Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә 3 баланың гомерен өзгән юл һәлакәте нечкәлекләре ачыла

28 апрельдә бөтен Татарстан халкын Минзәлә районындагы юл һәлакәте тетрәндерде. Анда юл читеннән барган өч яшүсмернең гомерләре өзелде.

news_top_970_100
Минзәләдә 3 баланың гомерен өзгән юл һәлакәте нечкәлекләре ачыла
Фото: © «Татар-информ»

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсендә Минзәлә районында балалар катнашында булган юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләрен хәбәр иткәннәр. Бу турыда «Минзәлә» сайтында Марат Хәмидуллин яза.

Алкоголь кулланмаган, 7 ел шоферлык стажы булган...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлегенең Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Илнар Мөбәрәкҗанов түбәндәгеләрне билгеләп узган.

«28 апрельдә, 20.25 сәгатьтә Тау асты Тәкермәне – Югары Тәкермән юлның 230 метрында «TOYOTA CAMRY» автомобиле йөртүчесе булган Яр Чаллыда яшәгән 1987 елгы хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм шуның нәтиҗәсендә 2011, 2015 һәм 2014 елгы җәяүле балигъ булмаган малайларны бәрдергән. Машина йөртүче сүзләренә караганда, җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч билгеләре булмаган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булган, автомобильгә дә зыян килгән. Юл-транспорт һәлакәте турындагы мәгълүмат «ГЛОНАСС 112» буенча 20.34 сәгатьтә килгән. Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 16 минуттан соң (юл-транспорт һәлакәте урынына кадәр ераклык 37 км) килеп җиткән».

Автомобиль йөртүче ханымның машина йөртү стажы 7 ел булган. Урында ук үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча юл-патруль хезмәте инспекциясе руль артындагы хатын-кызның исерткеч кулланганын ачыкламаган. Ул ике календарь ел эчендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында территориаль әһәмияттәге автомобиль юлында торак пункттан читтә килеп чыккан. Юл һәр юнәлештә хәрәкәт итү өчен бер полосага ия. Юл участогы туры булганын билгелиләр. Автомобиль юлы ясалма яктырту линиясе белән җиһазланмаган. Яшүсмерләрнең гәүдәләрен моргтан алып кайтып, алар белән 29 апрельдә Тау асты Тәкермәне авылы зиратында хушлашканнар.

Үз энеләрен бәрдергән хатын-кыз...

8 һәм 10 яшьлек яшүсмерләр машина белән идарә иткән 36 яшьлек хатын-кызның апасының уллары булган... Алар Чаллыда яшәгәннәр һәм авылга кайткан булганнар. Өченче һәлак булучы, 13 яшьлек яшүсмер, шулай ук Чаллыдан һәм күптән түгел үзенең туган көнен билгеләп үткән. Машина йөртүченең 3 балигъ булмаган баласы бар, дип язалар...

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга Минзәлә янында 3 бала һәлак булган үлем авариясе хәлләре турында доклад ясарга кушылган. Доклад Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Челнинские известия» яза. Һәлакәт факты буенча РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 5нче өлеше («Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында 2 яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә сәбәп булу») буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100