Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мишкә районында коточкыч фаҗига: ике хатын-кыз үлгән, тагын өч кеше имгәнгән

news_top_970_100
Мишкә районында коточкыч фаҗига: ике хатын-кыз үлгән, тагын өч кеше имгәнгән
www.bashinform.ru, ЮХИДИ

Башкортстанның Мишкә районында юл һәлакәтендә ике хатын-кыз үлгән, тагын өч кеше имгәнгән. Бу турыда ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 23 майда кичке дүртләр тирәсендә Бөре-Тастүбә-Саткы юлында була. Биредә «Лада Веста» машинасы каршыга килә торган «ВАЗ-2110» белән бәрелешә.

«Десятка» белән идарә итә торган хатын-кыз һәм аның белән бара торган пассажир хатын-кыз урында ук үлә. Бу машин салонындагы тагын бер хатын-кыз имгәнә.

«Веста» машинасының йөртүчесе һәм аның пассажирын да хастаханәгә озаталар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100