Минзәләдә премьера - «Американ»: милләт хадимнәре һәм «милли пәрәмәчләр»
Минзәлә театры сезонын Кәрим Тинчуринның «Американ» премьерасы белән ачты. Премьерада безнең хәбәрчебез дә бар иде.
«Американ» – күренекле драматург Кәрим Тинчуринның популярлыгы ягыннан «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Җилкәнсезләр», «Казан сөлгесе» кебек билгеле пьесалары рәтендә торган әсәрләренең берсе. Пьеса 1923 елда язылган. Ул үз вакытында Камал театрында куелып, төп рольдә Равил Шәрәфиев уены белән күпләрнең хәтередә саклана.
Равил Шәрәфиевның үзенең дә: «Американ» сатирик комедиясендә уйнау миңа бер яктан зур иҗат шатлыгы бирсә, икенче яктан артист өчен бик зарур булган беренче популярлык китерде дисәм дә, ялгыш булмас. Мине «Американ» дип йөри, хәтта эндәшә башладылар», – дигән сүзләре бар.
«Американ» 1970 елда Академия театрының Мәскәүдәге гастрольләре вакытында күрсәтелеп, үзәк матбугатның игътибарын җәлеп иткән ди. Мәсәлән, «Правда» газетасы: «Ярты гасыр элек язылган бу әсәрне Академия театры коллективы нәкъ менә бүген язылган кебек яңгыратты. «Американ»да милли художестволылык традицияләрен баету юлы бик анык билгеләнгән, пьеса идея ниятенең төгәллеге һәм заманча сурәтләү чараларын эшләүнең нәтиҗәлелеге аркасында бүгенге тамашачыга якын», – дип язган.
Ә күренекле театр белгече, профессор Аркадий Анастасьев фәнни хезмәтләре тупланган китапларының берсендә: «Американ» пьесасы барлык күпмилләтле совет театрлары өчен дә кызыксынырлык әсәр», – дип язган булган.

Туксанынчы елларда бу әсәргә татар театрларының игътибары кинәт артып киткән. Мәсәлән, Тинчурин театрында аны Рәшит Заһидуллин куйган булган. Уфа «Нур» театрында да куелган. Ун еллар элек Әтнә театрында да куелган – театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйган. Бу тулы исемлек түгелдер дип чамалыйм. Әмма бу куелышларның татар театры тарихында калуын раслый алмыйм. Мин аларны интернетта шактый гына казынып утырганнан соң гына китереп чыгара алдым.
Әсәрдә студент егет егерменче еллардагы татар байларының берсе кулына килеп эләккән тарихи кыйммәткә ия булган кульязмаларны үзләштерү өчен Америка профессоры булып кылана һәм теләгенә ирешә – борынгы документларны алып кача. Татар байлары даирәсен көлкеле сурәтләү өчен үткән гасыр башында драматург та, яңа гасыр башында режиссер да сатирик буяуларны кызганмаган.
Бүгенге көндә бу әсәрнең актуальлеге нәрсәдә? Әлбәттә, монда татар тарихы өчен әһәмиятле кулъязмаларның киләчәге турында сүз бармый – борынгы ярлыклар татар байлары даирәсен тискәре сыйфатта күрсәтү өчен бер сәбәп кенә булып тора. Шуңа күрә ул кулъязмаларның бай кулына ничек килеп керүе, аларның кем кулында яхшырак саклануы турында фаразлау урынсыз.
Ул заман тарихына киләчәк кешесе күзлегеннән караганда, без ул байларның күбесенең язмышын чамалыйбыз. Әлеге әсәр турында совет чоры публицистикасын карасак, Тинчурин тасвирлаган ул шәхесләрнең прототиплары да булган ди. Мәсәлән, Муса Мәхмүди, Габдуллаҗан, Дилбәрләр «реаль типлар» булган дип яза шул чорның театр белгече Баян Гыйззәт.
Дөресен әйткәндә, мине татар байларыннан һәм, гомумән, татарлардан кәмит ясаган әсәрләр туйдыра башлады.
