news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мишкә районында авариядә үлгән хатыннарның икешәр баласы ятим калган

news_top
Мишкә районында авариядә үлгән хатыннарның икешәр баласы ятим калган
Башкортстан буенча ЮХИДИ

Кичә Башкортстанның Мишкә районында авариядә ике хатын-кыз һәлак булды. Тагын өч кеше имгәнде, алар хастаханәдә ята. Мәрхүмә хатыннар Сосновка авылында яшәгән. Алар "ВАЗ-2110" машинасына утырып районга МФЦга барган. Кайтып барышлый "ВАЗ-2110" "Лада Веста" белән бәрелешә. Бу турыда "Башинформ" язды.

"Лада Веста" белән 42 яшьлек ир-ат, "ВАЗ-2110" белән 28 яшьлек хатын-кыз идарә итә.
 
Мәрхүмә 28 яшьлек хатынның туганнары сүзләренчә, аның нәни кызы һәм улы ятим калган. Хәзер бу хатынның анасына кызын җирләүдә ярдәм кирәк. Һәлак булган икенче кеше - 35 яшьлек хатынның да балигъ булмаган ике кызы ятим калган. Мәрхүмә хатыннар белән бергә барган 24 яшьлек тагын бер кыз имгәнгән. Аның башы яраланган, кабыргалары сынган, күкрәк читлеге бәрелгән.
  
"Лада Веста" машинасындагы кешеләр әбиләрен җирләргә бара торган булган. Бу машина салонындагы 38 яшьлек хатынның башы имгәнгән, аягы сынган, ияге яраланган. "Веста" йөртүчесе реанимациядә ята. Аның күкрәк читлеге бәрелгән, талагы өзелгән, пневмоторакс диагнозы куелган, диелә хәбәрдә.

  • Мишкә районында коточкыч фаҗига: ике хатын-кыз үлгән, тагын өч кеше имгәнгән, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар