news_header_bot
Язманы тыңлагыз

“Мирас” фестивале концерты “Туган тел” җыры белән тәмамланды

news_top
“Мирас” фестивале концерты “Туган тел” җыры белән тәмамланды
Фото: © ТР Дәүләт симфоник оркестрының матбугат үзәге

«Мирас» татар музыкасы фестиваленең Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган икенче концерты «Туган тел» җыры белән төгәлләнде. Кайбер мәдәни чараларның финалындагы кебек аны бөтен зал бердәм булып күтәреп алмаса да, оркестрга кушылып җырлаган солистлар Сөмбел Кыямова һәм Илгиз Мөхетдиновка байтак тамашачы кушылды.

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале 11нче ел рәттән үткәрелә. Әлеге фестиваль татар халкының музыкаль традицияләрен саклау максатыннан үткәрелә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзендә әйтелгәнчә, «Фестиваль татар халкының музыкаль традицияләрен саклау һәм үстерү, композиторларны хөрмәтләү чарасы гына түгел, ә бәлки буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытып, ататр халкының рухи кыйммәтләрен баетучы мөһим мәдәни вакыйга да».

Традиция буенча аның өч концерты булып, аларда нигездә профессиональ татар композиторларының онытыла башлаган әсәрләре торгызыла. Әмма бүген дә иҗат итүче төрле яшьтәге композиторларның иҗаты да актив яктыртыла.

Әйтик, концертларның беренчесе Нәҗип Җиһановның тууына 115 ел тулуга багышланса, икенчесе Тукай һәм аның иҗаты белән рухланган әсәрләрдән төзелсә, өченче концертта фестиваль премьералары тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасы Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры рәсми сайтында урнаштырылган.

  • Беренче концертта Казан консерваториясе хоры, Казан консерваториясе каршындагы Махсус музыка мәктәбе хоры, Казан музыка көллияте хоры катнашты. Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрына Ринат Халитов дирижерлык итте. Солистлар – Сөмбел Кыямова һәм Динар Шәрәфетдинов. Программада Нәҗип Җиһанов әсәрләреннән татар темасына сюита, «Минем республикам» кантатасы, «Алтынчәч» операсыннан Алтынчәч ариясе, «Җәлил» операсыннан Җәлил ариясе һәм романслар тәкъдим ителде.

Тукайлы икенче концертта Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры белән Ильяс Камал дирижерлык итте. Бу аның «Мирас» концертында дирижер буларак дебюты иде. Моңарчы ул композитор һәм солист-музыкант буларак катнашты.

  • Программада Нәҗип Җиһановның «Кырлай» симфоник картиналары, Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетыннан фрагментлар, Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» балетыннан бию, Рәшит Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетыннан увертюра, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан сюита, Резеда Әхиярованың «Шагыйрь мәхәббәте» операсыннан солистлар – Сөмбел Кыямова һәм Илгиз Мөхетдинов башкаруында арияләр яңгырады.
  • 11 февральдә булачак «Мирас» премьералары концертында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры катнашачак. Дирижер – Тао Линь. Солистлар – Алина Яконина, Артур Исламов, Эльза Исламова.
  • Программада Миләүшә Хәйруллинаның татар шагыйрьләре шигырьләренә хор һәм оркестр өчен поэмасының «Дәрдмәнд», «Тукай» кисәкләре, Ильяс Камалның «Урал бөркетләре» операсыннан сюита, Рәшит Кәлимуллинның «Алтай пейзажлары»ннан симфония, Эльмира Галимованың «Яңа ел рапсодиясе», Радик Сәлимовның «Казан андантесы», Эльмир Низамовның «Тынычлык гимны», Илһам Байтирәкнең 4нче симвониясенең финалы тәкъдим ителәчәк.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар