Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мишәрләрнең булуы — татарның байлыгы»: Самара татарлары белән «Җанисәпле сөйләшү»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы җанисәп алдыннан читтәге татарлар белән онлайн форматта очрашуларын дәвам итә. Самара шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез дә турыдан-туры эфирда төбәктәге татарларның тормышы, мәгариф, мәдәният, дин өлкәләрендәге мәсьәләләре һәм казанышлары турында сөйләде.

news_top_970_100
«Мишәрләрнең булуы — татарның байлыгы»: Самара татарлары белән «Җанисәпле сөйләшү»
Рамил Гали

«Мәктәптә укучылар елдан-ел арта»

Беренче булып сүзне Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбе директоры, өлкәнең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы Радик Газизов алды. Ул Самарадагы милли мәгариф турында сөйләде.

Безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты икенче сыйныфтан башлап, унберенчегә кадәр атнасына уртача өчәр сәгать керә. Балалар саны да елдан-ел арта. Быелгы уку елында бездә алты йөзгә якын бала белем алачак. Керергә теләүчеләр бик күп. Аларның бөтенесен кабул да итә алмыйбыз. Былтыр ике сменада укыта башладык. Аңа хәтле бер генә смена иде.

Мәктәпкә килүчеләр төрле, әмма күбесенең әти-әнисе авылдан чыккан. Катнаш никахлардан килгән балаларны да кабул итәбез. Чөнки аларны безгә татар каны китерә. Без моңа шатланабыз гына.

Дәресләрдән тыш, татар җырлары, бию, көрәш түгәрәкләре алып барабыз, укучыларны татар халкының тарихы, мәдәнияте белән таныштырабыз. Чараларны да татар телендә үткәрергә тырышабыз.

Укытучыларыбыз да татар телен белә. «Физика, рус теле, химия, биология укытучысы булсынмы ул — барысы да татарча сөйләшә, алар татарлар. Бездә татар телен белү шарт, — диде ул.

Радик Газизов шулай ук төбәктә татар теле укытучыларын табу мәсьәләсенә дә тукталды.

Кадрлар белән проблема, әлбәттә, бар. Быел гына биш укытучыбыз декрет ялына китә. Ике кызны институтка озаткан идек. Алар мәктәбебезне тәмамлап, педагогика көллиятендә химия, биология факультетында укыганнан соң бездә укытырга килделәр. Бер ел эшләделәр дә кияүгә чыгып, ялга киттеләр.

Сәләтле балаларны педагогика көллиятенә озатабыз. Хәзер бер егет тарих факультетында, бер кызыбыз башлангычларны әзерләү юнәлешендә укый, инглиз теле укытучысы да көллияттә белем ала. Ветеран укытучыларыбыз да бар. Кемдер бездә - 15, кемдер 20-25 ел эшли, — диде мәктәп җитәкчесе.

«Мәчеткә килүче 600 кешенең алтмышы гына татар»

Самараның «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказов дин һәм телнең тыгыз элемтәсен ассызыклап, мәчет каршындагы татар теле дәресләре турында сөйләде.

Тел белән дин бик якын, бәйле әйберләр. Самараның татар милли-мәдәни автономиясе белән бергә эшлибез. Тел саклау мәсьәләсе беренче урында тора. Чөнки татар теленә бик күп гарәп сүзләре кергән. Телне белү яңа юллар ачып җибәрә. Мәҗлесләрдә вәгазьләрне саф татар телендә сөйләргә тырышабыз.

Җомга намазына 600 кеше килә, шуның алтмышы, ягъни 10 проценты гына татар була. Шуңа күрә кайчак вәгазьләрне рус телендә сөйләргә мәҗбүрбез. Чөнки күпчелек аңламый.

Коронавируска кадәр Татарстан белән сөйләшеп, халык туган телен онытмасын дип, бездәге кинотеатрда атнасына бер мәртәбә татар фильмнарын бушлай күрсәтергә җыенган идек. Төрле чаралар да шунда узган булыр иде. Мәчеттә кино күрсәтеп булмый бит инде, фильм күрсәтә торган җир түгел ул. Планнарыбызны коронавирус афәте бераз бозып ташлады.

Алдагы елларда мәчетләребездә ике йөзгә якын бала укыды. Алар арасында таҗик, үзбәк төркемнәре дә бар. Алар аерым укый. Без татар телендә алып барабыз. Киләчәктә иске татар телендә Коръән тәфсирен укытуны башлап җибәрергә уйлыйбыз. Мин укып барырмын, алар карап барыр. Телебездәге онытылып бара торган сүзләрне төптән куптарып, казып чыгарырбыз дип торабыз, — диде Расыйх хәзрәт.

«Үзләрен рус дип яздыручы татарлар бар»

Самара шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Линар Сабиров җанисәп алдыннан үзләре халык санын алу эшен башлап җибәрүләрен әйтте.

Җанисәп алдыннан без татарлар санын якынча белер өчен, Самараның микрорайоннарында махсус кешеләрне җыеп, актив эшли торган төркемнәр ясадык. Алар үз җирләрендә булган татарларны санадылар. Аннан соң безгә хәбәр иттеләр. Һәр микрорайондагы татар кешеләрен беләбез. Безнең җанисәп нәтиҗәләре тулысынча түгел әле. Шәһәр буенча, ялгышмасам, 35 меңләп татар яши, — диде ул.

Моннан тыш, Самарада яшәүче татарлар милләттәшләре турындагы яңалыкларны интернет киңлекләрендә дә күзәтеп бара ала. «Ватсапта „Татар-башкорт хәбәрләре" дигән төркем ачтык. „Казан-2021“ дигән төркем дә бар», — дип уртаклашты «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расыйх хәзрәт Вакказов.

Бу төркемнәрдә төрле хәбәрләр куеп барабыз. Үзебезнең шәхси журналларыбыз да бар. Анда бездә күпме өлкән, күпме яшь кеше яшәвен исәптә тотабыз. Күренешләр уңай. Элек 130 меңгә якын татар булса, бу җанисәптә 160 меңгә җитәрбез дип торабыз. Бу безгә зур өметләр бирә. Әлхәмдүлилләһ, бездә туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк. Бүтән җирдә киресенчә бит ул, бездә менә шулай, — диде хәзрәт.

«Рәсми статистикада татарлар саны киметеп күрсәтелә», — дигән фикер йөри. Расыйх хәзрәт бу проблеманы белмәсә дә, Самарада рус булып язылучы татар барлыгын әйтте.

Рәсми җанисәптә татарларны киметеп санауларын белмим. Ләкин үзләрен рус дип яздыра торган татарлар бар. Бу алар белән аралашу җитмәгәнгә, аларга аңлатмагангадыр. Без беләбез аларны. Йә хатыны, йә ире рус була шунда… Кайберәүләр татарлар арасында яшәсә дә, шулай языла, — диде дин әһеле.

Милли матбугат ни хәлдә?

Очрашуда катнашучыларга милли матбугат турында да сорау бирми булдыра алмадык. Бүгенге көндә Самара өлкәсендә «Бердәмлек» татар газетасы, «Самара татарлары» дигән журнал чыгып килә, интернетта төбәктәге татарлар турында сайт та бар. Әлеге сайттагы мәкаләләрнең, булган мәгълүматның күпчелеге рус телендә алып барыла. Расыйх хәзрәт Вакказов моның ни өчен шулай булуын әйтте.

