news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Минзәлә театрында премьера – «Үчле кешеләр»: «Нигә минем чәемә төкердең?»

news_top
Минзәлә театрында премьера – «Үчле кешеләр»: «Нигә минем чәемә төкердең?»
Фото: © Рөстәм Хәкимҗанов, Минзәлә театрының матбугат үзәге

Минзәлә театры премьера чыгарды: Зөлфәт Хәким «Үчле кешеләр». Режиссер – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, режиссер, Казан театр училищесы педагогы Илдар Хәйруллин.

Театр яңа сезонын шушы комедия белән ачты һәм, кунак итеп, театрлар директорларын чакырган иде. Беренче тамашачылар арасында Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Түбән Кама театры директоры Гүзәл Мөбәрәкшина, Кариев театры директоры Илнур Гайниев, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин бар иде. «Зөлфәт – Зөлфәт инде!», «Күптән болай көлгәнем юк иде», – дип бәяләде директорлар.

«Үчле кешеләр» – 16+ тамгасы белән билгеләнгән комедия. Әлеге әсәрнең бераз гына тарихы да бар: 2019 елда Илдар Хәйруллин аны Чаллы татар дәүләт театрында куйган. «Пьесаны миңа Зөлфәт Хәким үзе биргән иде. Мин аны беренче Чаллыда куйдым, чөнки «касса яна» дип сорадылар. Касса кирәк булса, мине чакыралар. Чаллыда уңышлы китте, билетлар 2 ай алдан сатылып беткән, ди. Әмма Олег Кинҗәгулов килгәч, аны репертуардан төшерде. «Их, әрәм булды, театрга акча китерә торган әсәр иде», – дип борчылдым инде», – дип сөйли Илдар абый.

Минзәлә театры директоры Фаяз Хизбуллин: «Килгән режиссерлар фестиваль спектакле куялар. Миңа авылларда да күрсәтерлек, халык яратып карый торган яхшы сыйфатлы спектакль кирәк», – дип сорагач, режиссер шушы әсәрне тәкъдим иткән.

Әсәрнең сюжеты болайрак. Нәкыйп (Илмир Кашапов) армиядән кайткан төшкәндә егетне вәгъдәләр биреп озатып калган Сүрәя (Илсинә Миңнемуллина) кияүгә чыккан була. Авылның чибәре Сүрәяне үзенә караткан спортчы-түрә Ришат авылда зур йорт салып ята. Нәкыйпнең күңелендә үч алу ачуы кайный башлый – шушы йортны шартлатмакчы (дип әйтә). Бу авыл кешеләре бердәм дә булып чыга әле – «килмешәк» Ришатка каршы берләшеп, аны армиягә озаталар. Чөнки спортчы егет, авыру әгъзалары табылып, армиядән калган була. Ул армиягә киткәч, Сүрәя тагын гашыйк булып, тагын кияүгә чыккан, дисезме? Андый сюжет та була алгандыр, әмма Зөлфәт Хәким башка юл белән киткән...

«Монда үч темасы гына түгел. Җәмгыятьтә рәхимсезлек, бер-береңә түзә алмау бар. Аның финалындагы «Кемне үтерсәң сиңа җиңелрәк була?» дигән сүзләргә артистлар да игътибар итте. Миңа пьесада Зөлфәтнең сүз уйнатуы, сюжет борылышлары ошады. Тема бар, образлар кызыклы, динамика бар, сүз боткасы түгел: режиссерга да, артистларга да фантазиягә урын җитәрлек. Игътибар иттегезме Хафизның уенына – «йөзә» бит!» – ди Илдар Хәйруллин.

Минзәлә театры өчен Илдар Хәйруллинның килүе – зур байлык: чөнки ул, режиссер булуы өстенә, педагог та. Димәк, репетицияләр артистлар өчен дәрескә дә әверелә. Иң яхшы татар театрларының берсе Әлмәт театрының әйдәп баручы артистлары «Хәйруллинныкылар» (Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Резеда Хәертдинова һ.б.) икәнен исәпкә алсак, бу спектакльдә катнашкан Минзәлә театры артистлары уенында Илдар Хәйруллин «мөһерен» күрү – ул сыйфат билгесе.

«Коллектив әйбәт: дусларча мөнәсәбәт, ачык йөзлелек, көнләшү, каш астыннан карап йөрү юк, негатив сизмәдем. Андый әйбер булса, мин аны тиз сизәм. Миңа бу театрда эшләү бик ошады. Спектакль куйганда дәрес бирдем. Авыр да булды бугай артистларга, әмма тырыштылар», – диде Илдар абый.

