Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мишә ярларыннан чыккан: «Моның кадәр суның бер төн эчендә менгәне юк иде әле»

Бу көннәрдә басуларда, урманнарда кар бөтен көченә эри. Эрегән кар балчыкны ергычлап юл буйларыннан шаулап түбәнгә таба ага да, елгаларны ярларыннан ташыта. Татарстанда ташу вакыты килеп җитте. Ташу карарга дип, Казан артындагы Питрәч районы Чыты авылына юл тоттым.

news_top_970_100
Мишә ярларыннан чыккан: «Моның кадәр суның бер төн эчендә менгәне юк иде әле»
Көбра Мөхәммәтгалиева
Рифат Каюмов

Биредә Мишә авылга терәлеп ага, шуңа күрә табигатьнең хикмәтен карарга балчык ерып керәсе юк. Җитмәсә, Чыты авылының мәдәният йорты директоры, блогер Миңнур Шәмсетдинов суның күтәрелгәнен көн дә социаль челтәрләргә куеп, кызыктырып тора. Ташу карарга мин генә түгел, авыл халкы да килә икән. Су буенда урыны-урыны белән кешеләр күп күренде. Кайчандыр авылдан шәһәргә чыгып киткән кешеләр дә, җаен табып, ташу карарга махсус кайткан иде.

Авылга килүгә, Миңнур Шәмсетдинов мине су буена – Сабантуй уза торган мәйданга алып китте. Бөтен мәйдан су белән тулган, электр баганалары, Сабантуй будкасы су эчендә калган иде. Елга аркылы йөри торган күперне су төнлә тулысынча күмгән. Күпер урынын агып китә алмыйча биялеп калган бозлардан, агач ботакларыннан гына чамалап була.

Берәүләрнең бакча башында калган иске «ДТ-75» тракторы белән арбасының түбәсе генә күренеп тора. Эшкә яраклы техника булмагач, аның өчен борчылган кеше юк. Ул суның никадәр биек күтәрелгәнен күрсәтеп торучы маяк ролен үти. Тракторның түбәсен су күмсә, Мишә нык ташыган булып исәпләнә икән.

 Кечкенә вакытта агып килгән бозларга басып, ярның бер ягыннан икенче ягына чыгып уйный идек. Элек бозлар өч көн буе ага иде. Мишә саекканга микән, хәзер алай боз акканын күргән юк, - ди ташу карарга килгән ир-ат.

Мин аннан ни сәбәпле елганың кимүе турында кызыксындым.

 Авылда суы кими бара бит. Бездә генә әллә ничә чишмә кипте инде. Элек чишмәнең суы кимесә, актарып чыгаралар иде. Хәзер чишмәләр караусыз калды, - ди ул.

Икенче ир-ат та ташу вакытындагы балачак хатирәләрен искә төшерде.

 Боз акканда авыл халкы су буена җыела иде. Боз белән бөтен кайгылар, авыртулар агып китә дигән ышану булды. Учак ягып, боткалар пешереп, изге теләкләр теләү бар иде бит. Хәзер алай йөргән кеше юк инде, - дип моңсуланып куйды ул.

«Моның кадәр суның бер төн эчендә менгәне юк әле»

Ташуны карау күңелле булса да, су буенда яшәүчеләргә шактый борчу китерә ул. Халыкның кар эри башлаганнан алып, ташу кимегәнче төн йокысы кача. Хайваннарны, умарталарны төне буе саклау, бөтен җиһазларны биегрәк урынга күчерү – ел саен килә торган мәшәкать.

Без трактор хуҗаларының өенә таба киттек. Безне Көбра Мөхәммәтгалиева каршы алды. Ул без кергәндә быел суның кисәк күтәрелгәненә шаккатып йөри иде.

 38 ел килен булып бу йортта яшәвемә моның кадәр суның бер төн эчендә менгәне юк иде әле. Башка елларда су бакчага кадәр әкрен генә өч көн буе күтәрелә иде, ә быел кисәк күтәрелде. Алдагы көннәрдә яңгырлар явыр дип фаразлыйлар. Яңгыр кырдан бөтен карны эретеп төшерсә, нәрсә булыр, белмим. Су күршедәге бабайларның өйләренә кермәсә ярый инде. 1978 елда кисәк күтәрелеп, су тәрәзәләреннән бәреп керде, мичләрен эштән чыгарды. Быел да күршеләр өчен куркам. Безнең өй өстәрәк, безнекенә менеп җитә алмас дип өметләнәбез. Алла сакласын инде. Су белән утка каршы торып булмый, - ди Көбра апа.

Мөхәммәтгалиевлар – фермерлар икән. Шуңа күрә бакчаларында техника тора. Иген үстерәләр, сыерлар асрыйлар. Кайбер елны су бакчадан югары менми, ди хуҗабикә. Шулай да, ел саен ташуга әзерләнеп торалар. Бәрәңге базын капка төбенә күчергәннәр.

 Ел саен ташуга әзерләнәбез – бөтен җиһазны бакчаның өске ягына күчереп куябыз, малларны күчереп торырга урын әзерлибез. Гадәттә, су күтәрелеп өч көн торгач, төшеп китә. Былтыр бер төшеп киткәч, кабат күтәрелде. Су китте дип, малларны үз урыннарына япкан идек, иртән чыксак, тезләреннән суда басып торалар иде, - ди Көбра апа.

Мишә ярларыннан чыккач, якын-тирәдәге чокыр-чакырларга балык кереп кала икән. Су киткәч, авыл малайлары балык тотып рәхәтләнә. Авыл ир-атлары кайбер елларда балык бакчага ук кереп кала, дип сөйләде.

 Су буенда яшәү язын бик борчулы булса да, җәен рәхәт. Бакча артында гына киң алан, яшеллек бар, суы агып тора. Шунда кош-кортны, мал-туарны чыгарып җибәрүе рәхәт, - ди Көбра Мөхәммәтгалиева.

Чыты авылы – Мәүлә Колыйның туган ягы

Чыты авылының тарихы Казан ханлыгы җимерелгән чордан башлана. Авылга нигезне чукынудан качып котылган Казан кешеләре салган дип исәпләнә. Бу фараз авыл янында табылган борынгы кабер ташларына нигезләнә. Соңгы елларда тарихчылар Чыты авылы белән бәйле бер данлыклы фактны ачты. Биредә XVII гасыр уртасында иҗат иткән татар шагыйре, дин эшлеклесе Мәүлә Колый тууы билгеле булды. Киләчәктә, бәлки, тарихи шәхеснең биографиясенә карата бәхәсләр булыр, ләкин аның туган урынын җәмәгатьчелеккә беренче булып Чыты авылын атадылар. Соңгы ярты ел эчендә Питрәч районында Мәүлә Колыйга багышланган ике зур фәнни-гамәли конференция узды, Чытыда алты метрлы истәлекле стелага һәм паркка нигез ташы салынды, авыл мәчетенә Мәүлә Колый исеме бирелде.

Мәүлә Колый истәлегенә алты метрлы стелага һәм паркка нигез ташы салу чарасыннан. 2.04.2022 ел.

Фото: © Салават Камалетдинов

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татар язма әдәбияты бетүгә дучар булган чорда Мәүлә Колый, үзеннән алдагы буын әдипләренең тәҗрибәсен туплап, XVII гасырда әдәбиятка яңа сулыш бирә, бай мирасны киләсе буыннарга тапшыра. Әлеге шәхеснең бөеклеге шунда.

«Эш урыннары булса, читкә киткән кешеләр авылга кире кайта»

Чыты авылы Казаннан – алтмыш, ә Питрәчтән егерме километр ераклыкта урнашкан. Ул өч йөзгә якын хуҗалыклы (йортлы) уртача зурлыктагы авыл. Үзәк урамнарга асфальт салынган. Биредә тугыз еллык мәктәп, мәдәният йорты, авыл советы, почта бүлекчәсе, ике кибет, фельдшер-акушерлык пункты кебек социаль объектлар бар. Аларның барысы да соңгы биш ел эчендә төзекләндерелгән, яңартылган. Авылның киләчәге бар кебек, ләкин ни гаҗәп, монда балалар бакчасы юк. Мөмкинлеге булганнар балаларын район үзәгендәге бакчага йөртә.

Яшьләрнең кайберсе Питрәчкә китеп төпләнгән. Яшьләр Питрәчкә йөз тоткач, бәлки, балалар бакчасының кирәге юктыр. Кирәк булса, ачарлар иде. Бакча гына ачмаслык замана түгел бит. Бу мәсьәлә буенча артык төпченмәдем.

Чыты авылы мәчете. 2.04.2022 ел.

Фото: © Салават Камалетдинов

 Эш урыннары булса, читкә киткән кешеләр авылга кире кайта. Кооператив оешкач, кайтучылар булды, - ди Миңнур Шәмсетдинов.

Халыкның бер өлеше Чытыда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче кооперативта, социаль объектларда эшләсә, кемнәрдер район үзәге белән Казанга йөреп эшли. Бер машинага берничә кеше җыелып барса, юл чыгымы зур булмый.

Җыр-моңга гашыйклар авылы

Миңнур Шәмсетдинов үзенең эш урыны - мәдәният йорты белән таныштырып чыкты.

Ишектән килеп керүгә, каршы як диварның идәненнән түшәменә кадәр ясалган Совет чоры стилендәге картинага күз төшә. Анда Мишә буендагы аланда яшьләрнең гармунга биегәне сурәтләнгән. Авыл табигате рәсемгә узган гасыр уртасында төшерелгән. Ул шуның белән үзенчәлекле дә. 2018 елда мәдәният йортына капиталь ремонт ясаганда эшне оештыручылар рәсемне, замана стиленә туры килми дип, өстеннән буяп куймакчы булганнар. Ләкин Миңнур Шәмсетдинов тарихи рәсемне юк итүгә каршы чыккан. Картинаның исән калуына үзем дә сөенеп куйдым, чөнки аңа карагач, күңелгә яктылык, җылылык иңә.

Вестибюльнең сул ягында затлы бильярд өстәле тора. Аны район хакимияте бүләк иткән булган. Яшьләр монда бильярд уйнарга өйрәнә. Уң якта гармуннар күргәзмәсе ясалган. Биредә төрле елларда җитештерелгән тальяннар, хромкалар, баяннар тезелеп киткән. Күбесен авыл кешеләре китергән, берничәсен Миңнур Шәмсетдинов «толкучий» базарларыннан сатып алган.

Миңнур Шәмсетдинов авыл халкын җыр-моңга гашыйк ди. Мәдәният йортында оештырылган чараларга яратып йөриләр икән. Үзләренең фольклор ансамбльләре дә бар.

Мәдәният йортын карап чыккач, Казанга юл тоттым...

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100