Сайт һәм журналның хуҗасы Ильяс Шәкүров исемле кеше, ул үзе монда юк. Әмма эшен бик яхшы алып бара. Ул бит җиңел эш түгел. Кешеләрне җәлеп итәр өчен, әз генә русча мәгълүмат та кирәк. Татарча укый белеп, аңламаган татарлар да күп бит әле. Әти-әнисе татар, ләкин үзе татарча аңламый, шулай да, татар дөньясы белән кызыксына. Мондый кешегә дә мәгълүмат кирәк. Минемчә, нормаль хәл бу. Бәлки Татарстан өчен бераз вәхши күренештер дә инде… Без дә, вакыты килеп җиткәч, сезнең дәрәҗәгә ирешербез дип өметләнәбез, — диде ул.

«Мәчетләр җитми, халык намазны урамда укый»

Элек кайбер төбәкләрдәге мәчет-мәдрәсәләр бүтән оешмалар итеп үзгәртеп корылган. Расыйх хәзрәт әйтүенчә, шундый кайтарасы биналар кайтарылып беткән инде, әмма мәчетләр барыбер кирәк. «Самарада бүгенге көндә җиде генә мәчет, бу бик аз. Яңгыр, кар яуса да, халык намазны урамда укый. Яңа мәчетләр төзергә кирәк. Без тегеннән дә, моннан да „тартып“ карыйбыз. Ләкин алга китеш күренми әле», — дип сөйләде ул.

Линар Сабиров та бу мәсьәләгә карата фикере белән уртаклашты: «Шәһәребезнең тарихи үзәге, Куйбышев урамында урнашкан борынгы мәчетне кайтардылар. Матур итеп манара күтәреп куйдылар. Иделдән теплоход белән узганда, балкып тора ул. Аннан соң бер урамны - Казан урамы, икенчесен Мәчет урамы дип үзгәрттеләр. Анда элек татар бистәсе булган», — диде Линар әфәнде.

Самара өлкәсе — мишәрләр күпләп яши торган төбәк. Кайбер якларда мишәрләрне татарлардан аеру омтылышлары да күзәтелгәли. Монда да шулай түгелме икән? Бу катлаулы сорауга Расыйх хәзрәт алынды:

Ике тәкә сөзешә дип, без дә алар белән сөзешә башласак, без дә тәкәгә әйләнәбез бит. Башкортлар белән җыелып утырганыбыз бар. Аларның да, безнең дә кәеф уңай. Телебез бер диярлек, динебез, кыйблабыз, киемнәребез, ашларыбыз — бер. Элек армиядән башкорт егете татар кызын алып кайтса, «Аллага шөкер, үзебезнең кеше булган», — дип әйткәннәр. Төрекләрдә: «Ике дәүләт, бер милләт», — дигән сүз бар. Казах белән кыргызларда: «Бер ананың ике баласы», — диләр.

Башкортларны үзебезнең кеше, дибез. Әйе, әзрәк тегендә-монда сикереп караучылар бар. Ләкин Самарада башкортлар белән проблема юк. Бергәләшеп кунакларга, мәҗлесләргә йөрибез, аларны чакырабыз, үзебез барабыз.

Мишәрләрне татарлардан аерып карау — кайбер төбәкләргә хас күренештер, Аллага шөкер, бездә андый чир юк, бездә дуслык!» — диде ул.

«Мишәрләр үзләренең мишәр икәнен Казанга килгәч кенә аңлый. Чөнки монда аларның акцент белән сөйләшүләренә төртеп күрсәтәләр» — дигән фикер бар. Расыйх хәзрәткә дә шулай әйткәннәре бар икән.

Мин читтән торып Казанда Ислам университетында укыдым. Самарадан Казанга поездда килгәч, такси белән университетка барырга кирәк. Шунда: «Әйдә, утыр, мишәр егете, илтәбез сине», — дигәннәре бар. Без монда үзебезне мишәргә бик санамыйбыз да. Мишәр булу — байлык бит ул. Безнең күп, көчле икәнебезне аңлата, матурлык өсти, телебезне баета. Безгә мишәр, типтәр дисәләр дә, үпкәләмибез. Беренче чиратта, без — татар.

Чит җирдә туганлык күбрәк була бит әле ул. Линар Илдус улы янында җыелабыз, анда Оренбург, Пенза, Башкортстан, Казан, Саратовтан да татарлар килә. Анда бу турыда беркайчан да сөйләшкәнебез, кимсетү ишеткәнебез юк, — диде имам-хатыйб.

Линар Сабиров сүзләренчә, Самардагы татар телен Татарстанның элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов югары бәяләгән булган. «Берничә ел элек безгә Энгель Фаттахов килде. Ул: „Мәктәптәге балаларның татар теле матур, әдәби телдә сөйләшәләр“, — диде», — дип искә алды Линар Сабиров.

Расыйх хәзрәт Татарстанның мәшһүр Гали авылыннан. Ул андагы хәзерге вазгыять, татар мәктәпләре турында да сөйләде. «Авылга еш кайтып йөрим. Күптән түгел генә мәктәп директоры белән мәҗлестә булдык. Мин мәктәптә укыганда авылда 700 йорт, мәктәптә 600 бала иде. Хәзер авылда йөз йортка кимеде, мәктәптәге балалар саны да азайды, якынча 180 бала калды. Шулай булса да, әз түгел әле. Галидә хәзер балалар бакчасы ачылды, матур гына музей оештырылды. Авыл әлегә көчле, анда тел бетә, дип әйтеп булмый», — диде.

Татарларга нинди «конвейер»ны кабызырга кирәк?

«Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбының милләтне саклау турындагы фикере аеруча кызык:

Матбугатка да, Бөтендөнья татар конгрессына да, Татарстан Диния нәзарәтенә дә тәкъдимебез шундый: бу җанисәп уза да китә, без бер-ике адым алгарак карарга тиеш. Ун елдан соң халык санын алу тагын булачак, монысында әллә нәрсә үзгәртә алмасак та, киләчәгенә ныклап әзерләник.

Безнең «конвейер» ватылды. Шушы «конвейер»ны төзәтеп, рәтләп, кабызып җибәрик. «Нинди конвейер?» — дип сорасагыз, элек татар гаиләсендә шундый «конвейер» эшли иде. Балалар табалар иде дә, әти-әнигә алып кайтып тапшыралар иде, дәү әти белән дәү әни Әттәхиятен, Әл-Фатихасын, Әл-Ихласын, Салаватын — бөтенесен өйрәтеп, үстереп бирә иде. Ә тегеләр таба тора. Гаиләдә биш, алты, сигез, ун баладан да ким булмый иде.

Хәзер: «Кем тапкан — шул карасын», — дип кенә торалар. Менә мондый сәясәт белән без бетәчәкбез. Яшьләрнең эшлиселәре, йорт, машина аласылары, ял итәселәре бар. Әти-әниләр ярдәм итмәсә, киләчәгебез өметсез.

Чечен халкы 20 ел эчендә 700 меңнән 1,5 миллион булды, бермә-бер арттылар. Без, 7 миллион татар, хәзер 15 миллион булырга тиеш идек инде. Күпчелек белән санлашалар, кими барсак, безнең белән исәпләшмәячәкләр дә. Шуңа күрә бу «конвейер»ны кабыза алсак, иншә Алла, безнең киләчәк чәчкә, гөлбакча эчендә булачак.

Моны халыкка мөфтият аңлатырга тиеш. Бала табу, баланың күп булуы никадәр саваплы, бала төшерүнең зур гөнаһ булуы турында вәгазьләр укырга кирәк. Матбугат чараларында да сөйләп барырга киңәш итәм. Шушылар турында бер ел гына түгел, икенче җанисәпкә кадәр 10 ел буе сөйләргә тиешбез. Шулай иткәндә, чәчкәсен генә түгел, иншә Алла, җимешен дә күрербез, - дигән теләктә калды дин әһеле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100