Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә премьера: Зөлфәт Хәкимнән өр-яңа мелодрама

Минзәлә театры премьера чыгарды – Зөлфәт Хәкимнең «Хаталы хат» пьесасы буенча мелодраманы театрның баш режиссеры Булат Бәдриев сәхнәләштергән. «Интертат» хәбәрчесе спектакльне беренчеләрдән булып карады.

news_top_970_100
Минзәләдә премьера: Зөлфәт Хәкимнән өр-яңа мелодрама
Минзәлә татар дәүләт театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотолары

«Хаталы хат» – Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең соңгы пьесаларыннан. Әсәр 2021 елның җәендә «Казан утлары»нда басылып чыккан. Язучы аны Германиядә язган: пьеса азагында «Дюссельдорф – Мюльхайм-ан-дер-Рур – Казан, 2021 ел» дип куелган.

Спектакльнең анонсы тамашачысын болай дип кызыктыра: «Озак еллар элек хисләр ташыган мәлдә язылган, ләкин соңгы минутта, кире уйлап, җибәрелмәгән хат табылып, гадәти тормышны айкап ташлый. Беренче мәхәббәтнең сихри мизгелләре, 20 көнгә сузылган чиксез бәхет дәрьясы һәм ниндидер мәгънәсез аңлашылмаучылык аркасында озак елларга сузылган аерылышу. Әйе, шактый вакыт узган, үткәннәрне кире кайтару мөмкин түгел кебек… Тик хат бит табылган, кемгә икәне тәгаен билгеле. Хатны нәкъ кешесенә илтеп тапшыручысы да бар. Бәлкем, онытылып барган мәхәббәт тарихына очкын кабыныр? Бер мәхәббәт тарихы яңарыр…»

Әлеге спектакльне караячак кеше өчен аның тәмен бетерәсем килми, шуңа да спойлер булмасын – эчтәлегенә кагылмыйм. Бары тик мелодрама яратучылар өчен «теге моны яраткан, бу шуннан балага узган, анысы моңа хыянәт иткән, монысы аны гафу иткән» кебек вакыйгалар чуалышы барлыгын гына әйтәм. Калганын үзегез карап, үз карашларыгыздан чыгып, үз хөкемегезне чыгарырсыз.

Режиссер Булат Бәдриев артистлар һәм аларның образлары белән эшләгән – һәр персонажның ни өчен болай итүе, ә болай итмәве турында фикер алышыр өчен, рәхәтләнеп кич утырырга була. Үзеңнең һәм таныш-белешең тормышындагы шуңа охшаш вакыйгаларны да искә алсаң, ул бер кич тәгаен җитмәячәк.

Кайчан гафу итеп була да, кайчан булмый? Бер гафу итә алмавың белән үзеңнең һәм башкаларның гомерен җимерсәң...

Шәхсән мин мелодрамага исе китә торган тамашачы булмау сәбәпле, беренче чиратта артистлар уенына сокландым. Төп герой Илфат ролен башкарган Ринат Бәдретдиновның уенын сокланып күзәттем. Минзәлә театрының «Мөһаҗирләр» спектаклен хәтерләүче кеше Ринатны тиз искә төшерер.

«Ринатның атказанган артист исеме дә юкмы әллә?» дип сорыйм, аптырап, тетардагылардан. Ул заманда «Мөһаҗирләр»дәге Сафаны уйнаган артистның андый исеме генә түгел, әллә нинди премияләре булырга тиеш иде кебек.

Бераз читкә китеп әйтим әле: Камал театрында «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектаклендә Сафаны башкарган Фәннүр Мөхәммәтҗановка Татарстанның атказанган артисты исеме дә бирделәр, Саҗидәне башкарган Ләйсән Гатауллина белән икесенә, премьерага 1 ел булмаган килеш тә (ачык репетиция премьера булып саналмый дип аңлыйм. – авт.) Җәлил премиясе бирделәр. Күпсенүем түгел, дөрес аңлагыз, Казаннарда булмаганнарны да күрегез, дип кенә ишарәләвем.

Баксаң, Ринат берара театрдан китеп торган икән. Чөнки 1 гаиләдә 2 артист булгач, тормыш йөген тарту авыр шул. Үткән ел ул театрга кабат әйләнеп кайткан. Яхшы булган! Театрга Ринат тәгаен кирәк!

Минзәлә театры репертуары белән таныш булсам да, Татарстан Республикасының атказанган артисты Раушания Галиуллинага игътибар итмәгән булганмын. Дөресрәге, театрның ике режиссеры һәм башка чакырылган режиссерлар миңа бу актрисаны игътибар үзәгендә булырлык итеп күрсәтә алмаганнар, димәк. Ниһаять, Булат Бәдриев тамашачыга Раушания ханымны ачып бирде. «Сез шәп итеп Шапоклякны уйнадыгыз», – дидем мин аңа. Усаллыгыннан – бәхетсез, бәхетсезлегеннән усалланган ханымны уйнады ул. Хәер, «чүпрәк» ир белән яшәгән хатын-кыз бәхетле була аламыни?!

Ильмир Кашапов – театрның яшь актеры. Талантлы егет, чибәр егет, әмма бу егетнең рәхәтләнеп таралып, иркенәеп уйный алмавына игътибар итәм – бәйдә тора кебек.

Миләүшә Шәяхмәтова – театрның яшь актрисасы. Театрда әле икенче сезонын уйнавы. Барлык персонажларны бәйләп торган роль. Спектакльнең буеннан буена сәхнәдә булды. Дөньяга булган ачуы да, кызгану да, ярату да, нәфрәт тә, үч тә – барысы да сыйган иде образга. Миләүшә аны үзе аша үткәреп, тамашачыга чыгарып салды.

Гүзәл Хамматуллина башкарган Дамирә ханым образы Зөлфәт Хәким әсәрендә башкачарак күренгән иде – актриса аны артык тыйнак, басынкы ханымга әйләндерүе ни дәрәҗәдә дөрес булгандыр. Мин бу образдан риза булмадым.

Режиссер Булат Бәдриевка да рәхмәтемне җиткерим – ул спектакльгә Зөлфәт Хәким җырларын кертеп, аның атмосферасын тудыра алган. Зөлфәт Хәкимнең татар музыкасы тарихында һичшиксез калган җырлары яхшы вокаллы Ринат Бәдретдинов башкаруында яңгыравын күзеңне йомып тыңлап утырсаң гына да, театрга килүеңнән канәгать булып кайтып китәргә мөмкин.

Спектакльгә һәм аны сәхнәгә алып чыккан артистларга уңышлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100