булыр дип уйлыйбыз. Тарихыбыз буенча белем балаларга да, өлкәннәргә дә кирәк. Без нәкъ менә сәүдә юллары белән бәйләнгән юнәлешне – Чистай, Биләр һәм Болгарны сайладык. Без формалаштырган тур сезгә ошар дип уйлыйбыз».

Журналистларны тарихчы һәм туган якны өйрәнү белгече Марк Шишкин озатып барды. Сәүдә юлларына бәйле бөтен мәгълүматны ул биреп, туристларны җирле экскурсоводларга тапшырды.

Минем әлеге турда катнашучы буларак максатым – экскурсоводлардан көн буенча ишеткән мәгълүматны укучыларга җиткерү түгел. Ул мәгълүматны кеше, теләге булса, үзе эзләп табып, диванда ятып та укып чыга ала, әлбәттә. Әмма андый мәгълүматны шул мәгълүматка бәйле урында басып торып, хәзерге модалы сүз белән әйтсәк, «көч урынында» («место силы»), ягъни, көчле энергетика төенләнеше булган урында ишетсәң, бөтенләй башка хисләр. Табигать ядкарьләре, уникаль ландшафты булган, тарихи вакыйгалар яки дини эшчәнлек белән бәйле урыннарны хәзер шулай атыйбыз бит инде – «место силы». Әлеге тур боларның барысын да бергә берләштергән. Табигать ядкарьләре, уникаль ландшафт, тарихи вакыйгалар яки дини эшчәнлеккә өстәп кәрван эзләре булуы да игътибарга лаек, ягъни колакта акча челтерәве ишетелергә, күз алдына хәзинә ялтыравы килергә мөмкин. Кыскасы, без борынгы бабаларыбыз Ефәк юлыннан сәүдә итеп йөргән эзләрдән йөриячәкбез.

Беренче тукталыш: Чистай – Җүкәтау

Сәяхәт Җүкәтаудан башланды. Җүкәтау – Урта гасырларда (10-15 йөзләрдә) Идел буе Болгары шәһәре. Каманың (Чулман) сул ярында – хәзерге Чистай тирәсендә урнашкан. X – XIII гасырларда Идел буе Болгарында эре һөнәрчелек һәм сәүдә-икътисад үзәге. 1236 елда Батый хан гаскәре тарафыннан талана, 14 -15 йөзләрдә берничә тапкыр рус ушкуйниклары һөҗүм иткәннән соң, элеккеге көчен югалта.

Федераль әһәмияткә ия Җүкәтау комплексы Чистай янәшәсендәге Данауровка һәм Крутая гора авыллары янында урнашкан. 80нче еллардан бирле Җүкәтаү биләмәләрендә элеватор эшләп килә. Җүкәтау мирас объекты буларак саклана башлаганчы салып куйганнар – нихәл итәсең.

Җүкәтау – Кама ярындагы табигатьнең матур бер урыны. Анда хәрабәләр калмаган, яр буендагы ялан кыр. Яланның бер читендә гасырлык имән утыра. Имән янына яшь парлар килә икән.

«Биредә археологик экспедицияләр байтак булды. Археологлардан Пономарев, Хуҗин, Нәбиуллиннар эшләде. Алар тикшерделәр, документлаштырдылар. Кешеләр әле дә биредә хәзинә эзләштерәләр, казыналар. Кайчандыр табылган да, алар Милли музейга тапшырылган. Керамика күп табыла. Бу шәһәр сәүдә үзәге булган, бай яшәгәннәр. Галимнәр биредә – Килевка елгасы аръягында – Болгардагы Ага-базарга охшаш сәүдә үзәге булганлыгын ачыклаган. Шунда ук кәрван-сарай да булган. Юлчылар, кәрванчылар туктап кунып, мунчаларда юынып чыга алганнар. Без Җүкәтау тарихы аша ул заманнарда кешеләрнең нинди урыннарга шәһәр корганнарын, икътисадны көйләгәннәрен күрә алабыз», – дип сөйли экскурсовод вазыйфасын өстенә алган Чистай тарихи-археологик һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Светлана Скучаева.

Экскурсовод сөйләгәндә борынгы Җүкәтау шәһәре дә, XVIII-XIX гасыр сәүдәгәрләре дә күз алдына килә килүен. Гаилә белән туристик маршрут буенча килүчеләрнең барысына да күз күрер әйбер булмагач, сүзгә корылган экскурсия белән генә кызыксындырып булырмы? Әлбәттә, экскурсоводның осталыгы һәм харизмасы белән бу мәсьәләне күпмедер дәрәҗәдә хәл итеп була. Әмма бу гына җитәрме икән? Бәлки, күпмедер дәрәҗәдә квестлар белән, заманча технологияләр белән хәл итеп булыр. Ә бәлки, Җүкәтауга бәйле риваятьләрне, әкиятләрне барларга, тулыландырырга, булганнарын шушы җирнең көчле энергетикасы турындагы хикәятләр белән баетырга кирәктер. Кыскасы, тарихчы-археологларга һәм музей белгечләренә ярдәмгә фольклорчылар, этнографлар һәм язучылар килә ала. Кабан күле төбендә яткан хан казнасы хәзинәләре Җүкәтәү байларының базларында нигә калмаска тиеш, ди? Хыялланырга ярамыймы әллә? Йөри, ди, бит хәзинә эзләүчеләр һаман да, туристлар да җир асты хәзинәләренең энергетикасын алып, күңелләренә мул тормыш турында өметләр һәм кесәләренә «байлык бөтиләре» салып кайтып китә ала.

Җүкәтаудан соң «Кәрваннар эзләре»ннән кайчандыр өяз шәһәре булган Чистайга килеп җиттек. Чистай губернаның Казаннан кала икенче сәүдә үзәге булган. Чистай – икмәк сәүдәсе белән зур капитал туплаган сәүдәгәрләр шәһәре: Челышев, Шашин, Чукашев, бертуган Поляковлар биредә яшәгән. Хәйриячелек белән шөгыльләнгәннәр, ди. «Камалия» мәдрәсәсен тоткан Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов кебек татар сәүдәгәрләре дә булган, әлбәттә. «Биредә элеватор урнашуы да аңлашыла. Шушы якның икмәк сәүдәгәрләре биредәге уңайлы логистикада миллиардлар эшләгәннәр. Чистайда икмәкле 12 пристань булган. Һәр икмәк сәүдәгәренең үз пристане булган. Алар бит бөртеклеләрне сатып кына калмаганнар, тегермәннәрендә эшкәрткәннәр дә – монда 60тан артык тегермән эшләп торган, шуларның 4-6сы парда эшләгән. Алар чын эшмәкәрләр булган. Икмәк сәүдәгәрләре Россияне ачлыктан коткарганнар», – дип сөйли экскурсовод.

Сәүдәгәр Подуруевлар утарында урнашкан һәм 100 елдан артык эшләп килгән (1921 елдан бирле) Шәһәр тарихы музеенда безне сәүдәгәрнең хатыны, Алабуганың атаклы сәүдәгәре Иван Стахеевның кызы Мария Ивановна (музей хезмәткәре, әлбәттә) каршы алды. Музейның уникаль экспонатлары – Николай Мельников ясаган агач велосипедлар. Ул велосипедларны үзе беркайчан да күрмәгән килеш ясаган диләр. Мельников булып та сөйләшеп күрсәтте хезмәткәрләр. Пастернак музеена һәм «Дом учителя» дип аталган әдәби-мемориаль музейга кереп тора алмадык, татар бистәсен дә автобус тәрәзәсеннән карап кына уздык. Сувенир салонына кереп, Чистайның үзенчәлекле рецепт белән пешерелгән гаҗәеп тәмле перәннекләреннән авыз иттек. Музей хезмәткәрләре Шәһәр тарихы музеенда да, Сувенир салонында да театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Болар барысы да Чистайның рус сәүдәгәрләре тормышына корылса да, толерантлык мәсьәләсе күз уңында, әлбәттә. Театральләштерелгән тамашада сәүдәгәр хатыны кунакларын сыйлаганда, ахирәте Мәрьямбану, кереп, кош теле белән сыйлап чыгып китте. Шәһәр тарихы музеенда да 4 персонажның берсе татар киеменнән иде.

Татар бистәсе ягында борынгы татар йортлары бар әле. Шуларның кайберләреннән бүген музей ясап куярлык, әмма Чистайда татар тарихына һәм шәхесләренә караган музейлар юк икән, нинди толерантлык инде?! Мария Ивановна янына Мәрьямбануны кертеп кенә тигезләп булмый ла аны. «Чистайда татар мәдәниятенә игътибар юк, олы шәхесләребезгә музейлар кирәк, дип чаң кагам», – дип язды Сурия Усманова. Әйтик, ул «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән күренекле татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре – XX гасыр башы татар мәгарифе тарихында феномен», Археология музее, Габдерәхим Утыз Имәни һәм XVIII һәм XIX гасыр шагыйрьләренә, мәгърифәтчеләренә багышланган музей, Татар халкының бөек галимнәре (Сәет Вахиди, Альфред Халиков, Сәләм Алишев, Әнвәр Хәйри, Җәмил Зәйнуллин, Зөлфәкәр Кыямкәр), Әмирхановлар – мәгърифәтчеләр династиясе һәм башка музейлар ясарга тәкъдим итә.

Икенче тукталыш: Биләр – Изге чишмә

Биләргә кузгалдык. Биләрдә «Кәрваннар эзеннән» туристик маршруты белән килүче туристларга борынгы мәчет нигезе һәм, әлбәттә, изге чишмә белән аның янәшәсендәге музей тәкъдим ителәчәк. Биләрнең чисталыгына игътибар иттем – каралты-кура тәртиптә, үләне чабылган, буйыйсы буялган. Кунаклар борын җыерып кайтып китәрлек түгел, кыскасы. Әллә каты куллы, акыллы җитәкче эше, әллә җирле халык үзенең һәм йортының туристлар өчен тере экспонат булуын белеп яши.

Музей-тыюлыгы директоры, тарих фәннәре кандадиты Зөфәр Шакиров бик җентекләп, кызыклы итеп сөйләп чыкты. Сүз уңаеннан, агачка тасма бәйләргә ярамаганлыгын искәртте. Экология проблемасы бу, җәмәгать. Борынгылардан калганча, чүпрәк бәйләп теләк теләү – яхшы гамәлдер, әмма агачларны да хөрмәт итик.

Ә экскурсовод мәгълүматларына килгәндә, кәрваннар икән, димәк, икътисади якка басым ясарга кирәклеге әле җитеп бетмәде. Галимгә көн буе бертуктаусыз сөйли алырлык мәгълүматы арасыннан нәкъ шундыен гына аерып алып текст әзерләргә кирәктер. Темада иркен «йөзгән» галимгә аның бер кыенлыгы да юк инде. Бәлки, Мәдәният министрлыгы һәм Зөфәр Шакиров күзаллаган Алхимик музее кызыксынучан кешеләр өчен бер «магнит» була алыр иде.

Сөенечле хәбәр – Биләр музей-тыюлыгында реставрация көтелә. Ул туристларга комачауламаслык итеп, этаплап ясалачак.

Тагын бер яхшы мәгълүмат – Биләрдәге кафеларда хәләл һәм экологик чиста ризык ашаталар, дип ышандырдылар безне.

Чистай һәм Биләр музей-тыюлыкларындагы бер проблема – татар телле экскурсоводлар булмау. Ә ихтыяҗ бар. Биләрдә әлеге проблемадан директор үзе чыга алса – Зөфәр Шакиров ике телле белгеч: Казанда туып-үссә дә, күпчелеге руслар яшәгән торак пунктта яшәсә дә, татарча сөйләшә һәм сөйли ала. Башка татар телле белгеч юк. Чистайда бу проблема тагын да кискен тора – экскурсия алып бара алырлык татар телле бер белгеч юк. Кайда соң Чистай кадәр Чистайның милләтен һәм туган ягын яраткан татарлары? Юкмы алар, әллә хезмәт хакы Чистай ягында яшәүче мишәр татарлары ризалашмаслык дәрәҗәдә азмы? Ә татар телле экскурсияләргә ихтыяҗ бар, ди.

Өченче тукталыш: Болгар

Болгарга кузгалдык. Биредә туристлар өчен мөмкинлекләр тудырылган: музейлар да күп, Ак мәчет тә бар, яр буе да төзекләндерелгән, кафеларда да, ачык һавадагы мичтә дә коймак пешә. Болгар музей-тыюлыгы янәшәсендә урта хәллеләр өчен кунакханә булмау проблемасы гына бар. Әлеге 2 көнлек турда төн куну өчен Болгарның үзендә урнашкан кунакханә каралган, ерак түгел.

Болгар музей-тыюлыгының иң зур хәзинәләренең берсе – Гиннесс рекордлар китабына кертелгән Коръән китабын һәм Болгар цивилизация музееның кайбер өлешләренә күз йөртеп алгач, без кызыклы бер тамашаның шаһите булдык. Биредә «Тархан» тарихи-мәдәни тапшыруының финалы төшерелә иде. Дөресрәге, финалның финал өлешенә килеп эләктек.

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезоны финал ярышлары Болгарда узды. 6 финалист арасыннан җиңүче сайланып, ул КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтына Төрки халыклар тарихы профиле буенча бюджет урынына ия булачак.

«Бик зур рәхмәт сезгә, мин сезне сокланып күзәттем. Сорауларның 90 процентына җавап та бирә алмаган булыр идем әле – чынлап әйтәм. Киләчәктә сезнең зур фәнни эшләрегезне күрергә язсын! Тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк. Кайчан да булса минем оныгым да сезнең кебек шундый тапшыруларга катнаша алсын иде, дип кызыгам», – диде мәдәният министры Ирада Әюпова, финал ярышлары тәмамланган катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп.

Финал ярышларында катнашкан экспертлар һәм жюри әгъзалары: КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Тимерхан Алишев, Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов, Мәрҗани исемендәге Тарих институты бүлек мөдире Бәхтияр Измайлов, КФУ доценты Айрат Төхвәтуллин. Финал ярышларын КФУ галиме Раил Фәхретдинов алып барды.

Жюри киңәшмәгә китте, Ирада Әюпова журналистлар белән аралашырга бераз вакыт тапты. Беренче сорау Мәдәният министрлыгының Иванов «икмәгенә» кул сузуы турында иде, ягъни, туристик маршрутлар Туризм буенча комитет эшчәнлеге дип беләбез.

Ирада Әюпова: «Мин Иванов икмәген алмыйм. Туризм – ул бизнес. Алар үз туристик продуктын монетизацияләү юлыннан бара. Безнең өчен бу проект – эксперимент. Без мәдәни мирасның да монетизацияләнә алуын дәлилләмәкче булабыз. Казан Кремленә елына 4 миллион кеше килә. Әмма музейларга керүчеләр 400-500 мең. Бу – дөрес түгел. Безнең музейлар начар түгел. Без туристлар йөрүенең структурасын анализладык. Шуның 60 проценты ниндидер чарага килүчеләр булып чыкты, ягъни, вакыйгаларга бәйле. Әйе, бу – бик әһәмиятле. Әмма сугышларны реконструкцияләү, Изге Болгар җыенына килү яки Свияжск ухасын ашау гына түгел, кешеләрнең мирасыбыз булган экспонатларны күрүләре дә кирәк. Мәдәният министрлыгының миссиясе – мирасыбызны популярлаштыру. Безнең зур проблемабыз – үз тарихыбызны белмибез.

Сез бүген «Тархан» тарихи-мәдәни бәйгесен төшерү шаһиты булдыгыз. Бу – фантастик проект, министрлыкның иң уңышлы проекты. Мин бу балалар белән аралашып аларга сокланам. Алар – безнең киләчәк. Безнең буын бу балаларга төп байлыгыбыз нефть түгел, ә музейларда сакланган мирасыбыз булуын җиткерергә тиеш. Нефтьче буларак әйтәм, нефть ул – кайчан да булса бетәчәк ресурс. Ә безнең экспонатларның бәясе арта гына бара. Музейларда бәяләп бетергесез байлык ята.

Без шаблоннар белән яшибез. Чистай – православ шәһәр дип уйланыла, без сезгә алай гына түгеллеген күрсәтергә тырыштык. Биләр тыюлыгы – Изге чишмә... Алай түгел, Биләр музей-тыюлыгы – Евразия киңлегендәге иң борынгы мәчет хәрабәләре. Биредә борынгы зур шәһәр хәрабәләре ята. Биләр бик күп Европа шәһәрләреннән дә зуррак булган. Болгар күпләр өчен Изге Болгар җыены булса да, биредә бик күп кызыклы объектлар бар. Ура-патриотизм белән генә булмый, кеше үз тарихын белмәсә, ул беркайчан да патриот булмаячак. Ул үзен шушы җир белән бәйләп торган тамырларның ныклыгын тоярга тиеш. Шуңа да мин беркемнең дә «ипиен» алмыйм. Әлегә бу туристик маршрутның рентабельлеге турында сүз бармый. Популярлаштыру турында сүз бара».

  • Бәясенә килгәндә, үз машинасы белән килгән гаилә өчен турның бәясе 1 кешегә 4-5 мең сум чамасы булыр дип күзаллана. Моңа отель бәясе дә кергән. Автобус белән килгән кеше өчен турның бәясе 8 мең сумга җитәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100