Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә театрына “Татар-информ” фотосыннан Иблис торты пешереп бүләк иттеләр

“Тортны якташым, мине премьера белән котлап, әнием аша биреп җибәргән. Торт әле дә суыткычымда тора. Без аны бөтен коллектив җыелгач ашарбыз дип торам”, - диде Рөстәм Зиннуров “Татар-информ” хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Минзәлә театрына “Татар-информ” фотосыннан Иблис торты пешереп бүләк иттеләр

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Иблис” премьерасыннан соң Иблис ролен уйнаган Рөстәм Зиннуровның иҗатына гашыйк райондашы театр коллективына кило ярымлы торт ясап җибәргән.

Әлеге торт фоторәсемен театрның яшь артисты Рөстәм Зиннуров үзенең социаль челтәрдәге битенә урнаштырган. Дүрт почмаклы тортның почмакларына җиләкләр, ә җиләкләр арасында кара миләштән “иблис күзләре” куелган иде. Торт “Татар-информ” фотохәбәрчесе Михаил Захаровның спектакльне премьера алдыннан күрсәткән вакытта бөтен катнашучылар һәм кунаклар белән сәхнәдә ясалган фоторәсеме белән бизәлгән. Фоторәсемдә артистлар һәм кунаклар арасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә бар. Әлегә тортның тәмлелеге турында мәгълүмат юк, “Татар-информ” хәбәрчесен кем ашаячагы билгеле түгел.

“Тортны якташым, мине премьера белән котлап, әнием аша биреп җибәргән. Торт әле дә суыткычымда тора. Без аны дүшәмбе көн бөтен коллектив җыелгач ашарбыз дип торам”, - диде Рөстәм Зиннуров “Татар-информ” хәбәрчесенә. 

Ә тортның авторы башкалар өчен билгесез булып калырга теләде, Иблис тортының составын да, рецептын да ачмады. "Тортны Рөстәм Зиннуровны һәм аның әнисен якын итеп ясадым", - диде ул.

Театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов: “Мондый могҗизаи тортны ашап булырмы икән, - дип гаҗәпләнә. – Әмма торт булгач, ашарга туры килә. Алайса әрәм була бит ул. Коллективтагылар һәрберсе мондагы персонажларны үзләре кисеп ашарлармы икән? Миннән башлагыз!” – ди ул. Спекаткльнең режиссеры Сергей Потапов Карен Шахназаровның 1988 елда төшерелгән "Город Зеро" абсурд фильмын искә төшерә. Анда Леонид Филатов уйнаган төп герой Варакинның башы рәвешендәге торт пешерелгән була. 

Мәгълүмат өчен. Минзәлә театрында азәрбәйҗан классик әсәре буенча “Иблис” трагедиясен танылган режиссер Сергей Потапов куйды. Саха милләтеннән булган Сергей Потаповны театрга Валерий Яшкулов алып килде.

Спектакльдә Иблис ролен яшь артист Рөстәм Зиннуров башкара. Рөстәм тумышы белән Кукмара районыннан. Кукмара районы мәдәният йортында урнашкан халык театрында уйнап, ул уйнаган елны коллективның гран-при алганлыгы билгеле. Иблис образы – яшь актерның беренче зур роле. Премьера алдыннан спектакльне күрсәткәндә ул кашларын һәм чәчен кырып Иблис образына якынайган иде. Ә инде премьерага кашларын агартып карарга булган.

24 ноябрь көнне “Иблис” спектакленең премьерасы булды. Минзәлә театры җитәкчелеге билетлар бик тиз сатылып беткәнлеген, спектакльнең зур аншлаг белән узуын әйтә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100