Инде Минзәлә театры тәкъдим иткән спектакльгә килик. Байрас Ибраһимов бу әсәргә алынып ни әйтергә теләгән? Бу әсәрнең актуальлеген нәрсәдә күргән? «Милли пәрәмәч», «милли имән бармак» дип йөргән милләт хадимнәренең әле дә булуындамы?
Әллә эш театрга комедия кирәк булып, шуңа классик әсәр эзләүгә кайтып калганмы? Тамашачы шул заман җәмгыятенең черек һәм көлке якларын, Совет властеның беренче елларында баш калкыткан яңа төр мещанлыкны күрде ди, ярар, яхшы, шуннан?
Режиссер төп герой Искәндәрне фокусникка охшатып эшләгән, байлар даирәсен тасвирлау өчен сатирик буяуларын кызганмаган. Әмма әлеге «милләт хадимнәрен» бер ансамбль итеп кенә туплый алмавы кызганыч, спектакльдә һәр артист үзалдына уйный. Артистларның һәрберсенең үз тамашачысы бар – бер артист ниндидер кызыклы хәрәкәт ясаса яки кызыклы сүз әйтсә, залның төрле урыннарында көлү авазлары яңгырый. Аннары ул хәрәкәтләр кабатлангач ул көлүләр тагын кабатлана.
Театрның танылган артистлары Рәзилә Муллинаның, Хафиз Хамматуллинның һәр хәрәкәтен тамашачылар күзәтеп үз реакциясен белдереп, артистларга көч биреп тордылар. Кыскасы, Минзәлә театры артистларының чиста һәм ихлас уены бар – тамашачы аларны карап ләззәтләнә ала.
Америка профессоры булып килгән студент Искәндәр ролендә – Илдар Шакиров. Спектакльдә ул шундый герой булырга – вакыйгалар барысы да аның тирәсендә әйләнергә тиеш. Әмма Илдар байлар даирәсен оркестр итеп, үзе аның дирижеры була алмады, ул аларның берсе булып буталып кына йөрде, ни кызганыч.
Әлеге спектакль театрның яшь актрисасы Эльза Кәримованың дебюты иде – уңышлы дебюты белән котлыйм. Эльза быел Казан театр училищесын тәмамлады (Кариев театры артисты Лилия Низамиева курсы). Студент вакытта ук Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмында төшеп, призлар алган талантлы кыз.
Эльза Кәримова белән Чулпан Бәдретдинова кияүгә чыгып Америкага китәргә хыялланган кызларны уйнадылар. Спектакльнең аерым энҗеләре инде алар, мизгел-мизгел ялтырап алган аерым энҗеләр булып калдылар да.
Спектакльнең иң зур уңышсызлыгы – декорацияләре һәм костюмнары булса кирәк. Айдар Җаббаров һәм Илгиз Зәйниевның яраткан рәссамы булган Булат Ибраһимовның декорацияләре спектакль белән бер дулкында булып артистларга темана ачарга булышмый. Наталия Степанованың костюмнары да декорацияләр белән бер концепция булып эшләнмәгән. Кыскасы, ансамбль юк, декорация аерым, костюмнар аерым һәм һәр артист аерым.
Театрларга комедия кирәк, тамашачы күңеле комедия сорый ди. Шуңа театрлар комедия эзли. Әмма затлы комедияләр табуы җиңел түгел. Минзәлә театры да актив эзләнә. Аның репертуарында Гогольнең мәңгелек «Женитьба»сы да, Зөлфәт Хәким фәлсәфи комедиясе дә («Үчле кешеләр»), яңа драматургиядән Артур Ибраһимовның «Бабайның бабасы» фантастикасы да, «Икесен дә яратам» кебек тозсыз комедия дә бар. Алар арасында татар классикасы да булырга тиеш, әлбәттә, һәм ул бар.
Бүгенге көн проблемаларына тоташтырылган тирән мәгънәләр чыгарылмаса да…