ххх

Вакыйгалар авылда яңа төзелеп килгән коттеджның бер бүлмәсендә бара. Спектакль карарга залга кергәч үк күзгә ташланган бүлмә декорациясе дә, «киношный» програмка да «сәхнә ситкомы» вәгъдә итә иде кебек. Чыннан да, телевизордан ситком (вакыйгалар барган урын һәм персонажлар алышмаган, вакыйгалар гына алышып торган телепрограмма) карап утыргандай булып китә. Үз карашларыңнан чыгып, персонажларның тегесен дә, монысын да кызгана аласың. Армиядән яңа кайткан Нәкыйп үзен көтмәгән Сүрәянең йортына керә – тәрәзәдән. Аны үч йөртә, шушы үч аны көндез ачкыч урлап, йортка төнлә дә кертә, Сүрәянең ире алдында трусиктан да бастырып тота. Ни өченме? Сүрәя белән аның иренең арасы бозылсын өчен. Әйе, монда «син генә бәхетле бул» дигән саф мәхәббәт турында сүз бармый.

Персонажларны пистолет селкеп йөрер дәрәҗәгә җиткергән вакыйгалар кайчан башлана соң? Сүрәянең армиягә киткән Нәкыйпкә ашыгып вәгъдә бирүеннәнме? Нәкыйп киткәч, Ришатка гашыйк булып, аңа кияүгә чыгуыннанмы? Ни өчен сәхнәдәге 4 ир-ат та һаман Сүрәяне гаеплиләр соң? Янәсе, көтмәгән. Үч алам дип йөргән Нәкыйпне күргәч, «ярый әле, акыллым, моны көтмәгәнсең» дип уйлап куярлык югыйсә. Әмма спектакльнең икенче өлешендә Сүрәя үзе дә үч алу мәрәкәсе белән мавыгып китә...

Спектакльдә мин башта борын җыерып куйган һәм, моны алып атып булмыймы икән, дигән бер урын бар: тутырылган курчак. Юк, юк, курчак үзе юк, сәхнәдә аның тартмасын гына күтәреп йөриләр. Әмма шаярудан гына башланган курчак тартмасы кирәк: чөнки ул бу вакыйгаларга катнашы булмаган һәм катнашырга теләмәгән Фәсләх агайны да «үчлеләр арасына» бөтереп кертә. Уйлап шаярырга кирәк, дип кисәтә автор. Кыскасы, тартмасыз булмый.

Ә менә декорацияләрдән канәгать калмадым. Статик декорацияләр ситком форматы өчен әйбәттер дә, әмма «булса ни дә, булмаса ни» булган декорацияләрне ясап куюдан ни мәгънә? Миңа алар артистларга җәелеп уйнарга комачаулый кебек тоела башлады.

Ә артистлар, чыннан да, җәелеп уйнады. Образлар кызыклы – уйна да уйна! Йортка «бер дога» дип килеп керә торган динле һәм фәлсәфи участковый Гатуп (Рөстәм Зиннуров) үзе генә дә ни тора! Зөлфәт Хәким әсәрләрендә була торган фәлсәфи фикерләрне аның аша ишетәбез. Фәсләх агай (Хафиз Хамматуллин) – саклану инстинкты булган татар менталилетын күрсәтүче авыл абзые – авыл халкы мал асрамый башлагач, сантехника эшләре белән тормыш алып бара. Спортка дәүләтнең игътибарын акчага әйләндерә белгән ушлы егет Ришатның (Илназ Хисмәтуллин) авыл кешеләренә каршы тора алмавы да кызыклы эшләнгән – барысын да акча белән сатып ала алмый шома егет, әмма югалып та калмый... Ә менә үзен ташлап кияүгә чыккан кызны гафу итә алмыйча этлек эшләп йөргән Нәкыйпне аңлый алмадым: «башы киткән» дисәң – җүләрне солдатка алмаслар иде, яраткан кызының тормышын бозган егет кабахәтнең дә кабахәте бит – нигә автор аның җәзалануын яки акылга килүен күрсәтми соң? Йөргән кызың сине ташлап кияүгә чыккан икән, гаепне үзеңнән дә эзләргә кирәк, аның өчен кеше чәенә төкереп йөрмиләр бит инде. Әйе, шулай үч алды бу хәсрәт адәм кисәге – Ришатның чәенә төкерде.

Кыскасы, Илдар Хәйруллин әйтмешли, образлар кызыклы – һәрберсен иркенләп сүтеп җыярга була. Карагач, һәрберегез башкара алган эшне – спектакльне «сүтеп җыюны» мин башкарып бетермим, яме. Җае чыкса карагыз да үз нәтиҗәләрегезне чыгарырсыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар