Минзәлә хастаханәсе янында: «Әнисенә улын көтмәскә куштылар, моргка алып киткәннәр..»
Чаллыдан Гүзәл Габдуллина һәлакәткә очраган самолетның пассажирларын Минзәлә хастаханәсенә алып кайтуның шаһиты булган.
Чаллыдан Гүзәл Габдуллинага Актанышка кайтып барышлый Минзәлә район хастаханәсенә кереп чыгарга туры килгән. Ул һәлакәткә очраган самолетның исән калган пассажирларын Минзәлә хастаханәсенә алып кайтуның шаһиты булган.
«Ашыгыч ярдәм машиналары бер-бер артлы кайтып торды. Берничәсе турыдан-туры Чаллы хастаханәсенә юнәлде.
Хастаханә тирәсенә самолет һәлакәтенә очраган кешеләрнең якыннары, дуслары җыелган иде. Берсе дә ачылып сөйләшергә теләмәде, барысы да кара кайгыда. Күбесе якыннарының исәнме-юкмы икәнлеген дә белми, хастаханә янында табиблардан җылы хәбәр көтә. Самолет эчендә булган бер егетнең әнисенә табиблар улын монда алып килмәячәкләрен әйтте, көтмәскә кушты. Аны моргка алып киткәннәр…
Башка республикадан килгән бер хатын-кызның ирен күптөрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салганнар», — дип сөйләде Гүзәл.
Минзәләдә парашютчылар утырган самолет һәлакәткә очравын язган идек.
- Минзәләдә һәлак булган пилотның сыйныфташы: «Бик яхшы күңелле, аралашучан кеше иде»