Минзәлә театры «бэби» фестивален үстерә: «Ләкләк» һәм бэби-театр тамашачысы кадәр чәкчәк
17 меңгә якын халкы булган Минзәлә шәһәре бэби-театрлар, ягъни, нәниләр өчен спектакльләр фестивале шәһәренә әверелә бара. «Ләкләк» бэби-театрлар фестивале биредә ике елга бер мәртәбә үткәрелә һәм быел аның өченчесе узды. Фестивальнең өченче көненә генә булса да, «Интертат» хәбәрчесе дә күз салды.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры республикага бэби-театр юнәлешен керткән театр. Аны бэби-спектакльләр куеп шул чордагы театр директоры Роберт Шәймәрданов (инде мәрхүм) башлап җибәргән иде. Театрга директор булып Илнур Гайниев килгәч, әлеге идея үстерелеп башта форум, аннары фестиваль рәвешен алды. Илнур әфәнде киң колач белән фестивальне ике мәртәбә уздырганнан соң, аны балалар һәм үсмерләр театры белән максатчан шөгыльләнергә дип, Казанга күчереп куйдылар – ул хәзер Кариев исемендәге театрны җитәкли. Театрның яңа директоры Фаяз Хизбуллин театр белән бергә «Ләкләк»не дә үзенекедәй кабул итәрме икән дигән сорау бар иде. Бу авыр заманда театр фестивальне оештыра алырмы дип сорарга да уңайсызланып торган вакытларда хәбәр килде – театр фестивальне уздыра.
III «Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестиваленең программасына караганда, саллы узды - Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Владимир кунаклары белән беррәттән Татарстаннан Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ), Түбән Кама татар дәүләт театры һәм, әлбәттә, премьера белән Минзәлә театры коллективы катнашты.
Заман фестивале ул спектакльләр генә түгел, аның кысаларында семинарлар, лекцияләр, осталык дәресләре, лабораторияләр, түгәрәк өстәлләр уздырылуы табигый. «Ләкләк» тә катнашучылар өчен режиссура, актерлык осталыгы һәм бэби-театрда заманча технологияләр куллануга багышланган семинарлар сериясе тәкъдим итте. Бэби-инсталляция ярдәмендә арт-медиация үткәрү тәҗрибәсе – уникаль темаларның берсе дип горурланды оештыручылар.

«Безнең театрның бэби–театрлар фестивале буенча тәҗрибәсе зур. Алдагы фестивальнең үзенчәлеге буларак спектакльләр һәм лекцияләр форматында иң нәниләр өчен курчак театрлары эшчәнлегенә басым ясалса, быел безнең афишада иң нәниләр өчен спектакльләрнең төрле форматы бар, ә менә мәгариф программасын алып баруны бэби-театрлар юнәлешендә тәҗрибәле белгеч Алмаз Садриевны тапшырдык», - диде театрның һәм фестивальнең директоры Фаяз Хизбуллин.
«Хәзерге вакытта Россиядә бэби-театрга игътибар артуын күзәтәбез, биредә профессионализм моментын ычкындырмау аеруча бик мөһим. Фестивальнең максаты – иң нәниләр өчен сәнгатьнең төрле алымнарын барлау һәм яңа ысулларны тәкъдим итү» — ди режиссер, «Калабала» сәнгать ассоциациясе җитәкчесе Алмаз Садриев.
Шулай итеп, Минзәлә шәһәре һәм районы балаларына (һәм кунакларына, әлбәттә) өч көн дәвамында сигез спектакль карау мөмкинлеге тудырылды. Фестиваль программасын Алмаз Садриев белән бергә театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева төзегән. Нурсибә – әлеге фестивальнең беренчесеннән башлап, хәер, беренчесенә кадәр булган форумнардан ук аның үзәгендә кайнаучыларның берсе.
Быелгы фестивальдә балалар өчен театрга визит 30-40 минутлык спектакль белән генә чикләнми. Фойедагы артист-аниматорлар белән генә дә чикләнми әле. Театр фойесында кызыклы инсталяция - үзенчәлекле «шәһәрчек/комлык», ягъни, арт-медиация киңлеге – бэби-театрның тикшеренү мәйданчыгы оештырылган иде. Бу балаларга предметларның үзлекләрен форма һәм төс аша ачарга мөмкинлек бирә. Театр цехлары һәм артистлары да кыска вакыт эчендә нәниләр өчен куркынычсыз предметлар ясаганнар.

«Ләкләк» фестивале Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт театрының «Замана әкиятләре» бэби-спектакле белән башланып китте. Театрның йөзе булган артистлар Юрий Павлов белән Гүзәл Шәмәрданова әзерләгән спектакльне Минзәлә балалары бик тиз үз итте. Аннары Санкт-Петербургтан килгән «Изничивошный цирк» клоунлы бэби-спектакль (режиссеры – Алмаз Садриев), Владимирдан килгән «Лисичка – сестричка и Серый волк» курчаклы-артистлы бэби-спектакль.

Икенче көн Минзәлә театрының бэби-премьерасыннан (Алмаз Садриевның «Гармония. Төсле фантазияләр» бэби-спектакле) башланды да, программа Ижевски кунакларының «Сказ о сотворении мира» спектакле белән дәвам итте дә, Санкт–Петербург «Малышок» интерактив театры алып килгән «Муха–Цокотуха» бэби–спектакле белән төгәлләнде.
Өченче көн. Программада - актер һәм режиссер Илья Боязныйның (Мәскәү) «Импрессивная клоунада» проекты кысаларында чыккан «Вещи» интерактив перформансы һәм Казан ТЮЗының Максим Горький хикәясе буенча куелган «Воробьишко» бэби-спектакле (режиссер – Радион Букаев).
Фестиваль ябылу тантанасы ролен дә үтәгән бу спектакльне, мөгаен, фестивальнең хедлайнеры дип атап буладыр. Бу, беренчедән, әлеге спектакльнең «Горький+» сәнгать фестивале (фестивальнең арт-директоры – Россиянең халык артисты Евгений Миронов) эшчәнлеге нәтиҗәсе булуы белән кадерле. Ягъни, әлеге фестиваль проекты буларак әзерләнеп, Казан театры репертуарында калган кызыклы спектакль. Аны артистлар Дарья Бакшеева һәм Нияз Зиннәтуллин уйный.
Миңа бу спектакль артистларны стандарт аниматорлар итмәве белән кызыклы иде. Ягъни, артистларның (чыпчыкларның) залдагы мәйданчыкта «үз тормышы», спектакль балаларны бу тормышка кызыктырып алып керүгә корылмаган – ул, мөгаен, шуның белән аерылып торадыр. Биредә бала артистның чакыруын көтмичә әлеге чыпчыклар тормышына үзе бәреп керә ала – шуның белән кызыклы да.
Сүз уңаеннан, быел «Әкият» курчак театры бу фестиваль өчен «Табор уходит в небо» курчак спектаклен әзерли һәм ул, әлбәттә, театр репертуарында калачак.
Фестиваль икән, тәртибе шундый – экспертлар чакырылып, алар катнашучы спектакльләрне анализлыйлар һәм коллективлар белгечләрнең җылы һәм салкын бәяләмәләрен алып китәләр. Быел фестивальнең жюри рәисе театр режиссеры һәм продюсеры, КУКАРТ халыкара курчак театрлары фестивале президенты һәм директоры Давид Бурман иде.
Дөрес, бэби-спектакльләрдә ниндидер бәяләүләр, миңа калса, шактый шартлы. Чөнки монда бары тик бер генә бәяләү була ала – баланың кабул итүе. Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов әйтмешли, йә баланы «аласың», йә «алалмыйсың». Шуңа күрә зәвыклы, кызыклы һәм бала өчен куркынычсыз булган теләсә нинди спектакль яшәргә лаеклы. Ә экспертлар фикере монда артистлар өчен матур бер бонус кына инде.

Ххх
Минзәлә театры, алда әйтелгәнчә, фестивальне өченче тапкыр үткәрә. Аның бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибәсе формалашты. Бу фестивальгә һәм аны оештыручыларның тәҗрибәсенә игътибарны арттырасы һәм республика файдасына активрак кулланасы иде дим. Шул гына....
Киләсе фестивальгә кадәр!
Әйтергә онытканмын: Минзәләгә килгән коллективлар катнашучы дипломы һм экспертлар бәяләмәсе белән генә түгел, Минзәлә чәкчәге белән дә кайтып китә. Зур чәкчәк ул – бэби-театр тамашачысы зурлыгында бар алар.
